16+

“Әти, безне ачлыктан син генә коткарып калдың бит”

“103 яшь үзенә, сугыш кичкән! Әмма хәрбиләр төзлеге җуелмаган гәүдәсеннән. Зиһене дә аяз, акылы да камил. Гомеренең һәр адымын уч төбендә күреп сөйли. Ник бер мәртәбә ялгышсын! 

“Әти, безне ачлыктан син генә коткарып калдың бит”

“103 яшь үзенә, сугыш кичкән! Әмма хәрбиләр төзлеге җуелмаган гәүдәсеннән. Зиһене дә аяз, акылы да камил. Гомеренең һәр адымын уч төбендә күреп сөйли. Ник бер мәртәбә ялгышсын! 

Буа районының Түбән Наратбаш авылы басуларында ятып калган балачак эзләре дә аерма ачык хәтерендә. Отставкадагы полковник, сугыш ветераны Рәүф ага Төхвәтуллин утлы сугышны гына түгел, бер гасырлык вакыт агышын да әйтерсең чигенергә мәҗбүр иткән. 

– Әти өйләнгәч тә сугышка китеп бара. Әни аның ике энесе янында яшәп кала. Әтине әсирлеккә төшкән дип тә сөйлиләр иде. Берникадәр вакыттан соң әйләнеп кайткан ул. Әни кырда уракта икән, мине үзе белән йөрткән инде, кем карасын. Бала күтәреп кайтып килгәнен күргәч, әти икеләнеп калган. Үзе югында имеш, андый-мондый хәлләр булса, дигәндерме... Әнинең тугърылыгына шикләнмәсә дә, миңа күз салгач: “Тач, үзем!” — дип кулына алган. Авыл тормышында үстем, малайлар белән урамда онытылып китеп уйнадык та, әти янында эш мәленә дә өйрәндек. 4 нче сыйныфны бетергәч, Кыят авылында укыдым, менә шунда русчага өйрәндем. Аннары без Буага күчендек. 1937 нче еллар бу. Без укыган арада әллә ничә мәртәбә алфавит алмашынды. Иске гарәп, латин хәрефләрен дә таныйм, — дип сөйли ветеран.

Ул өлгергәнлек аттестаты алган елларда әллә нидән генә ил сәясәте үзгәрә. Оборона министры К.Е.Ворошилов: “Егетләрне 18 яшеннән хәрби хезмәткә чакыртырга”, — дип указ чыгара. Рәүф ага да хезмәткә алына. Беларуссиягә эләгә ул. Пехоточы итеп әзерләнгән мәлендә, курсны автотракторчылар әзерләүгә юнәлтәләр. Укуын дәвам итә егет. Ләкин сугыш башлана...

— Дошманның күз иярмәс тизлек белән илгә ташланган көннәре... Без —училище курсантлары, тиз генә сугышка әзерләделәр. Төз ата идем. Сугышка кердек. Смоленск өчен кан койдык, яраланучы иптәшләрем әле дә күз алдымда. Чигенергә туры килде. Без бит кушылган әмергә буйсынучылар. Шулай тиеш иде. Сталинградка озаттылар безне. Танк йөртергә кабат укытырга керештеләр безне. Ул сугышта һәрбербез кирәк иде, җиңү чынлап та җиңел генә бирелмәде, — ди Рәүф ага. 

1942 елның маена кадәр укыйлар, хәрби өйрәнүләр үтәләр. Аннан Мәскәүгә озаталар. Анда исә танклар бригадасы төзиләр, димәк, сугышка керәселәр... 
— Танклар белән төяндек тә, эшелон белән киттек. Сугыш кырын онытырлык түгел, сеңлем. Мин танк командиры. Күрәм, ут элде. Эче дә, тышы да дөрли. Снаряд эләккән. 300 разряд бирергә сәләтле ут оясы бит ул. Аркама осколок кергән, аны-моны карамадым, чокырлы җиргә сикердем. Ике хезмәттәшем танк эчендә калды. Сугыш корбаннарсыз булмый икән... Атышулар туктаганчы, аңсыз ятканмын. Битем янган, борыным гомергә кызыл иде — сугыш бүләге. Госпитальгә озаттылар безне. Битнең күпергән тиреләрен кисеп алган мәлләре хәтеремдә... Авыртуын хәтерлим, дисеңме? Юк, сеңлем. Әллә онытылган, әллә мин аны бөтенләй тоймаган. Бәлки тоелгандыр да, егетлек бар бит җанда!.. — ди ул. 

Савыккач, әлбәттә кабат сугыш кырына озатуларын сорый. Хәл иткеч ишектән ничә генә әйләнеп керсә дә бер сүз белән кире боралар:
— Син монда да бик кирәк! 

Әйе кирәк! Яшь, тәҗрибәсез егетләрдән, белемсез килеш, сугыш кырында файда юк. Аларны кемдер өйрәтергә тиеш. Ә танкны Рәүф Төхвәтуллиннан да остарак белүче, аны йомык күз белән дә сүтеп җыючы тагын кем бар? Димәк, ул! 

— Гайрәтнең ташып торган чагы. Мине вакытлыча гына дип тынычландырдылар. Имеш, белгәнемне өйрәтәм дә, кабат сугышка керәм. Түбән Новгородка озаттылар. Ул вакытта Горький дип йөртелә иде. Туктый-туктый барганыбыз исемдә. Анда өйрәнчек танкларда егетләрне укыттым. Хәрби тормыш кайда да җиңел түгел, ләкин зарланмыйм. Иптәшләрем ут эчендә йөргәндә, үземнең остазлыктан артмавыма кыенсындым. Ләкин бер сүздән дәва таптым: “Дошманны җиңү синең өйрәтүләреңнән дә тора!” — диләр иде — дөрес тә бит! 1945 елны сугыш тәмамланса да танклар утлы кырлардан кайтып кермәде әле, сеңлем. Мин дә укытудан туктамадым. 1946 елның ахырында гына офыкларның тынлыгы канат җәйде... – ди ул. 

Сугыш өчен танкчылар әзерләнгән база да таркала. Аны Сахалинга озаталар. Ә ул гаиләсен алып юлга кузгала. Түбән Новгородта чакта, ире үлгән ике балалы хатынга вакытлыча йортка кергән җирдән, тормыш авырлыгы алҗыткан ханым күзләрендә бер тамчы ярату күреп, тормыш корган ир ул. 

– Ольга мине, әз булса да акчасы, дип кенә йортка керткән иде. Укытучы ханым, тәртипле, үземнән 4 яшькә олырак. Хәрбиләргә азык-төлек бирәләр иде. Асынып кайтып кердем, кызларының мине йөгереп килеп кочаклаулары! “Әти, безне ачлыктан син генә коткарып калдың бит”, — ди алар әле дә. Башта ук ике арада мәхәббәт кабынмады. Ашау беренче көннән үк бер өстәлдә, бары бергә, югы уртак иде. Яши-яши күз төште үзенә. Үкенмим! Бик яратып гомер иттем. Аның белән ярты Россияне әйләндек, хәтта Германиягә китеп тә яшәдек. Мин төрле уку йортларында укыттым. Заманында дәрәҗәм дә зур иде. Ләкин заман сәясәте көчлерәк булып чыкты. Баедык та, бөлдек тә, үкенмим. 2005 елда Украинага кайтып төпләнгән идек. Балаларга якынрак булыйк дидек. Уртак балабыз булмады, ике кыз өчен янып яшәдек. Икесен дә укыттым. Алар өчен мин – әти! Бер елдан Ольга авырып, дөнья куйды бит. Фатир алып урнашкан гына идек, рәхәтен күрергә дә өлгермәде. Аны җирләгәч, читтә каласым килмәде. Кызлар үзләре янында калырга да сораганнар иде. Бер әйбергә тимәдем, аларга калдырдым. Кулымда әз-мәз акчам бар иде, төп нигеземдә яшәүче туганнарга кайтып кердем. Рәхмәт какмадылар. Бераз яшәп, хәл алгач, әле бит гражданлыкны да аласы бар иде, фатир алырга кузгалдым. Бәяләрнең артканнан арткан чагы! Бурычка батып булса да шушы нигезгә атлап кердем. Бурычлы үлмәс дигәннәр, анысын да түләп бетердем. Туганнарым килеп тора, көндәлек социаль хезмәткәр килә. Мохтаҗлыгым юк. Әле яшисе иде, дим! Тормышлар матур бит, яшисе килә! Мин сугыш кичән ир, илгә иминлек, тынычлык телисем килә!  

 

Язмага реакция белдерегез

12

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading