...Заманында яңа гына педучилище тәмамлаган кыз, юллама белән Мамадыш районына эшкә киткән җиреннән, шунда кала. Авыл егете Сабир тиз арада кызның башын “әйләндерергә” өлгерә. Авылда “усал Кифая”, дигән даны чыккан каенанасы белән уртак тел таба Әлфирә, тик иренең холкына балалары хакына дип,түзеп яши. Бераз салып кайтса, көнләшеп теңкәсенә тия.
Кызлары Фәрдия мәктәптән соң, Казанга китеп заводка эшкә урнаша. Уллары Илмир армиягә барып кайтуга, авылда шофер булып эшкә кала. Мәктәп елларыннан бирле яратып йөргән кызы Гөлсия шәһәргә укырга китеп бара. Башта бик еш кайтып йөри ул. Аннары Илмир үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнан соң, кыз үзенең авылга яшәргә кайтмаячагын әйтеп сала. Шуннан соң юллары аерыла аларның. Күп тә үтми, авылда Гөлсиянең кияүгә чыгуы турындагы хәбәр тарала. Илмир авыр кичерә бу аерылуны.
Моңсуланып йөргән көннәренең берсендә, ул дуслары белән бергә кәеф-сафа корып, клубка чыгарга була. Шул көнне авыл кызы Зилә кунак кыз алып кайткан икән. Үзенең дустын Илмир белән таныштырырга алдан ук план корган, диярсең. Яшьләр бергәләп бииләр ул кичне. Соңыннан егет Асияне үзләренә аулак өйгә чакыра. (Әти-әнисе туганнарына шәһәргә туй мәҗлесенә китә ул көнне). Кыз да каршы килеп маташмый.
Икенче көнне авылдашларына: “Кунак кызы Илмирга ияреп кайткан җиреннән, шунда калган икән”, ─ дигән хәбәр барып ирешә. Иртән Илмир әбисенең бүлмәсенә кереп: “Әби, мин өйләнгәнмен бит”, ─ дигәч, тегесе аңа шаярта, дип ышанырга да, ышанмаска да белми аптырап кала. Асияне күргәч кенә оныгына: “Апаңнан алдан өйләнәсең, мәңге бәхетең булмас. Әти-әниеңнең фатихасын да алмадың. Мондый хәлнең моңарчы авылда булганы юк иде әле”, ─ дип елап җибәрә.
Шуннан соң, бер ел үтүгә, әбиләре, аннары әтиләре якты дөньядан китеп бара. Әбисенең юраганы юш килә: Илфир белән Асиянең бер-бер артлы уллары белән кызлары дөньяга аваз салса да, аларны бергәләп аякка бастырырга насыйп булмый ата-анага. Табиблар Асиядә яман чир табалар, тик соңга калганга күрә, коткарып кала алмыйлар. Берничә елдан аларның ишеген тагын кайгы җиле шакый. Бу юлы Илмирның кызы фаҗигале төстә вафат була. Әнә шул чакларда Илмирның, әтисе кебек, хәмер белән дуслыгы башлана. Бернинди киңәшләргә дә колак салмый ул. Мәктәпне тәмамлаганчы, аның улын әнисе тәрбияли.
Авылдашлары да аптырый бу гаилә язмышына. Әлфирә апа Фәрдиягә: “Әбиегез ачуы килгән саен, сезне бала чагыгыздан ук каргап йөрәгемне телгәли иде”, ─ дип әйтеп куя.
Фәрдия үзе яраткан егеткә кияүгә чыга. Әмма 50 яшькә җиткәнче үк икесе дә катлаулы операция кичереп, инвалид булып калырлар, дип кем уйлаган бит. Шулай да, үз аягында йөргәндә эшеннән аерылмый Фәрдия. Каенанасын да, үз әнисен дә гомеренең соңгы көннәренә кадәр авырсынмыйча тәрбияли. “Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый”, ─ дип бик дөрес әйткән борынгылар. Энесенең хәмер белән мавыгуы юньлегә илтми. Моннан өч ел элек инсульт кичереп, урын өстендә кала Илмир. Үзенә тәрбия бирә алмагангадырмы, улы әтисе янына килеп тә карамый. Фәрдия ире Әлфис рөхсәте белән, энесен үз фатирларына алып кайтып тәрбияли. “Тилмереп ятканчы, котылуы хәерлерәктер”, ─ диләр Илмирның нинди хәлдә икәнен күргән күршеләре.
Фатирында шундый хаста ятуы Әлфисне дә туйдыра башлый. “Минем дә үз өемдә тынычлап, кешечә яшисем килә, ә син үзең турында уйлыйсыңмы соң? Әнә картлар һәм инвалидлар йортына бирергә кирәк”, ─ дип еш кабатлый ул соңгы вакытта. Фәрдия аның Илмирны тәрбиягә тапшыру турында сүз кузгатуын, таныш-белешләренә әйткәч, кемдер хуплый, кемдер: “Рәнҗеше төшмәсме?” – дигән сорау белән куркыта. Бу хакта Илфирның үзенә әйткәч, (сөйләшә алмаса да, сүзләрне аңлый ул) күзләреннән мөлдерәп чыккан күз яшьләрен күреп, Фәрдия тагын жәлләп куя үзен.
Бу очракта үзем Фәрдиягә бернинди киңәш тә бирә алмадым.
Люция Хәбибуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар