Ятим еласа, җир-күк елар ди халык. Әлеге мөлаем, баскан җирендә ут чыгара торган кызның язмышы белән танышканда күзгә яшь тулып, тамакка төер тыгылса да, аның белән горурланып куйдым. Чирмешән кызы Рания Минһаҗева тормышта югалып калмыйча үз юлын ярган, барлыкка килгән киртәләрне дә баш имичә узып китә белгән. Башкалардан бернәрсә таләп һәм өмет итмичә яшәү кызын көчле, ныклы, ихтыярлы иткән.
– Истәлекләрне барлаганда елап җибәрсәм, гафу итәрсез, - дип башлады сүзен Рания. Аның тормыш юлы үзе бер сынаулар сукмагы. Аларның шатлык-куанычлар белән гөрләп торган йортлары бермәлдә кайгы-хәсрәткә төренә. Башта җир җимертеп эшләп йөргән җиреннән әтисе Хәлил юл һәлакәтендә гүр иясе була. Соңыннан Ходай әнисен дә тартып ала...
- Күпчелек балачагын сагынып искә ала, - ди Рания. - Ә минем, киресенчә, артка борылып карасам, сагынып искә алырлык бер генә дә хатирәм юк. Алай дисәң, әтием белән бәйле һәр көнне кире кайтарыр идем. Аның җылы кочагы, елмаюы... Әтием һәлак булганда миңа нибары 2 яшь кенә булса да, аның белән уйнавым исемдә калган. Колаклы, кара төстәге шапкасы бар иде, шуны кия дә, минем белән уйный. Янәсе, ул эт булып артымнан йөгерә.
Әтисе үлеменнән соң аларның гаилә тормышы тукталган күк була. «Нинди гөнаһларым өчен соң...», - дип, әле дә кабатлый кыз. Әнисе Фәния кечкенә сабыен туган йорты Чирмешән районы Утыз Имәни авылына алып кайтып дәү әнисе янында калдырып тора. Ә үзе тиздән янә кияүгә чыга, Ранияне дә үзе янына ала. Әмма бик тиздән сабыйны дәү әнисе үзе килеп ала.
- Әбием сөйләгәннәрдән, берчакны ул безгә кунакка килгән. Ә мин верандада горшокта утырып торам икән, өстемдә бер кат майка. Идән бозланып каткан, үзем туктаусыз йөткерәм. Шул көнне әбием өйдәгеләрне бик каты тирләгән дә, мине үзе белән алып кайтып киткән. Опека рәсмиләштергән, - ди кыз.
Шул көннән бирле Рания әбисе Факия, бабасы Минтаһир, әнисенең бертуганнары, Раниянең апасы Рәсимә белән яши башлый.
— Әбинең балалары барысы да акылга зәгыйфь иде. Шуңа талаш, гауга безнең өчен гадәти хәл булды. Бәләкәй чагымда өстәл астына кереп утырам да, барысы да тынычлангач чыгам. Әниемнең тагын бер баласы, апам Рәсимә булган. Әтиемә кияүгә чыккач ул аны дәү әнием тәрбиясендә калдырган. Яшь арабыз 10 ел булганга, Рәсимә апам миңа әтием дә, әнием дә булды. Ятим бала булгач, урамда бала-чагалардан шактый сүз ишеттем. И-и гарьләнә идем шул чакларда, үз әтием булса, мондый хәлгә калыр идекме соң без дип күпме тапкырлар елаганмындыр инде. Әтиләребез төрле булса да, апам миңа җил-яңгыр тидермәде. Тик башкаларныкы сыман тулы гаиләдә яшәү хыялы гомерем буе эзәрлекләде мине. Үзе безнең турында кайгыртып йөргән арада, апамның авыруы көчәйгән. Белмим, ялгышлык беләнме, бермәлне башы әйләнеп хастаханәгә баргач, апамның сукыр эчәгенә операция ясап кайтарганнар. Казан табиблары әйтте. Апамның башында яман шеш булган, - бу урында Раниянең күзләре яшьләнде.
Апасы Рәсимә 21 яшендә мәңгегә күзләрен йома. Рания янә берүзе кала. Йорт тулы кеше булса да, җылылыкны бары апасы янында тойган бит кыз.
- Апа үлгәч, өй бушап калды. Тагын да авыррак тормыш башланды. Бер вакыйга тәмам аяктан екты мине. Кич чыкканда башка авылдан килгән бер егет белән танышкан идем. Ноябрь ае, кичке уннар тирәсе булгандыр, ишекне шакыдылар. Ачма, дип торган саен Фәрит абый барып ачты бит. Кинәт бүлмәмә, ә ул сервант артында чаршау белән әйләндереп алынган бер почмак, шул егет бәреп керде. Аны куалап ишеккә таба юнәлдем. Әмма чыгып китәр урында ул мине җилкәсенә салды да урамга алып чыгып машинага утыртты. Бер машинага төялеп килгән болар. Дүрт егет алдында көчсезлегемне аңладым. Күпме еласам да, ялварсам да, тыңлаучы булмады. Күрше авылга алып киттелләр. Бәхетемә полиция машинасы килеп туктады да, боларны тикшерә башлады. Мин полицейскийларга үземне өйдән урлап алып чыгып китүләре турында әйттем. Бер кат майка, шортыдан, яланаяк үзем, бу кыяфәтемне күргән хокук сакчылары минем турында ни уйлаулары аңлашыла. Бик ямьсез сөйләштеләр. Өйгә алып кайткач та, әбиемә “Исерек егетләр белән ярым ялангач килеш төнлә берүзе йөри, сез кая карыйсыз”, дип сөйләп киттеләр. Миңа карата беркетмә яздылар. Шул көнне кулыма лезвие алдым да, кискәләп бетердем.
Психологиядә моңа аңлатма бар: бу үз-үзенә аңлы рәвештә зыян китерү (аны шулай ук инглиз телендәге «self-harm» сүзеннән «селфхарм» дип тә атыйлар). Бу хакта соңрак белә Рания.
- Икенче көнне иртән мәктәпкә киттем, ул вакытта күрше авылда 11 сыйныфта белем ала идем. Яраланган кулымны беркемгә дә күрсәтмәдем. Төнге маҗарамны мәктәптә барысын да белә иде, башта сыйныф җитәкчесе белән сөйләшү булды, аннары мине директор янына чакырдылар. Менә шуннан соң минем хакта авылда яман сүз таралды. Имеш, наркоман ул, әле менә бала табып кайтарып бирер... Иң әрнеткәне: бу сүзләрне укытучым сөйләп йөргән. Район үзәгендә опека каршында булган җыелышта да нинди генә сүзләр әйтелмәде. Опекада эшләүче хатынның сүзләре әле дә колагымда яңгырый. “Синең яшеңдәге кызым бар. Юньле кыз төнлә ялангач килеш ирләр белән утырып йөрми. Сугышып бетәчәк, әмма машинага утырмаячак. Димәк, син үзең гаепле. Бөтен районны аякка күтәрдең, оят булырга тиеш”, дип кызартты. Җитмәсә, кискәләнгән кулымны психиатр күреп алган. “Синдә үз-үзеңне үтерүгә омтылыш көчле, психиатрик хастаханәдә дәваланырга кирәк”, дигән билгеләмә биргән, - ди Рания.
Һәр сүзне йота белә кыз. Әмма бермәлне сабыр канаты сына Раниянең. 30 гыйнвар көнне чираттагы гайбәт ишеткәч, тынычландыра торган даруларны артык күп эчә ул, шуннан соң янә хастаханә юллары. Район табиблары Казанга юллый аны...
– Казанда психиатрия хастаханәсендә мине тыңлаган табиб шаккатты. “Балам, сиңа монда калырга ярамый. Бар җаваплылыкны үз өстемә алам, бар өеңә кайт”, дип чыгарып җибәрде. Мең рәхмәтле мин аңа. Унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казанга килдем. Үги әти туганнары белән сөйләшеп, беренче вакытларда яшәргә урын тапты. Башта КФУга керермен, дип уйлаган идем. Тик мәдәният һәм сәнгать институтында тукталдым. Тулай торакка урнаштым. Рәхәтлеккә чыктым. Тыныч, беркем тавышланмый, - ди Рания.
Авылга бик сирәк, әбигә ярдәм итәргә кирәк чакта гына кайта ул. Шул арада бабасы Минтаһир, аннан соң Фәрит абыйсы үлеп китә. Ә аннары Раниянең әнисе яман чир белән интегә башлый.
- Әнине Казанга күчерделәр, аның белән хастаханәдә бик озак яттым. Буш вакытым булуга әни янына киләм. Коридорда кунам. Хастаханә эскәмияләренә утырып, төне буе имтиханга әзерләнәм дә, иртә белән китәм. Укудан соң янә әни янына йөгерәм. Килеп кенә керәм, палатадагылар, табиблар, миңа ябырыла. «Ул бит синең әниең, аны карый да алмыйсың», - дип, миңа сүз җиткерәләр. Укудан тыш ресторанда эшләп йөргән мәлем. Күз төпләрем зәп-зәңгәр, хәлем юк. Әмма түзгәнмен. Әни үлгәндә аңа 53 яшь иде. Нәселдә яман чир бар. Ничә кеше шуннан интегеп үлде. Инде хәзер Әлфия апа да авырый икән. Рания еш кына авылга аның хәлләрен белешергә кайтып тора. Дәү әнисе дә гүр иясе булганга әле берничә ел гына. Шөкер, Рания үз тиңен, үз парын тапкан. Ире Ильяс – Чаллы егете. Алар интернет аша танышканнар.
– Үпкә, кемдер нидер тиеш дигән уй миндә беркайчан булмады. Бу – минем өлешемә тигән көмешем... Әмма тормышта югалып калмаячагымны һәрвакыт белә идем. Районнарда концерт куеп йөрдем, берничә тапкыр үземнең сольный концертым белән чыгыш ясадым. Күпне күргән кеше моңлы була диләр, ачы язмышымны җырларга салам да моңланып алам.
Аллаһы Тәгалә миңа әти-әни назын бүләк итте. Иремнекеләр миңа «кызым» дип кенә тора. Хәзерге тормышыма мең шөкер, – ди ул. – Дингә килдем, иремнең шәхси бизнесы бар. Үзем исә туй оештыру белән мәшгульмен. Кәләш һәм кияү белән туганлашып бетәбез.
Җилкәннәр җилдә сынала инде ул... Рания әнә шул җилкәннәрдән бер дә ким түгел, аның өлешенә күпме сынау төшкән. Яшь хатынның чыдамлыгы, сабырлыгына шаккатмалы. Алга таба аңа бары бәхетле көннәр юлдаш булсын иде.
Комментарийлар
0
0
Шул көнне әбием өйдәгеләрне бик каты тирГәгән...
0
0