- Аерылышканда миңа 28 яшь кенә иде бит, -дип дәвам итте хикәятен таныш булмаган танышым. - Миңа өч бүлмәле фатир бирделәр, балаларның әтисе дә яңа хатыны белән шул ук йортта яши, кызлары туды. Күрәм, салгалый башлады, сала да безнең ишекне кага. “Гафу ит, кушылыйк”, - ди. Хыянәтен кичермәдем, бәгырем каткан иде. Балаларны кеше итәргә абыем, сеңелләрем белән кияүләрем нык булыштылар, рәхмәт аларга! Малайларым шәһәрдә үссәләр дә авылның бөтен эшен беләләр: печәнен дә чабалар, сыерын да савалар. Уртанчы улым мәктәптән соң армиягә кадәр бер ел авылда яшәп торды. Ул вакытта әти гүр иясе, нәнә дә картайган, ә абый авыр операция кичергән әле өйләнмәгән чагы иде. Малайга сыерны бер тапкыр гына савып күрсәттем, бер ел бер сүз китермәде, балакаем!
Нәфисә ятим үскән малайларының бала чакларын кызганып булса кирәк, күз яшьләрен зәңгәр халатының яка чите белән сөртеп алды.
- Балаларга усалрак та булдым бугай инде мин. Усал булмасаң, малайларны ничек кулдан ычкындырмый үстерәсең. Эшләп үстеләр, укыдылар, гаилә кордылар, хәзер дә сүземнән чыкмыйлар. Киленнәргә дә әйтәм: “Суыткычыгызда ризык торсын, ашарга пешерергә иренмәгез”, - дим. Гаиләдә бер-береңә тугрылык кирәк. Малайларыма да, киленнәремә дә шуны искәртеп торам. Аллага шөкер, дус-тату яшиләр.
- Ирегез белән дуслашмадыгыз инде, алайса.
- Хыянәтеннән соң мин аны ирем булуын күңелемнән сызып ташладым. Бер вакытта да хәтта “элеккеге ирем” дип тә атамадым. Балаларның атасы эчте, шул сәрхүшлеге белән алтмыш яшен дә тутырмыйча үлеп тә китте. Соңгы юлга озатырга кердем, балалар аталарының каберенә кайтып йөриләр. Кечкенә чакларында әйтмәделәр, хәзер: “Әти кайткан булса ярый иде”, -диләр. Барыбер әтиләре кирәк булган. Башка иргә кияүгә чыкмадым, үҗәтләнеп эшләдем, читтән торып укыдым. Завод әллә ни зур түгел иде безнең, башта мине цех җитәкчесе, аннан соң баш инженер итеп куйдылар.
Нәфисә көлеп җибәрде.
- Нәрсә, берәр әкәмәтләр булдымы әллә?
- Завод техникасыз, станокларсыз булмый бит инде ул. Карыйм, җитештерү цехында өч хатын белән бер ир-ат смена ахырына тәмам исерешеп бетәләр. Кысылсалар яки егылып төшсәләр миңа җавап тотасы, ләбаса. Завод ишегеннән тикшереп кертәм, күз уңыннан ычкындырмыйм. Бер ир, бер хатын эчүдән туктады, ә икесе кичкә һаман исерек. Аракыгызны табам, таш идәнгә бәреп ватам, дидем. Колакка пышылдадылар, зур күкрәкчәле хатын кечкенә аракы шешәләрен имиләре артына тыгып заводка алып керә икән. Ишек төбендә - проходнойда туктатып, күкрәкчәсеннән ике шешәне сөйрәп чыгардым да идәнгә бәреп ваттым. Еламыйлар гына болар мин сиңа әйтим. “Каян гына килдең син? Бер кешегә тынгылык бирмисең”, - диләр. Зур күкрәкле кыз инде үзе дә пенсиядә. “Шул вакытта эчүдән туктатмасаң, мин кияүгә дә чыга, балаларымны да үстерә, оныкларыма да сөенә алмаган булыр идем”, - дип, очрашкан саен рәхмәтләр укый хәзер.
Гыйбрәтле кыйссалар тыңлап, вакыт үткәнлеге сизелмәде дә. Ул арада мин көткән кеше дә кайтып җитте. Нәфисә идән читендәге саргайган яфракны җәһәт кенә алды да үз юлы белән китте...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар