– Фәнил, Фәнил, дим, син нәрсә чукракмы әллә?! Мин сиңа инде өченче тапкыр бер үк нәрсәне әйтәм, ә син игътибар итмисең, – хатыны Ләйсирә аптырап аңа карады.
...Алар башкалада университетта укыганда танышты. Егет белән кызны Ходай нәкь бер-берсенә яраштырып, охшатып дөньяга китергән, күрәсең. Шундый охшашлар иде алар. Әйтерсең лә, игезәкләр. Яшьләр тәүге очрашуларыннан соң, бер-берсеннән башка яши алмады. Университетны тәмамлаганнан соң кыз белән егет эшне озакка сузмыйча, ярәшеп тә куйдылар. Егетнең әтисе каладагы иң дәрәҗәле уку йортларның берсендә проректор, ә кызныкы – танылган түрә. Моны белгән күпләр, бу туй исәп-хисап буенча, һич кенә дә чын сөю белән түгел, дип пышылдаштылар.
Шәһәр үзәгендә матур һәм зур фатир сатып алды яшьләр. Фәнил, укуын тәмамлаганнан соң, шунда ук әтисенең энесе җитәкләгән оешмага эшкә урнашты, биредә аны башкарма директор урыны көтә иде инде. Ә Ләйсирә исә министрлыкта белгеч булып эшли башлады. Вакыйгалар, якты тәэсирләр һәм даими мәшгульлек эчендә кайнап, алар бары төнлә генә очрашалар, ә иртән һәркайсы үз эше белән китеп бара...
– Фәнил, бик зур яңалыгым бар! Мин... мин шундый бәхетле... сүзсез калдым, хәтта... безнең балабыз булачак! – диде Ләйсирә, дулкынланудан өзек-өзек тавыш белән. Нык тәэсирләнгән чакта, аның тотлыгу гадәте бар иде.
Фәнилнең әлеге сүзләрдән тамагы кипте. Биш ел! Биш ел буе алар бала табу турында хыялланды. Биш ел дәвалану, борчылу, табибларга йөрүләр, туктаусыз тикшеренүләр... һәм аларның хыяллары чынга ашты!
– Ләйсирәм! Бу бит искитмәле! Кич белән ресторанда очрашырбыз. Бу вакыйганы билгеләп үтәрбез. Нинди шат икәнемне күз алдына да китермисең! – диде Фәнил калтыранган тавышы белән трубканы куйды да, чак кына елап җибәрмәде.
...Ләйсирә унбер сәгатькә якын бала тапты. Аллаһка шөкер, бар да уңышлы узды. Биш килограмм авырлыкта кара тутлы, каты тавышлы малай дөньяга килде. Улының кара тәнле булуы Фәнилне гаҗәпләндерде. Ул үзе ак тәнле, кояш нурлары астында янып, шуннан аллергия чыгып, гомере буе газапланды.
– Сары авыруы... – диде яшь шәфкать туташы аның сорауларына каршы һәм Фәнил шуннан соң гына тынычланды.
Тора-бара баланың тәне бераз агарды, ләкин ахыргача түгел. Малайны Дениз дип атадылар. Әнисе шулай теләде, ә Фәнил бәхәсләшмәде. Дениз яшькелт күзле Ләйсирәгә дә, зәңгәр күзле Фәнилгә дә охшамаган. Ул коңгырт күзле, кара чәчле.
– Фәнил, балалар үсә-үсә йөз төрлегә әйләнә. Мин менә кытайга охшаган булып тудым. Дөрес! Минем кашларым юк иде, кылый күзле һәм сары тәнле булып туганмын. Дениз да үзгәрәчәк, үсәчәк, – дип көлде Фәнилнең хатыны.
– Фәнил, мин сиңа тагын бер кат әйтәм! Мине бу няня канәгатьләндерми! Ул русча начар белә һәм Денизны карамый да! Иртәгә үк яңа няня табырга кирәк. Фәнил, син мине тыңламыйсың... Синең улыңны караучы юк, ә сиңа барыбер?
Ләйсирә балага бер яшь тулганнан соң, өй бакасына әйләнәм дип эшкә чыкты, ә бала няняга калды. Инде ике няня алышынды аларда. Берсе дә Ләйсирәгә ошамады. Ә Фәнил хатын-кыз эшенә кысылмады.
Теге сәер смс килеп, бер атна үткәннән соң, ул үз-үзен белештермичә йөрде. Тынычланырга тырышып карады. Янәсе, ул җитәкче вазифасында, эшендәге берәү ачудан аны чыгарыннан-чыгарырга тели. Әллә соң акча таләп итәргә җыеналармы? Ләкин шантажист кайда соң? Бернинди таләпләр дә булмады. Ахмак смс.
Дүшәмбе көнне ул улының тарагында калган бер-ике чәч бөртеген алды да, пакетка салды. Исәбе-ДНК тест ясату, барлык шикләрне юкка чыгару...
Ә бүген Фәнил анализ нәтиҗәсе артыннан шәхси клиникага килде. Хастаханә исе аңкып торган ак конвертны алгач, озак кына машинада утырды һәм аңа карап торды. Ачмады, куллары күтәрелмәде аның. Хәер, Фәнилнең үз соравына җавабы күптән билгеле иде. Ир бар көчен бер йодрыкка төйнәп, тиз генә конвертны алды да калтыранган куллары белән кәгазьне ертты. Күз алдында хәрефләр сикерә башлады. Шулчак Ләйсирә шалтыратты, кибеткә барган, килеп алуны сорый.
Гадәттә, ир машинадан төшеп баланы үзе автокреслога беркетә иде. Бу юлы ир урыныннан кымшанмады да. Ләйсирә шаккатып иренә карады.
– Ләйсирә, миңа барысы да билгеле. Син гаиләбезне җимердең. Ничек ышанган идем сиңа. Сине бит алиһәгә тиңләп йөрдем, – диде ул карлыккан, тонык тавыш белән, хатын шунда ук аның нәрсә әйткәнен аңлап алды.
– Каян белдең син аны? Кем әйтте? – диде ул, озак кына сүзсез торганнан соң.
– Мин аноним смс алдым һәм тест ясаттым. Дениз минем улым түгел.
Ләйсирә иренең сүзләренә исе дә китмичә, сумкасыннан кершәнен алды да, битенә яга башлады һәм башын аңа таба борды.
– Син бала теләгән идең, ә монда шулай килеп чыкты... һәм мин уйлап куйдым, нинди аерма бар соң, синекеме, башка берәүнекеме, чит балалар булмый бит. Син аны үзеңнеке итеп тәрбияләдең бит, димәк, ул синеке... – диде хатын әкрен генә Дениз ишетмәсен дип. Арткы утыргычтагы балалар креслосында утырган малай әнисе телефоныннан йотлыгып китеп мультфильм карый иде.
– Ни сөйлисең син, Ләйсирә! Нинди оятсызлык бу! Мин сине андый дип белми идем. Кем соң ул?..
– Нигә оятсыз? – Ләйсирә иренең халәтенә исе китмичә, бармакларына әле яңа ясалган маникюрына сокланып карап утыра бирде. – Мин һәрчак сиңа яхшы мөнәсәбәттә булдым, син яхшы ир. Без яшь, бай, уртак балаларыбыз булачак әле. Булмаса тагын, берничә сабыйны уллыкка да ала алабыз, акчабыз җитәрлек. Кем соң ул дисеңме? Әйе, универда укыганда бер ботаник төрек егете бар иде бит әле, аның белән очраклы рәвештә эш буенча күрештек, ул илчелектә тәрҗемәче булып эшли икән. Күптән мине яратуы турында сөйләде.
Кешенең кешдя ни эше бар, баланың бяхетен тартып алган кеше гэнахасын кая куяр икян, бик кэнчел кара эчле кеше булып чыга, хатыныда бердя дэрес эшлямягян, шулай да кеше арасына кергян кеше, кеше тюгел, шушындый халдян соң, смс язган кара эчкерле нинди йөзе белән дэньяда шатланып яши микән,
0
0
Без имени
0
2
Балада бик жэл ,иредэдэ.
0
0
Без имени
3
1
Без капчыкта ятмый,иртэме,сонмы баребер ""беленэчэк.Тик бу очракта смс язучыны якламасам да,сэбэп башка.Узен жаны-тэне белэн яраткан ирен нык кимсетүдэ.Синең кебеклэргэ баребер тугелме,узеннеке ни дэ,кешенеке дигэн кебек.Оялу,гафу,кичеруне сорауның эзе дэ юк.Э бала жэл,жил янгыр тидерелмичэ уссэ дэ дореслек калкып чыккач,бик авыр булачак.
Байлык белэн бозылган,буш кунелле,таш "курчаклар"ирлэрне алдый алсагыз да Аллаһ ны алдый алмыйсыз жэзасы каты булачак,исегездэ тотыгыз дип кычкырасы килэ.
Комментарийлар
1
2
Кешенең кешдя ни эше бар, баланың бяхетен тартып алган кеше гэнахасын кая куяр икян, бик кэнчел кара эчле кеше булып чыга, хатыныда бердя дэрес эшлямягян, шулай да кеше арасына кергян кеше, кеше тюгел, шушындый халдян соң, смс язган кара эчкерле нинди йөзе белән дэньяда шатланып яши микән,
0
0
0
2
Балада бик жэл ,иредэдэ.
0
0
3
1
Без капчыкта ятмый,иртэме,сонмы баребер ""беленэчэк.Тик бу очракта смс язучыны якламасам да,сэбэп башка.Узен жаны-тэне белэн яраткан ирен нык кимсетүдэ.Синең кебеклэргэ баребер тугелме,узеннеке ни дэ,кешенеке дигэн кебек.Оялу,гафу,кичеруне сорауның эзе дэ юк.Э бала жэл,жил янгыр тидерелмичэ уссэ дэ дореслек калкып чыккач,бик авыр булачак. Байлык белэн бозылган,буш кунелле,таш "курчаклар"ирлэрне алдый алсагыз да Аллаһ ны алдый алмыйсыз жэзасы каты булачак,исегездэ тотыгыз дип кычкырасы килэ.
0
0