Мин андый-мондый малай түгел инде, үзең дә беләсең ич, мин бер генә әйтәм, әйтсәм - үтим. Акчага да саран түгел инде, үзең беләсең. Кешене кеше итеп тоткан нәрсә акча түгел ич инде. Мин акчалы чакта да, акчасыз чакта да кеше - син моны үзең дә яхшы беләсең.
Скопировать ссылку

Вәт, шул акча кирәк булган өчен мин әллә ничә җирдә эшлим. Бер җирдә дә әйбәт түләмиләр. Бөтен әйбәт түләми торган җирләрне бергә җыйгач, әйбәт кенә акча килеп чыга. Аның каравы, бер җирдә дә әйбәт эшләргә кирәкми - аз-маз көч куйсаң җитә. Ну, заманы шундый инде, үзебез дә шундый. Вәт шул әйбәт түләми торган җирләрнең берсеннән бер мәлне әйбәт кенә премия язганнар. Күргәч, күз маңгайга менде. Бухгалтерга кереп кабат-кабат чутлаттым. Дөрес булып чыкты. Миңа. Ай ярымлык хезмәт хакы. Ун мең! Утыз булырга тиеш дисең инде син, юк алай түгел. Ну, син гәзит сүзе сөйләмә әле. Ун мең - и баста. Вәт шул премия дә кешене бәхетле итә ала икән.
Комментарийлар
0
0
Минем сымак ыштансызлар бар икэн...
0
0
0
0
Эчне катырды колдереп? бик тэ кызыклы хэм кызганыч. Чонки, нормальный хезмэт хакы тулэмэгэн илдэ яшибез! ?
0
0