16+

«Үләр алдыннан абыем бер төш күргән»

Актаныш егете Рамил Хөсәенов хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителгән.

«Үләр алдыннан абыем бер төш күргән»

Актаныш егете Рамил Хөсәенов хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителгән.

Ничәмә-ничә тапкыр үлемнән калган батыр ир ялан кырда дрон белән кара-каршы очраша. Аннан төшкән снаряд дулкыны берничә метрга алып ата Рамилне.

 "Гүя томандагы сыман"
Актаныш районының Олы Актаныш һәм Иске Байсар авылына әлеге кайгылы хәбәр кичкырын килеп ирешә... Тетрәндергеч чынбарлык, йорттан-йортка йөреп, һәркемне тирән кайгыга сала. Авыл кешеләре бер йодрык сыман яши бит, шатлыкны да, кайгыны да бергә күтәрә. Ләкин беркемнең дә мондый коточкыч хәбәргә ышанасы килми. Ә Рамил абыйның йортында хатыны Лениза белән ике кызы өзгәләнә.

... Күпме тырышлыклар куеп төзегән тормышлары бер мәлдә бәллүр касә сыман челпәрәмә килә. Күз тигәнме, тәкъдир китабына шулай язылганмы.
Рамил Хөсәеновны 7 март көнне Актаныш районы Иске Байсар авылы зиратына җирлиләр. Авылдашларын соңгы юлга озатырга бөтен район халкы кешеләре җыела. Чөнки тыныч тормышта яшәгән чорда әлеге тырыш, ярдәмчел ирне белмәгән кеше юк.

– Абыемны җирләгәндә берни тоймадым, сизмәдем. Гүя томандагы сыман. Кызлары белән кочакланышып хәсрәтләндек. Кире кайтарып булса икән. Бердәнбер якын туганым мине калдырып китте, – ди сеңлесе Римма. – Әлбәттә, берәү дә мәңгегә килмәгән. Иртәме-соңмы, һәркемгә якыннарының югалту ачысын татырга туры килә. Әмма иңнәргә төшкән шул хәсрәтне күтәрә белү, мәрхүмнәрне хөрмәтләп мәңгелек йортына озату – безнең бурычыбыз. Абыйны мөселманнарча киендереп җирләдек, шул ук көнне әтинең икетуганнарының кафесында өчесен үткәрдек. 30 мартта кырыгын үткәрәбез. Әле менә мәчеткә барып кайттым, сәдака бирдем, догалар укыгач, күңелемдә гүя җиңеллек, күңел тынычлыгы, сабырлык урнашты. Юкса, бу кайгыны күтәрү бик авыр.

“Апаем”, “бәбием” дип эндәшә иде"
Акрын гына Римма белән балачак хатирәләренә искә алабыз. Күп авырлыкларны күргән, сынмаган, сыгылмаган алар.
– Әниебез Хәзинә, әтиебез Рәүфәт исемле, – дип сөйләвен дәвам итте Римма. – Миңа 5 яшь, абыйга 15 яшь булганда, бик каты янгын чыгып, әнием шунда янып үлгән. Ә әтиемнең вафатына быел 7 ел була. Безне кечкенәдән әтиемнең әнисе Мөхәссәнә әбекәй карап үстерде, ул 95 яшендә вафат булды. Абыем 1981 елның 22 августында Башкорстанның Илеш районы Җәйләү авылында туган, әнием шул яклардан безнең. Ә абыйның үсмер еллары Актаныш районы Иске Байсар авылында үтә, ул атлар ярата иде. Әни үлгәннән соң, әтигә ярдәм итим диптер инде, каникуллар вакытында колхозда эшләде. Безнең яшь арабыз 10 ел. Мин беренче сыйныфка укырга кергәндә, ул 11нчегә керде. Бүгенгедәй хәтерлим, мине кыңгырау тоткан 1нче сыйныф укучысын җилкәсенә утыртып мәйданны әйләндерде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң. абыем Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының ветеринария факультетын тәмамлады. Кече яшьтән үк малларны ярата, алар өчен үлеп китә иде ул.

2002-2004 елларда Рамил Россия Кораллы көчләре сафына чакырылган. 3 ай Псковта өйрәнүләр үткәннән соң, аны Санкт-Петербург янындагы хәрби частькә билгеләгәннәр.

– Армиядән кайтканнан соң, үзен озатып калган, көткән Олы Актаныш кызы Лениза апа белән гаилә корырга ниятләде, – ди Римма. – Алар Байсарда танышканнар икән. Бер-берсен аңлашып яшәделәр. Әнә хәзер ике кызлары бар. Олылары Эвелинага быел 18 яшь тула, кечесенә 13 яшь. Өйләнешкәч, Рамил абый Актанышта төпләнеп калды. Йорт җиткезде, район ветеринария станциясендә эшләде. Авылларда белмәгән кеше юк иде аны, үз эшен яратып, бөтен күңелен биреп эшли дип әйтәләр иде аның турында. Дәү әниебез, әтиебез дә бакыйлыкка күчкәч, Рамил абый миңа әти дә, әни урынына калган кеше булды. Кирәк чакта терәгем дә, киңәшчем дә, җылы итеп “Апаем”, “бәбием” дип эндәшә иде. Чабыш аты асрады, ел саен чабышкы ат алып, шуны ярышларга әзерли. Тынгысыз, җаны-тәне белән авыл җирен яраткан кеше булды.

"Икенче тапкыр туган көнем”
2022 елның сентябрь ае. Ил күләмендә мобилизация игьлан ителә. Рамил абыйны да читләтеп үтми ул. Повестка килгәч тә, ялгыштыр дип бармый кала, моннан тыш, яше дә бар бит, кырыктан узганнарын алмыйлар дигән имеш-мимешне ишеткәч, бигрәк тә юана. Тик озакка түгел. Тиздән өйләренә полиция хезмәткәре килеп үзе тапшыра ул кәгазьне.

– Казанга озаттык, киткәндә: “Кайтам, борчылма, балалар хакына барыбер кайтам”, диде. 1232 полкка мотоукчылар ротасына билгеләделәр. Казанда бер ай булганнан соң, аларны махсус хәрби операция зонасына озаттылар. Чикне сакладылар, Аннан соң иң кайнар нокталар. Бер атна алгы сызыкта, аннан ике атна ял итәләр. Шундый бер бәрелешләр вакытында абыем каты яраланган, аягына ярчыклар кергән иде. Ун көн Луганск госпиталендә дәваланды. Ярчыкның берсен алдылар, калганнарын алдырмады. Ялга кайткач, Казан табибларына күренәм, үзебездә алдырам дип хыялланды. Госпитальдә дәваланган вакытта абый янына икетуган абыебыз килә. Планнар корып утырганнар, абый аларны: мин кайткач, Актанышка кунакка кайтыгыз, дип чакырган. Планнары бик зурдан иде, дип искә ала Рәшит абый, – дип сөйли Римма. – МХОга киткәннән бирле ике тапкыр ялда булып киткән иде. Узган елның 19 мартында кайтты ул Актанышка, бөтен туганнарны җыйды, рәхәтләнеп аралашып, хатирәләрне яңартып утырдык. Әти-әнинең каберенә барып кайттык. Яу кырында булган хәлләр турында искә алырга тырышмады ул. Туганлашып беткән егетләрне югалту нык авыр, күңеле тулып кайчак елап та ала. 2023 елның 22 декабрендә роталарыннан абый берүзе каты бәрелештән исән чыга. Актаныш егетләре Нияз Фәррахов (батыр егетне 16 март көнне Актаныш авылына алып кайтып җирлиләр, ред.иск.) белән Илнар Талипов (әлегә табылмаган ред.иск.) яу кырында ятып кала. Абыем яшел зонага чыккач, Лениза апага “22 декабрь икенче тапкыр исән калган көнем, икенче тапкыр туган көнем”, дип күз яше белән елап шалтырата. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә саклап калган аны. Башка ротадагылар аңа карап шакката: “Күлмәктән тугансың син, брат”, диләр.

Ләкин озакка түгел. Февраль ае башында Авдеевканы каршы як сугышчыларыннан азат итү буенча уникаль операция башлана. Каты бәрелешләр барышында егетләр чын каһарманлык үрнәге күрсәтә. Шул тирәдә булган көчләрне шунда җибәрәләр. Шул исәптән Рамилның яңа ротасын да әзерли башлыйлар.

"Ике саны аны сагалады" 
– Әллә юксынуы көчле булганмы, әллә аннан исән чыга алмаслыгын уйлапмы, 15 февраль көнне абыем төнлә бөтен туганнарыбызга шалтыратып чыга. Бераз сөйләшә дә, күңеле тула. Миңа да шул көнне төнлә шалтыратты, әле әрләп тә алдым үзен. “Әйдә, иртән сөйләшербез, соң инде”, дидем. Иптәшем Илнур аш бүлмәсенә чыгып сөйләшеп алды. 19 февраль көнне аларны иң каты бәрелешләр барган участокка кертәләр, 22 февральдә абыем һәлак була. Яу кырында янына Петя исемле егет килә, дару сорый, шул вакыт алар өстенә дрон очып килә. Аннан төшкән снаряд шартлау дулкыныннан абыйны әллә ничә метрга алып аткан. Петя исән. Каты яраланган. Абыйның үпкәсенә ярчык эләккән. Күп кан югалткан, райондашыбыз Зөлфәт тә аның ротасында иде, бермәлне караса, абый йөзтүбән ята икән. “Кем, кем, әмма Рамил абый булмас, дип уйладык. Ул ялын күпме көтте бит”, дип сөйләде егетләр. Абыйның гәүдәсен Зөлфәт алып чыга, ә 24е аның гәүдәсен Ростовтагы моргка алып китәләр. Абыйның мәңгегә күзен йомуы турында иң беренче хатыны Лениза белә. Мин ул көнне чәчтарашханәдә идем. баштан Лениза апа шалтыратты. Соңрак Эвелина шалтыраткан, телефонымның тавышы басып куелган, нидер булган дим. Ирем шалтыратты, хәлләрне белеште. Ә аннан соң Эвелина, “Әтием киткән, әтием юк бит”, диде елап. Ничек өйгә кайтып җиткәнмендер, әле дә хәтерләмим. 10 көннән соң гына Ульянга кайтардылар табутны. Волонтерыбыз, изге җанлы Руслан Ханов үзе барып алды абыемның җәсәден. Аңа бик зур рәхмәт, соңгы кадәр безнең белән булды. Байсарда әти-әни, әбекәй янында җирләдек. Берүзем калдым, ярый әле терәгем - гаиләм бар.

Римма сүзләренә караганда, Рамилне гомере буе 2 саны озата барган. Әңгәмәдәшем саный китте, ә мин гаҗәпләндем, сәерсендем.

– Армиягә киткән еллары да 2002-2004, мобилизация 2022 елда башланды. Туган көне 22 август, соңгы сулыш алган көне 22 февраль. Моннан тыш та, сәер хәлләр булды инде. Үләр алдыннан абыем бер төш күргән. Имеш, бөтен солдатларны тезеп бастырганнар, аларның барсына да медаль биргәннәр, ә аңа бер капчык бәрәңге. Бу нигә икән дип сөйләгән ул Лениза апага. Бәрәңге җир астында үсә, без моны яхшыга юрамадык. Моннан тыш, февраль башында абыем Лениза апага бер сәгать фотосы җибәргән дә, “Менә моны минең туган көнемә бүләк итәрсең әле”, дигән. Лениза апа гаҗәпләнеп: “Туган көнең җәй көне генә бит”, дигән. Ә Абыем: “Туган көн тиз җитә ул”, дип җаваплаган, – ди Римма.

"Рамил киткән бит", диде. Ышанасы килми"
Рамил Хөсәеновнең яшьлек дусты Ирек Мөхәммәтдинов аны күз яшьләре белән искә алды.
– Без 8нче сыйныфта укыганда алар Казахстаннан күченеп кайтты, – дип сөйләде ул безгә. – Әтиләре безнең авылдан булган. Байсарныкы. Әниләре без 10нчыда укыгандв, җәй көне үлде. Ул Башкортстаннан, Җәйләү авылыннан иде. Туксанынчы еллар. Авыр вакыт. Бергә укыдык. Бергә мәктәптәге дәресләрдән соң колхозга эшкә чаба идек. Рамил ат караучы булып эшләде. Әле 9ны тәмамлаганнан соң аның белән Минзәләгә укырга китәргә дә уйлаган идек. Ул вакытта Зарипов Әсхәт Хасанович мәктәп директоры иде, ул безне китмәгез, сез бит бәләкәй, дип кире үгетләде. Унберенче сыйныфны тәмамлаганнан соң Рамил Минзәләгә, мин Чаллыга киттем. Ветеринарлыкка укыды. Былтыр мәктәпне тәмамлавыбызга 25 ел, сыйныфташлар белән очрашу булды. Рамилең ялга кайтуын көтеп торып, кисәк кенә оештырдык без аны. Аның белән ватсап, телеграмм аша тавыш хәбәре белән аралашты, беркайчан да зарланмады. Рамил, сине көтәбез, син исән-сау кайт әйдә, дидем. Әле дә ул тавыш хәбәрләр телефонда сакланган. Һаман шуны тыңлыйм да елыйм. ... Үзем Әлмәттә яшим, авылга кайткан идем. Сыйныфташ шалтыратты. "Рамил киткән бит", диде. Ышанасы килми. Ышанмадым, Руслан Ханов дигән волонтерга шалтыраттым. Ирек абый, дөрес, диде. Лениза янына киттек, янында туганнары бар иде. Менә шулай батырларча һәлак булган яшьлек дустым белән хушлаштык. Урыны җәннәттә булсын.

Язманың тулы варианты "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының 22 мартында чыккан 22 санында басылган иде. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

24

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading