Язиләнең улы тугач, үзем дә сизмәстән, дустымнан көнләшә башладым. Ни өчен аның барысы да бар, ә мин әле дә ялгыз? Алай гына да түгел, аларга еш барып йөргәч, Язиләнең иренә гашыйк булдым. Торсам да, ятсам да, уемда гел ул. Болай ярамаганын беләм, тик бернишли дә алмыйм.
Язиләнең ире миңа бик яхшы мөнәсәбәттә. Әгәр Язилә белән уйнап кына сүз көрәштерә башласак, ул һәрвакыт мине яклап чыга. Эштән кайтышлый, кибеткә кергәч, Язиләгә шалтыратканда да (мин аларда булганда): “Ләйсәнгә нәрсә алыйм?” – дип сорарга онытмый. Беләм, ул мине бәлки сеңлесе кебек якын итәдер, тик мин генә аңа бөтенләй башка хисләр кичерәм. Бу хисләрдән ничек арынырга, нишләргә? Язиләнең тормышыннан да юкка чыга алмыйм, ул моны беркайчан да аңламаячак һәм кичермәячәк...
Комментарийлар
0
0
Әле кеше дөньясын туздырасың бар икән үскәнем. Син бит үзеңне үзең аклау өчен генә язасың. Әз генә җылы караш күрсәтсә, ике дә уйлап тормыйсың, астына кереп ятасың.
0
0
0
0
Семья бозганчы,дуслыгынны Оз ,кеше бэхетен жимереп Бэхетле була алмассын.
0
0
0
0
Ашыкма аларга гел барып йорема и Узен,а але ир табарсын. И онытырсын, ул кешене. Минем баштан кичте белам.
0
0