16+

Әти-әни көн саен зират юлын таптый. Хәсрәтне күтәрә алмыйча үзләре дә аяктан егыла

Язмышыңа язылганны күрми, гүргә кереп булмый, дип бик дөрес әйткән борынгылар. Бала чагы бәхетсезлектә үткәннәрне дә ачы язмыш кызганмый. 

Әти-әни көн саен зират юлын таптый. Хәсрәтне күтәрә алмыйча үзләре дә аяктан егыла

Язмышыңа язылганны күрми, гүргә кереп булмый, дип бик дөрес әйткән борынгылар. Бала чагы бәхетсезлектә үткәннәрне дә ачы язмыш кызганмый. 

Гөлсылу 12 яшендә ятим калып, әнисенең апасы Саҗидә гаиләсендә үсә. Мәктәптән кайтуга, өй эшләрен башкару дисеңме, кечкенә балаларын караумы: барысы да Гөлсылуга йөкләнә. Сабыйның, иптәшләре сыман сагынып сөйләрлек бала чагы да булмый. Укуын тәмамлагач та, мәктәптә эшләгән апасына кызыгып, укытучы һөнәрен сайлый. Алабугадагы педагогия институтында укыганда, Камил исемле егет белән дуслаша Гөлсылу. Укуларын тәмамлаганда, гаилә корып җибәрәләр.

 Әлеге яшь пар Әтнә районына юллама алып, мәктәпкә эшкә китеп бара. Шунда кызлары Рәфидә белән уллары Рифнур дөньяга килә. Балалар кечкенәдән бик тәртипле булып үсә, яхшы укулары белән аерылып торалар. Авылдашларын да сокландырып яши бу тату гаилә.

Рәфидә мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. Үзе кебек авылдан килгән Данил исемле егет, аның күңелен бик тиз яуларга өлгерә. Рәфидә 3нче курска җиткәч, энесе Рифнур да университетның геология факультетында укый башлый.

 Балалары киткәннән соң, Гөлсылу белән Камил дә Казанга күченә. Рәфидә белән Рифнур өчен шатланып кына йөргәндә, гаилә күген кара болыт каплый. Сау-сәламәт йөргән кызлары кинәт авырып китә. Табибларның әле берсенә, әле икенчесенә йөртеп карыйлар, әмма диагноз куя алмыйлар.

Таныш-белешләре аларга: “Күзләр генә тигәндер Рәфидәгезгә”, – дип өшкертергә берәр әбигә алып барырга киңәш итәләр. Ул чакта андый сүзләргә ышанмый алар. Тора-бара кызның психикасы бозыла башлый.

Хастаханә юлларын озак таптарга туры килә ата-анага. Аларның тормышында караңгы көннәр башлана. Яхшы гына укыган кызның кинәт шундый хәлгә калуына укытучылар да гаҗәпләнә. Ни кызганыч, табиб булырга хыялланган кызга әлеге уку йорты белән хушлашырга туры килә. “Күп укып башына зыян килгәндер”, – дип тә сөйлиләр авылда аның хакында. Тора-бара башы эшләп җиткермәве өйдәгеләрне дә инандыра. Үз-үзенә бикләнеп, үзен кая куярга белми йөргән чаклары күп була Рәфидәнең.

Уллары Рифнурның укуын тәмамлаганнан соң, утыз яшенә кадәр өйләнмичә йөрүенә ата-ана борчыла башлый. Оныкларын кулларына алып сөяргә хыяллана алар. Әмма ул көннәрне генә күрергә насыйп булмый. 

 Хәсрәт дигәнең бер килсә, килә бит ул. Бервакыт Рифнурны ике айга еракка командировкага җибәрәләр. Ана кешенең күңеле нидер сизенгәндәй, баласын һич җибәрәсе килми. Ул киткәнче ямьсез төшләр дә кереп йөдәтә.

Киткәннән соң, бер ай узуга: “Улыгыз суга батып үлде”, ─ дигән котычкыч хәбәр китерәләр. Улларының бик яхшы йөзгәнен белгәнгә күрә, аларны бу хәл ышандырмый. Аны авылга алып кайтып җирләгәч тә, Гөлсылу белән Камил көн саен зират юлын таптый. Камил бу хәсрәтне күтәрә алмыйча үзе аяктан егыла. Аны табиблар күпме генә терелтергә тырышып караса да, аякка баса алмый, гүр иясе була. 

Гөлсылу апа авыру кызы белән икәү генә калганнан соң: “Мин дә китеп барсам, аны кем тәрбияләр”, – дип борчылып яши. Аның хафалануы да юкка түгел. Рәфидәнең башына елдан-ел зыян килә. Шуңа күрә ел саен Рәфидәне психиатрия клиникасына дәваланырга салырга да кирәк.

...Гөлсылу апаның хәлен белешергә дип, телефонына күпме генә шалтыратсам да, җавап ала алмадым. Беркөнне Әтнәдәге танышларым искә төште. Аларга шалтыратып, Гөлсылу апаны сорадым. “Моннан ике ел элек шушында алып кайтып җирләделәр”, – диде танышым. Рәфидәнең генә язмышы билгесез.
Әнә шулай, бәхетле генә башланган тормышның ахыры күңелсез бетәр, дип кем уйлаган.

Люция Хәбибуллина.


 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X