16+

Тәрбиягә бер бала алырга теләгән Радалия һәм Рәис Фәтхуллиннарга: «Өчесен бергә генә бирәбез!», – дигәннәр

Радалия һәм Рәис Фәтхуллиннарның яңа йорты алар яшәгән урамның гына түгел, авыл күрке булып тора. Йорт, тырыш хуҗалар яшәгәнне күрсәтеп, ерактан ук балкый. Шулай да аның төп яме - балаларда.

Тәрбиягә бер бала алырга теләгән Радалия һәм Рәис Фәтхуллиннарга: «Өчесен бергә генә бирәбез!», – дигәннәр

Радалия һәм Рәис Фәтхуллиннарның яңа йорты алар яшәгән урамның гына түгел, авыл күрке булып тора. Йорт, тырыш хуҗалар яшәгәнне күрсәтеп, ерактан ук балкый. Шулай да аның төп яме - балаларда.


Алар булмаса, патша сараедай йортлар да буш, салкын тоела башлый. Нәкъ менә шуны сизә башлагач та, авылда фельдшер булып эшләүче мәрхәмәтле Радалия ханымның күңелендә бер хыял бөреләнә: ятим бер кыз баланы гаиләләренә алып, аны да, үзләрен дә бәхетле итәсе бик килә. Бу уен гомер иткән, ике улының әтисе булган иренә дә әйткәч, ул да каршы килми. Аңлый бит инде хатынының кызлы буласы килгәнен. Ике улының да үз гаиләсе, үз тормышы, мәш килеп, балалар үстереп, дөнья көтеп яталар. Туган нигезгә кайтып йөрсәләр дә, алар киткәч, зур өй тагын бушап кала, почмакларын сагыш сара.

Шундый көннәрнең берсендә шалтыраткандыр ул миңа. Бу урында республикабыз матбугатының балаларны гаиләгә урнаштыруда зур роль уйнавы турында әйтми калып булмый. Безнең гаиләнең кызлы булуы хакында да Радалия ханым матбугат аша белгән.

Күңелендә ятим баланы бәхетле итү уе булганнарга хөрмәтем зур минем. Кулымнан килгән кадәр ярдәм итәргә дә тырышам. Без бер белмәгән кешеләр булсак та, шактый озак сөйләштек. Мин аңа ниятенең изге булуын һәм аның өчен укырга кирәклеген әйттем. Ә инде тәрбиягә бала алган гаиләләрнең Казанда узган чираттагы форумында ул үзе минем яныма килде. «Алдыгызмы әллә?» - дидем мин, анадан да бигрәк, ятим бала өчен сөенеп. Ул елмаеп дүрт бармагын күрсәтеп: «Дүртәү», - диде. Сөйләшеп киттек.

- Алла язмаган эш булмас, дидек. Димәк, шулай язган булган, - ди Радалия ханым. - Бер ятим кыз бала табылгач, алып кайтырга дип сөенә-сөенә барган идек. Казанга килгәч, аның тагын ике энесе барлыгын белдек. Кыз бер күрүдә күңелебезгә ятты, малайларга гына икеләнеп калды, ләкин балалар йортында: «Өчесен бергә генә бирәбез!» - дип кырт кистеләр. Алып кайттык. Шулай итеп, гаиләбез берьюлы өч кешегә артты да куйды. Баштарак ирем малайларны бер дә якын итә алмады. Ир бала шук бит инде ул: пычранып кайтырга, җимерергә, ватарга да оста. Үзебезнекеләрдән яхшы беләбез. Тик Дамир белән Әмир бик «хәйләкәр» булып чыкты. Алар гел яңа әтиләре янында мәш килделәр, аныңча кыланырга тырыштылар. Әтиебезнең өстәл янында гәҗит укырга ярата торган гадәте бар. Аңа карап малайлар да, әле укый белмәсәләр дә, газета тотып утырган булалар. Әти абруе, әти үрнәге.

Авыл гына түгел, бөтен район халкы шаккатса да, Радалия ханым үзе бу адымын һич кенә дә гайре табигый дип санамый. Бу нигез элек-электән ятим сабыйларга җылы оя булган.

Теләк бер хәл, таза беләк тә, олы йөрәк тә кирәк бит әле мондый тәвәккәл адым өчен. Балалар авырмый гына да үсми. Әнә Әдилә белән дә кыш буена ничә тапкыр хастаханәдә ятып чыгарга, хәтта операция ясатырга туры килгән. Болар берсе дә эзсез узмый бит.

Татар авылында үзләрен чит-ят, ким-ятим итеп сизмәсеннәр дип, Фәтхуллиннар, мулла чакыртып, балаларга матур татар исемнәре куштырган. Ә беркөнне Әдилә мәктәптән елап кайткан. Сыйныфташ малае Әдиләгә тапкан анасы кушкан исем белән дәшкән икән. «Исең китмәсен, кызым, ике исемле кеше бәхетле була ул», - дип юаткан Радалия. Әнисе әйткәч, Әдилә дә тынычланган, елмайган. Ирене, йөзе генә түгел, күзләре дә елмая алса гына сабый тулы бәхетле була. Ятим баланың күзләрендәге сагышлы моңны елмаюга алмаштыру өчен бик күп тырышырга туры килә.

Фәтхуллиннар гаиләсе әлеге сабыйларның бәхетле булуларын бик тели. Бер тапкыр әниле килеш ятим калып, балалар йортында яшәп караган сабыйлар да, җае чыккан саен, ә чыкмаса, чыгарып, әти-әниләрен ничек яратуларын белдереп, кочаклап, муеннарына сарылып: «Безнеке!» - дип кабатлап кына торалар.

Декабрь аенда бу гаиләгә Яңа ел бүләге ясаганнар - бер дә уйламаганда-көтмәгәндә, кабат Казанга балалар йортына чакыртканнар. «Ни булды икән?» - дип, юл буе шөбһәләнеп барганнар. Килеп җитсәләр, монда аларны тагын бер нәни кызчык көтә икән - теге сабыйларның сеңлесе. Апа-абыйларыннан аермаска теләгәннәрдер инде, «Әгәр дә алмасагыз, тегеләрен дә кире алабыз», - дигәннәр.
- Ничек инде алабыз?! Алар бит песи баласы түгел, кеше баласы. Инде хәзер ияләшеп, тәмам үзебезнеке булып беткәч кенә... Бирделәр ди менә! Өч янына дүртенчесе дә сыяр, - дип, кабат тәвәккәлли ир белән хатын.

Әйтергә генә ансат. Әминә шулкадәр кечкенә була, хәтта кашык тотып ашый да белми. Хәзер инде ул - әлеге гаиләнең тере курчагы. Биеп кенә тора. Телгә дә оста. Теләсә кемне авызына карата, бигрәк тә әтисен ярата. Радалия ханым әйтмешли, камыр итеп баса, токмач итеп җәя. Бу балаларны алгач, хәзер олы абыйлар да ятимнәрне сөендерергә теләп, туган нигезгә күчтәнәчләрне күбрәк төяп, ешрак кайта башлаган. Балалар исә аларның берсен «дәү», икенчесен «тәти абый» дип өзелеп көтеп тора. Таһир белән Заһир гаиләсе кайткан көнне Фәтхуллиннар йортының ишегалды чып-чын сабан туе мәйданына әйләнә.
Әле быел беренче сыйныфны гына тәмамлаган Әдилә Рөстәм Миңнехановка язган хатында да шушы хакта хәбәр иткән. Кызның шатлыгы эченә сыймый! Бу хакта Президентыбызның да белүен теләгән. Этләрен дә, песиләрен дә санап чыккан. Хат азагында үзенең гозерен дә җиткергән. «Минем бик тә биисем, энекәшләремнең көчле спортчы буласылары килә. Андый түгәрәкләр Әтнәдә генә. Ул бездән ерак, машинабыз юк. Анда йөрер өчен безгә бер җиңел машина бирә алмассызмы икән?» -дигән. Бу хатны Президент, кызның хыялын тормышка ашырсыннар дип, Әтнәгә җибәргән. Хәзер район җитәкчеләре балаларны тагын да бәхетле итәчәк әлеге көнне якынайту юлларын эзлиләр, ди.

Бу берсеннән-берсе кечкенә (иң олысы Әдиләгә дә тугыз яшь кенә тула бит әле) балаларны күргәч, күңелдә бер генә теләк туа. Әлеге нарасыйларга кабаттан ятим калырга язмасын иде инде. Аларны үстерүчеләргә Ходай озын гомер, саулык-сәламәтлек һәм сабырлык бирсен!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading