16+

Ул минем әнием түгел!

Мин ул авылга килен булып төшкәндә, бергә гомер итәчәк авылдашларымның исемнәрен дә белми идем. Хәер, яши-яши танышып-дуслашып бетәрбез дип уйлаганмындыр. Ә язмыш мине гаҗәеп язмышлы, гыйбрәт алырлык кешеләр белән таныштырды.

Ул минем әнием түгел!

Мин ул авылга килен булып төшкәндә, бергә гомер итәчәк авылдашларымның исемнәрен дә белми идем. Хәер, яши-яши танышып-дуслашып бетәрбез дип уйлаганмындыр. Ә язмыш мине гаҗәеп язмышлы, гыйбрәт алырлык кешеләр белән таныштырды.

 

 

Уйлаган саен күзгә яшь килә, кулым үзеннән-үзе язарга үрелә...
Аның хатыны кибеттә сатучы булып эшләде, кергән һәркемгә якты йөз, матур сүзләрен җәлләмәде, кайчагында үзенә хас үзенчәлек белән сүгенеп куя торган гадәте дә бар иде. Авылның мәңге айнымас ирләрен дә юмалап, матур гына ишек артына озатты, ә кергән һәр балага кәнфит-прәннеген өләшергә онытмады.
Менә шундый шәп кеше ул Вәзирә! Алдын-артын карап кына йөрүче, диләр аның кебекләрне. Ул, эштән кайтуга, тиз генә өстәл әзерләргә, балаларын карарга,  ирен каршыларга тотына. Кулының һәрвакыт камырлы булуына һәркем ияләнгән инде, уңган килен бит! Ә уңган булуының тагын бер сәбәбе бар – өй түрендә бармагы белән генә «приказ биреп»  төп кеше – каенана утыра! Бер генә бөртек тузан өчен дә көн күрсәтми Вәзирәгә – киленнең яманаты авылның икенче очына ук тарала. Ә улы кайткач, май кояшы чыга инде, килененне мактап кына тора.

Вәзирә каенанасының бу кыланмышларына тешен кысып булса да түзеп яшәде, аның турында бер генә гайбәт, начар сүз сөйләмәде ул. Күңеле тулып, мәшәкатьләрдән тәмам арган вакытларында әнисе янына кайтып егылды. «Бүген түзәм дә, иртәгә аерылам»,  – дип елаган кызын авыру ана бер сүз белән генә юатты: «Үтә ул, балам, балаларыгыз хакына түз...» – диде.

Сабыйлары кечкенә шул: Нәсиме – икенче сыйныфта укый, Әнисәсе – балалар бакчасына йөри. Ире эштән көн саен диярлек соң кайта, колхоз эше бетми диюләре дә нәкь аның Айнурына туры килә инде. Шуңа күрә эштән арып кайткан киленне өйдә дә тынычлык көтми, һәм бу көн саен шулай кабатлана.
Айнур белән иртән чәй эчеп утырганда, Вәзирә түзмичә, әйтеп тә куйган иде инде. Хатынының зарлануына ирнең исе китмәде, тәлинкәсен ялап куйды да, диванына барып ятты. Ә Вәзирә аш өстәлендә күз яшьләрен түкте. Соңгы арада үзен авыр хис итә башлады ул: ашавы – ашау, йокысы – йокы булмады.

Хастаханәгә чыгып киткән җиреннән, гел нидер килеп чыгып, кичектереп килде. Иртәгә барам, дип ышандыруына ике ел чамасы үткәч, аяктан егылды. Көчкә тын алып, балаларын ашатырга өлгерде үзе, ә берничә минуттан соң күзен ачканда хастаханәдә ятканын чамалады. Янәшәсендә утырган Айнуры бер кочак кәгазьне кочаклап елый иде.
– Авырганыңны ник яшердең? – дип үзалдына сөйләнгән иренең башына кулын куйды. Айнур, сискәнеп китте, кәгазьләрне яшерде.
– Анда нәрсә язылган? – дип өзек-өзек сорады.

Айнур аңа дәшмәде, палатага кергән табибка күзен кысты һәм Вәзирәнең кулларыннан үпте.
Аннары ни булганын Вәзирә хәтерләми. Ул берничә минут элек нәрсә әйткәнен дә оныта башлады. Айнурының нидер әйтеп бетермәвенә эче пошып, елый иде. Ахыр чиктә үз хәлен үзе аңлап: «Миңа күпме калды?» – дип соравын бирде. Аңа төгәл сан әйтүче булмады. Бу чирне җиңәсе килү теләге көчле булса да, яшәргә өмете аз иде шул Вәзирәнең.

...Хатынын җирләп кайткач, Айнур сабыйларын кочаклап елады. Әниләрен көн саен сорап торган балаларның да йөзләреннән нур качты. Каенана да үзенең гаепләрен аңлап, килене рухына дога кылды, бер-бер артлы кергән авылдашлары белән дә Вәзирәне якты истәлек белән генә телгә алды. Алтын булган аның килене! Бер генә тузан бөртеге өчен ачуланырга кирәк булмаган аны, тырышлыгы өчен мактарга гына кирәк булган!

Кирегә юл юк, тормыш арбасын ничек тә тартып яшәргә кирәк иде. Балалар үсеп буй җиттеләр, Нәсим калага укырга китте, Әнисә имтиханнарына әзерләнде. Аяз көнне яшен суккандай, Айнур беркөнне исереп кайтты. Бусагадан атлап керүе булды, барысын да пыран-заран китереп, идәнгә бәрде. Әнисә, бүлмәдән чыгып, әтисен мондый кыяфәттә күреп өнсез калды. Бер генә тапкыр да хәмер суы эчми иде бит Айнур. «Кемнәр генә юлына аркылы чыккан соң шушының?» – дип уйлады әнисе.

Шушы көннән соң Айнурның аек килеш кайтулары сирәгәйде, дуслары белән көн дә бәйрәм уздырулары ешайды. Эштән дә ике куылып, ике чакырылды. Ә иң аянычы – кызына сюрприз ясап, йортка хатын алып кайтты Айнур. Сап-сары чәчле, зур күкрәкле, кызыл иренле бу хатын-кыз ишектән керә-керешкә үк беркемгә дә ошамады. Түрдә намазын укыган карчык аның белән исәнләшеп тә тормады, тәсбихын тартуын дәвам итте. Ә Әнисә мәктәптән генә кайтып кергән иде. Өйгә хуҗабикә булган бу хатыннан да бигрәк, әтисенә аптырап карады ул: «Син кемне алып кайттың?»  – диде калтыранган тавышы белән. Әтисенә гомерендә бер генә дә каршы сүз әйтә алмаган кызның беренче дорфа кылануы иде бу. Айнур, тезләренә утырган сөйгәнен назлады да, кызы янынарак килеп басты:
– Кызым, таныш бул – бу минем булачак хатыным – Луиза, – диде.

Шушы җөмлә Әнисәгә җитә калды, ул күз яшьләрен тыя алмыйча, елап җибәрде:
– Әти, сиңа без – балаларың алдында оят түгелме? Хурлык бит бу! Әнине уйлар идең әзрәк!
– Кызым, әниең юк бит инде, миңа ялгыз яшәве кыен.
– Син ялгыз түгел, әти, ике балаң, әбиебез бар.
 Айнур аңа хатын-кыз белән яшәү бәхете турында сөйли башлады, Әнисә үзенең бүлмәсенә кереп бикләнде. Ә Луиза бу йортта бик тиз хуҗа булды, аның һәр әйткән сүзенә өйдәгеләр колак салырга тиеш иде. Хатын, йокысыннан торганчы, өйдәге эшләр эшләнгән була, шуңа күрә ул канәгать йөз белән бизәнергә утыра. Бүген «подружкасы» белән күрешсә, иртәгә районга концертка барырга планлаштырды.

Әнисә дус кызларында кунарга ияләште, яшь хатын соң кайткан чакларда гына бүлмәсендә йоклады. Ә берсендә ул үзенең кыйммәтле алкалары, йөзекләре югалганын сизде. Әтисенә әйтеп мәгънә тапмагач, кич белән чәй эчеп утырган Луиза янына керде:
– Әтинең хатыны булуың – минем алкаларыма тияргә ярый дигән сүз түгел, – дип тавыш күтәрде кыз. Луиза аны ишетмәмешкә салышты, телевизорның тавышын катырак ачты.
– Әгәр алкаларымны хәзер үк кайтармасаң, мин сине полициягә әйтәм! – дип янады Әнисә. Луизаның дәшми чарасы юк иде, ул алкалар турында бер ни дә белмәве турында әйтте. Барысына да каенанасын гаепләде. Әбисенең алка урламаганын кыз белә иде, шуңа күрә Луизаның каршыннан китмәде. Яшь хатын, күкрәкләрен киереп өстәлдән торды да, кызның битенә китереп сукты:
– Мин сиңа анаң гына булмам! Шушы башың белән үзеннән зур кешеләргә тавыш күтәреп тор тагын! Алкаларың миңа нигә хаҗәт булсын, үземнең алтыннарым да җитәрлек! – дип чыгып китте.

Әнисә ачырлаганып елады. Ул бүген үк киемнәрен җыеп, өйдән чыгып китәргә әзер иде. Иң кызганычы – әнисеннән калган истәлек алкаларын югалтты бит ул, үзенеке булса, алай тавыш та күтәрмәс иде.
...Айнурны, эштән кайтышлый, капка төбендә чит машина каршы алды. Кызының өйдән зур-зур сумкалар ташыганын күргәч, эшләр мөшкел булуын аңлады. Әнисә әтисе белән исәнләшеп тормады, әбисе белән саубуллаша иде:
– Әби, мин тиздән сине дә алып китәчәкмен. Син кайгырма, яме? Яңа тормышка ияләшим дә, без бергә яши башларбыз.
Әбисе аның җилкәсеннән сөйде, юлына дип акча тоттырды. Айнур кызы янына килде:
– Әнисә, нишләвең бу? Акылдан язуыңмы?
Кызы, машинага кереп утырды. Үзе һаман күз яшьләрен сөртә-сөртә әбисе белән саубуллашты. Машина кузгалып кына киткәндә, тәрәзәне ачып, әтисенә дәште:
– Син бер ялгызың калгач, безне искә төшерәчәксең әле, әти. Ләкин син үзең шулай теләдең.

Машина, озын эзләр салып, авылдан чыгып китте. Айнур «ярык тагарак» белән авылда гомер итә башлады. Көн саен салкын чәй, тозсыз аш белән каршы алды аны хатыны. Кызы белән улы әбиләрен үз тәрбияләренә алгач, Луизасы белән икәү генә калдылар. Бүген дә «иңнәрен иңгә куеп» яшәп ята әлеге пар. Ләкин баштагы кебек өйләреннән яктылык, җылылык бөркелми инде. Айнур эштә көн уздырса, Луизасы бәйрәмнән бәйрәмгә йөри.
Менә шундый язмышлы кешеләр дә була икән тормышта. Алар хакында уйлаган саен, Аллаһтан сабырлык һәм тыныч тормыш сорыйм...

Нурсилә Г.
Биектау.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading