16+

Тол хатынны үземнеке иттем

Тормыш чәчәгем – хатыным белән кавышу тарихын сөйлим әле. Шәһәр читендәге бер урамда әтидән калган фатирым бар. Үзем шәһәр үзәгендә яшәгәч, теге фатирны “сдавать” иттем. 

Тол хатынны үземнеке иттем

Тормыш чәчәгем – хатыным белән кавышу тарихын сөйлим әле. Шәһәр читендәге бер урамда әтидән калган фатирым бар. Үзем шәһәр үзәгендә яшәгәч, теге фатирны “сдавать” иттем. 

Моннан берничә ел элек фатирга яшь гаилә керде. Балаларына әле яшь тә тулмаган иде. Фатир өчен акчаны вакытында түләп бардылар да, аннары тоткарлый башладылар. Ике ай түләмәгәч, фатирга бардым. Акчаның да юк вакыты иде. Ишекне кулына бала тоткан хатын ачты. “Ирем өйгә кайтмый, телефонга да җавап бирми”, – ди бу. Чынлап та, шалтыратып карыйм, җавап юк. Аның кайтканын подъезд төбендә машинада көтеп утырдым. Тик шул мәлне полиция бүлегеннән шалтыраттылар. Баксаң, теге ирне үтергәннәр икән. Наркоман булган.

Полиция бүлегендә миннән сорау алдылар, чөнки соңгы тапкыр аңа шалтыратучы мин булганмын. Хокук саклаучылар белән аралашканда, мәрхүмнең хатыны шалтыратып, билгесез кешеләрнең фатир ишеген дөбердәтүен әйтте. Шунда бардык. Кыскасы, ул төнне мин балалы хатынны саклап фатирда калдым. Кызгандым мин аны. Ярты төнгә кадәр аш бүлмәсендә чәй эчеп сөйләшеп утырдык. Икенче көнне дә эштән соң шунда кайттым, кибеттән азык-төлек алып кердем. 

Аннан соң мин аларны үземнең фатирыма алып киттем. Шуннан бирле гаилә булып яшибез. Өч балабыз бар, икесе – үземнеке. Ә фатирны бүтән “сдавать” иткәнем булмады.

Ленар Н.
 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading