Син инде минем кыргый кызың булуымны әйбәт белә идең. Кочагыңда иң әз иркәләгәнгәне мин булганмындыр. Юкса, шулкадәр бала җанлы, уен-көлкеле, шаян әти идең. Безне генә түгел, урамдагы бала-чаганы да күп шаярттың. Син гел малай көткәнсең. Кызлар туган саен: “И-и-и, безгә кемне бирерләр инде”, – дигәнсең.
Җиргә синсез илленче яз килде, әти! 56 ел гомеремнең иллесе синнән башка үтте.
Әмма барыбызны да бик яраткансың. Апайлар беребезгә дә исем белән эндәшми, дүртебезгә дә кызым дип дәшә иде, дип сөйлиләр. Синең янда аз йөргәнгәдер, мин сине күбрәк алар сүзләреннән хәтерлим. Әмма күз алдымда берничә кадр шәйләнә. Кыш. Тирә якта ап-ак кар. Очсыз-кырыйсыз кыр. Җигүле ат чанасында син, әни, мин Кукмарадагы туганнарга кунакка барабыз...
Синең соңгы кышың булган инде ул. Аннан капка төбе. Капка баганасына сөялеп, аякларын чалыштырып басып торган киң җилкәле, озын буйлы ир-ат образы. Сине сагынып соңрак үзем дә күпме шул баганага нәкъ синеңчә сөялеп басып торган идем.
Дөресен әйтим, мин әле сине бала чакта әлләни сагынмадым, әти. Шул кыргыйлык сәбәпчеме, әллә әни кызы булуыммы, әллә инде сабыйлыкмы? Бәлки әнинең безне икегезгә дә җитәрлек наз, җылылык, кайгыртучанлык белән чорнавы, без ятимлекне сизмәсен өчен барысын да эшләве сәбәпче булгандыр. Алай дисәң, синең үлемне апайлар барысы да бик авыр кичергән.
Өлкән апабыз хисләрен шигырь юлларына салган, әтисезлек, ятимлек турында шигырьләре, язмалары төрле газеталарда басылган. Уртанчы ике апаны да: “Әниегез исән булганга сөенегез, әни кеше балаларын ятим итми ул,” – дип юаталар. Әни мескенгә бигрәк тә авырга туры килә: өйдә өлкән яшьтәге әби һәм дүрт кыз бала. Төзелеп бетмәгән, түбәсе дә ябылмаган абзар-кура... Ярдәм итәрдәй бер ир-ат туганы да юк. Синекеләрдән, рәхмәт, мәрхүм Хәкимулла абый, Нәфыйга апа онытып бетерми.
Үлгән чакта 44 яшьтә генә идең, әти, менә вафатыңа да илле тула... Ул елны да яз иртә килә. Май башында инде син иң соңгы культура – солыны чәчеп бетереп, юл эшенә киткәнсең. Тракторчы буларак, районда да макталгансың. Бүләк итеп бирелгән патефонны күп еллар сакладык, төзелеш вакытында гына юкка чыкты. Ул елны да кыр эшләрендә алдынгы булгансың. Синең турыда Татарстан телевидениесе сюжет күрсәтә. Кырда төшерелгән соңгы карточкаң безгә гомерлек истәлек булды.
Сине, әти, өлкән буын авылдашлар гомергә әйбәт яктан гына, сагынып искә алды. Авылда бульдозер таккан тракторлар берничә булса да, көзен-язын авыл урамнарын тигезләп, кышын кардан чистартып йөрүчесе бер ул иде, беркайчан бульдозерын күтәртеп йөрмәде, диләр иде. Бердәнбер чишмәбез авылдан шактый еракта булганга, кыш буе тракторың белән чишмә юлын да син чистарткансың. Йомыш белән килүчеләрне беркайчан кире бормагансың. Өйдәгеләргә дә: “Техникам ватылып калды, диеп килүче булса, көнме-төнме, йоклаганмы, авырыйммы, уятыгыз”, – дигәнсең.
Үзең дә ерак юлда гел ватылып калгач, чит-ятлар сиңа ярдәм итә, аларның яхшылыгын онытмагансың. Башкаларга да авыр чакта ярдәм кулы сузгансың. Күрше Салавычтагы Гөлфәния апа мәрхүмә үлгәнче сиңа рәхмәт укыды. “Малларга ашатырга бер грамм салам калмаган иде, рәхмәт төшкере, Ярулла абый, колхозга салам ташыганда, йөгеннән капка төбенә салам төшереп китте”, – дип сөйли иде. Андыйлар бер Гөлфәния апа гына түгел. Ялгызларга, өлкәннәргә, мохтаҗларга ярдәмең күп булган.
Безгә юл эшенә китүең бик еракка китү кебек тоела иде, үсә төшкәч, синең берничә ел рәттән районыбыздагы таш юлларны күтәртүдә эшләвеңне белдем. Вафат булуың да шул юл эшендә – командировкага киткәннең беренче көнендә булды (район эчендә булса да, кайтып йөрмәгәнсез). Пыжмара дигән авылда ул елны элекке күперне язгы ташу алып киткән булган, вакытлыча яңа урынга салганнар. Килеп җитмичә, син күпернең юклыгын күрмәгәнсең, күргәч, кинәт тормозга баскансың, тик чылбырлы тракторның бульдозеры аска тарткан, унбиш метрлы ярдан киткәнсең, диделәр.
Инде су да китеп беткән диярлек була, әлләни зур җәрәхәтләрең дә булмый, кабинада кысылып калгансың шул. Дөрес, күп еллар үткәч, ул чакта безнең колхозда белгеч булып эшләгән бер җитәкче, сезгә әтиеңнең үлем сәбәбен дөрес аңлатмадылар, бер сөйләрмен әле дигән иде, кабат сорашмадым, аны белеп инде берни дә үзгәрми, дидем.
Синең юклыкны мин, әти, үсә төшкән саен күбрәк аңладым. Гаиләбез өчен бик авыр бер чор булды. Менә шул чакта мин: “Әти исән булса, безне беркем дә болай рәнҗетмәс иде”, – диеп күп тапкырлар еладым. Ул чакта һинд кинолары бик популяр иде. Ә аларның һәркайсында әти-әниләрен рәнҗеткән кешеләрдән зур үскәч, балалары үч ала. Мин дә шулай хыяллана идем. Дөрес, мактана торган әйбер дә түгелдер, әмма, әти, буй җиткәч, мин әнинең сәбәпсезгә, гөнаһсызга тамган һәр бөртек күз яше өчен... каләмем белән үч алдым. Исемнәрен күрсәтмичә генә, әмма үзләрен танырлык итеп, аларның барысын да тормыш турындагы уйлануларымда кулландым. Танымаганнардыр дия күрмә, танырлык итеп яздым. Таныганнарын төгәл беләм...
Аннан соң, әни аяксыз калып, балалар кечкенә чакта, бөтен эш-мәшәкать ишелеп төшкәндә, кордашларың Мулланур, Шамил, Рәфыйк абыйлар тау башында матур итеп биби саклаганда (алар янына әле Сәүбән абый да менеп утыра) сагындым мин сине. “Их, әти, исән булсаң, бибиләрне булса да саклар идең бит”, – ди идем. Инде бу абыйлар да, әбиебез дә, синнән соң егерме яшендә безнең гаиләгә үзебезнең ир-ат булып килеп кергән Ильяс җизни дә, син шаяртып йөргән күрше малайлары-кызлары Равил, Равис, Резидә, Фиданияләр дә юк. Фиданиядән калганнары барысы да син яткан зиратыбызда урын алды, ул гына ерак Түбән Тагилда калды...
Шушы көннәрдә апам белән тагын кабереңә бардык. Очрашкан саен дүртебез бергә барырга да тырышабыз. Теге чакта, моннан илле ел элек сине озаткандагы кебек җитәкләшеп бардык. Шөкер, әти, тормыш юлыннан да бүгенгәчә җитәкләшеп бергә атлыйбыз...
Гөлсинә Хәбибуллина.
Балтач районы, Яңа Салавыч.
Фото: https://www.freepik.com/
Комментарийлар