Чатан аяклы Гаяз абый Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Ул авылда ун еллап яшәде. Каян безнең якларга килеп чыгу тарихын белмәсәм дә, сәбәбен әзрәк чамалый идем.
Үземнең дә балалыктан үсмер чорга күчкән чагым. Күп нәрсә белән кызыксынырга яраткангамы, авыл читендә урнашкан су куу җайланмасы – водокачка янындагы алачыкта яшәп, көн күрүче Гаяз абый белән дустанә аралашып йөрдем.
Ул тимер койма белән уратып алынган биләмә – территория ниндидер ямьле, үзенә җәлеп итә торган нурлы иде. Водокачка алачыгында даими яшәгән Гаяз абый анда яшелчә бакчасы ясады. Үзенә ел дәвамына җитәрлек бәрәңге, яшелчәләрне шунда утыртты. Тәртип белән ясалган түтәлләрдә суган, кишер, кәбестә, бәрәңге, чөгендер, помидор, кыяр, ул чакта мин белмәгән әллә нинди тәмләткеч үләннәр, ә койма кырыйларында – аллы-гөлле чәчкәләр үстерде. Соңгылары бигрәк тә күңелгә хуш килә иде. 60нчы елларда авыл халкы үз бакчаларында яшелчә үстерү белән әллә ни мавыкмады бит. Хуҗалык ындырында төп культура – бәрәнге, бераз суган утыртылды.
Тагын Гаяз абый укырга яратты. Гел авыл китапханәсенә йөрде, почта аша “Аргументы и факты”, “Правда”, “Труд”, “Комсомольская правда” белән бергә татарча гәҗитләр дә алдыртты. Дөньяви хәлләр, иҗтимагый, сәяси, мәдәни, икътисади, көнкүреш мәсьәләләрен яктырткан материаллар аның күңеленә хуш килә иде. Әңгәмәдәшемнең белеме дә, күпкырлы кызыксынуы да булганга, үзара аралашулар минем өчен үзенчә бер сабак булды. Гаяз абый беркайчан тәмәке тартмады, исерткеч эчемлекләр белән мавыкмады. Ул яшәгән тыйнак алачыкта һәм яшелчә бакчасында уникаль тәртип булуына гаҗәпләнеп, нык соклана идем.
Сугышка чаклы ул педучилищеда укыган, аннан мәктәптә укыткан. Белемле, оештыру сәләтенә ия булган батыр сугышчы фронтта капитан дәрәҗәсенә күтәрелгән, рота командиры итеп билгеләнгән. Каты бәрелешләрдә яраланып алган контузияләр эзсез калмаган, сәламәтлегенә шактый зыян килгән.
Сугыштан соңгы елларда, белеме дә, хәрби дәрәҗәсе дә булганлыктан, аны колхоз рәисе итеп билгеләгәннәр. Үзенә дә, башкаларга да нык таләпчән фронтовик гадел җитәкче булган. Тәртипсезлекләр белән аяусыз көрәшкән. Төрле әвеш-тәвеш китерүләргә күз йома белмәгәнгә, аның җитәкчелек эшенә аяк чалучылар табылган...
Сталин идарә иткән кырыс заманада Гаяз абый, кулга алынудан чак котылып, безнең якларга килеп чыккан. Аңа районның авыл хуҗалыгы техникасы оешмасы – сельхозтехника урнашкан зур авылны тулысынча су белән тәэмин итү эшен йөклиләр. Берүзе кулдашсыз – напарниксыз, алсыз-ялсыз дистә елдан артык шул хезмәтне башкара. Беркемгә дәгъва белдерми, кинаяләр белән җитәкчеләр юлын таптамый, бернинди запас частьләр, әйбер сорап, борчымый. Шыпырт кына үз җаена яши, эшли бирде.
Ул гел пөхтә киенеп йөрде: аягында ялтырап торган яловый итек, өстендә галифи чалбар белән һәрбер төймәсе төймәләнгән фронт гимнастеркасы иде.
Бер мәлне читтән килгән бер бушкуыкны управлящий хуҗалык эшләре буенча мастер итеп билгели. Тегесе килә-килешкә Гаяз абыйга бәйләнергә тотына: водокачка янындагы гөрләп үсеп утырган яшелчә бакчасы аның канын кыздыра: “Бу территориядә әйбер үстерергә ярамый”, – дигән таләп куя. Исереп килеп, яшелчәләрне таптап, гөлбакчаны тар-мар итә. Мәсхәрәләнгән Гаяз абыйның түземлеге бетә. Ул да җавапсыз калмый, җиргә салып, исерек мастерны әйбәтләп тәпәли. Һәм шул көнне үзе авылдан билгесез юнәлештә юкка чыга.
Бушаган урынга мастер читтән килгән ниндидер танышын урнаштыра. Яңа су хуҗасы ике генә көн нормаль эшли дә, салырга тотына. Шул сәбәпле, вакытында су куылмый, авыл халкы суга кытлык кичерә башлый, ризасызлык, гауга куба. Агрегатлар туктаусыз ватыла, насослары эштән чыга. Слесарьларны чакыртып, сәбәпләрен эзләтәләр. Тегеләре эш җаен белми, Ә бит Гаяз абый заманында чишмәдән ургылып аккан кебек, су даими килеп торган. Бөтен агрегатлар үз көченә эшләгән, дистә еллар дәвамында җирле хуҗалар да, слесарьлар да аларның ватылганын абайламаган да, белмәгән дә.
Суның кадере чишмә корыгач беленә, кешенең кадере киткәч беленә, ди халык мәкале. Гаяз абый китап, гәҗитләр кенә укып ятмаган икән, алтын куллы да булган: бөтен ватык-чытыкларны үзе төзәтеп, техниканы кайгыртып, вакытында карап торган икән, ләбаса!
Шул гаугалы вакыйгалардан соң, сельхозтехника җитәкчесе мастерны вазифаларыннан азат итеп, гади эшче итеп калдырган. Болай да хәмергә битараф булмаган мөртәт, башы-аягы белән эчүгә сабышкан.
Гаяз абыйның әллә каян нурлар чәчеп торган гөлбакчасы тар-мар ителгәч, водокачка яны шыксызланып калды. Тора-бара ул җирне биек чүп үләннәре басты.
Гаяз абый авылдан киткәндә мастер турында кемгәдер: “Аның белән каберең янәшә булмасын!” – дип әйткән булган дип, сөйләделәр. Күрәсең, ниндидер авыл кешесе белән элемтәдә булган. Мин, инде ул вакытта укырга дип, Казанга ук киткән идем.
80нче еллар ахырында Гаяз абый бакыйлыкка күчкән. Үләр алдыннан үзе әйткән васыяте буенча, аның җәсәде авыл зиратында җирләнгән.
Язмыш шаяруы дип әйтимме, сәрхүш мастер да шул көннәрдә авариягә эләгәп, җитди имгәнә. Үзе әҗәленә тигән халәтен сугыш кырларында сәламәтлеген югалткан фронтовик Гаяз абыйны рәнҗеткәне өчен Аллаһ биргән сынау, җәза дип бәяләгән. Күргән-белгән һәр кешедән Гаяз абый турында сорашкан. Аллаһка ялварып, ярлыкау сорап, тәүбәгә килгән. Казан бүлнисендә уңышсыз ясалган операциядән соң күзләрен ул да мәңгегә йомган. Ун көн аралыгында икесенең дә каберләре зиратта янәшә урын алган.
Күрәсең, олы җанлы Гаяз абый мастерга ачу сакламаган, аның әшәке кыланмышларын кичерә белгән. Җәсәдләре янәшә булса да, ахирәт тормышлары төрледер дип, уйлыйм. Аллаһ Үзе хәерлесен кылсын, Аңа бары да билгеле.
Шәфкать Ганиев.
Ижау шәһәре.
Комментарийлар