Наил кечкенәдән табигатьне яратты. Бүтән балалар урамда туп тибеп уйнаганда, яисә тауда чана шуганда ул урманга, тауга йә елга янына юл тотар иде. Кечкенә вакытында яфраклар җыеп күңелен юатса, үсә төшкәч агачлар утырта, кышларын урман җәнлекләренә дип ашарга ташыды.
Аның кадәр дә нечкә күңелле, табигатьне саклаучы булдымы икән дөньясында? Күпләр Наилнең бу шөгелен аңламады, аннан хыялый, исәр дип көлделәр. Тик егет үзеннән көлүчеләргә игътибар бирмәскә тырышты.
Вакыт үтә торды. Урмандагы һәр агачны, һәр сукмакны яттан белүче егет тә үсеп буй җитте. Армия хезмәтенә барып кайтты. Ә аннан соң күрше авылдан бер дигән кәләш Миләүшәне алып кайтты. Матур гаилә тормышы әнә шулай башланды. Наилнең хатыны ире кебек үк табигать өчен үлеп тормаса да, матурлыкны бәяли белә иде. Өйләре дә, бакчалары да шау чәчәктә утырды, җиләк-җимеш агачлары мул уңыш бирде.
Гаиләдә бер-бер артлы балалар туа торды. Наил уллары үсә төшкәч аларны яраткан урманына алып бару, үзе генә белгән сукмаклардан йөртү, табигать белән таныштыру турында хыялланды.
Олы улына биш яшь тулган көнне, гаилә табигать кочагына ял итәргә чыкты. Урман читендәге кечкенә генә күлгә ял итәргә төшкән кыр казларын күреп, барысы да бу матурлыкка сокланмый кала алмады. Әнә, иң алдан әнкә каз йөзә, аның артыннан җиде баласы бер тотам калмый тагылып йөзәләр. Наилнең шатлыгы эченә сыймады. Күр әле бер генә, соңгы елларда мондый хәлнең, гаиләләре белән бер төркем казларның елгаларына төшкәннәре юк иде бит. Яхшыга бу, яхшыга, дип юрады ир.
Көн саен килеп кыр казларын күреп китүне бер гадәткә кертте Наил. Иртән йокысыннан торуга күңеле елга янына, яраткан казлары янына чакыра иде аны. Сабый бала уенчык өчен сөенгән кебек, гомер уртасына җиткән ир әнә шул казлар белән юанды. Миләүшәсе дә иренең табигать җанлы булуын белгәнгә күрә, аның көн саен урман ягына китеп югалуларына сүз әйтергә базмады. Нигә шуның өчен генә вакланып торырга соң әле? Ире эчми, бар эш тә кулыннан килә, балалары, үзе өчен җанын бирергә әзер. Ә гаилә тынычлыгы өчен шулар бик җитеп тора.
Наил яраткан казларының елганы тутырып йөзеп йөрүләрен дә куанып күзәтте. Үзләренең урманнарында соңгы вакытта гади генә куяннарны да зур авырлык белән табып булуны да, елгаларында балыкларның да бармак башы кадәрлеләре генә йөзеп йөргәнен ул бик яхшы белә иде. Шуңадыр да бәлки, елгаларына кисәк килеп төшкән бу казларны ул гаҗәеп зур вакыйгага тиңләде.
Ләкин көз аена кергән мәлдә, Наилнең генә түгел, бөтен авыл халкының һушын алган вакыйга булды. Йорты тирәсендә коймалар корып, тирләп-пешеп эшләп яткан Наилнең янына күрше карты йөгереп керде.
– Улым, елга ягында мылтыктан аткан тавышлар ишетелә, әллә безнең казларыбызга кул тидерергә базганмы берәр юньсезе? – дип тезде ул керә керешкә.
Бөтен эшен ташлап, ир урман ягына чапты. Аның артыннан кызыксынуын басарга теләгән берничә авылдашы да иярде.
Елгада тынлык. Казлар да күренми, чит-ятлар да юк. Ләкин тирә-як каз каурыйлары белән тулганлыктан, монда әле күптән түгел генә нидер булганы аермачык беленә иде. Наил ары чапты, бире сугылды, тик күңеленә җылы өстәп кыр казлары табылмады. “Бәлки җылы якка очып киткәннәрдер”, – дип фаразлады авылдашлары арасыннан берәү. “Юк, булуы мөмкин түгел, анда китәргә иртәрәк әле”, – дип каршы төште икенчеләре.
Казлар югалу шулай серле рәвештә тәмамланды. Наилнең генә эчендә бураннар дулый иде. Бөтен авылга гына түгел, тирә-якка ямь өстәп, табигатьне бизәп торган шушы яклаучысыз кошларга тияргә кемнең кулы барды икән соң? Шул кешенең кем икәнлеген белә алмаячагын уйлап, эченнән көн-төн борчылып йөрде ул.
Әлеге вакыйга күңелдә төзәлмәслек эз калдырса да, тормыш әкеренләп үз җаена ага бирде. Наил дә яраткан сукмаклары буйлап йөрүен дәвам итте. Елга янына килеп җиткәч кенә, күңеле тырнап, йөрәге сыкрап ала иде аның. Казлары югалгач елга үзе дә ямансулап, боегып калды сыман. Өстен яшел бака үләне каплады, суы тоныкланды.
Кичен, иренең урманнан кабат боегып кайтканын күреп, Миләүшә Наилне күрше авылга, әтиләренә кунакка барып кайтырга кыстый башлады. Өйдә барыбер бер нәрсә дә эшләп булмый, тышта пыскып яңгыр сибәли, шуңа да ир бабаларына баруга каршы килмәде.
Миләүшәнең әти-әнисе кияүләрне бик җылы каршы алды. Чәй куелды, аның янына өстәлгә мәе дә менеп кунаклады. Эчмим дигән кияүне кыстый-кыстый сыйлады бабай. Ләкин артыгын эчә алмады Наил. Нигәдер күңеле үсми иде аның. Берничә сәгатьтән өстәлгә кайнар аш, ә аның янына табак тутырып ите дә килеп утырды.
– Ашагыз, аша, сыйланыгыз, – дип кыстады яшьләрне бабай кеше. – Оялып утырмагыз, чит кешеләр түгел.
Наил ашны авыз иткәннән соң иткә тотынды. Йорт казы дияр идең, тәме бигрәкләр дә тәмле. Киявенең итне ошатуын күргән, башына хәмер пары бәргән бабасы мактанып алуны кирәк тапты:
– Тәмлеме кияү? Аша рәхәтләнеп. Кыр казы ите ул, әле андыйны ашаганың булмагандыр? – диде.
Наилнең тамагына капкан ризыгы ялгыш юлына китә язды. Йөткерде, тончыкты ул. Ә башында бер генә уй иде. Кыр казлары! Аның казлары! Аларның башына...
Өстәл артыннан ничек сикереп торганын, бабасының ничек итеп изүеннән эләктереп алганын да хәтерләми Наил.
– Ул кеше син идең мени? – дип кенә сорый алды ул.
Аннан соң, сугышып китә калсалар аерырга дип араларына килеп кергән әбисе белән хатынын бер читкә селтәп атты да, урамга чыгып йөгерде.
Тышта яңгыр явудан туктамаган иде әле. Наил чылана-чылана, өстенә дә киенмәгән килеш, үз авыллары ягына, урманына, яраткан казларының гомерләре өзелгән елга янына юл тотты. Туңып, күшегеп озак утырды ул елга буенда. Үзенең яраткан Миләүшәсенең шундый кансыз атадан тууын, киявенең табигать өчен үлә язып торуын белсә дә, киек казларны үзенең юк итүен яшермичә аңа сөйләп утырган бабай тиешле кешенең оятсызлыгы турында бик озак уйланып утырды ул.
Барыбер тынычлана алмады. Ахыр чиктә, барысы да борчыла торгандыр дигән уйлар белән өенә кайтырга чыкты. Ләкин әзрәк баргач, кайдадыр еракта казлар каңгылдашкан тавышлар ишетелгәндәй булды. Ир адымнарын әкеренәйтте, ахыр чиктә бөтенләй үк туктап калды. Ә каз тавышлары ишетелде дә ишетелде. Барып-барып та ул тавышлар янына җитә алмагач, Наил арып, туңып җиргә утырды һәм йокымсырап китте. Йокламады да ахрысы, ләкин төшендә чат итеп мәрхүм әнкәсен күрде. Наил кечкенә вакытта ук вафат булган әнисенең йөзен чынлап торып хәтерләми дә иде, ә бүген ул аны аермачык таныды. Җылы итеп, яратып:
– Улым, тап казларыңны. Киек казлар түгел алар, безнең нигезебездә ел саен күп итеп бала чыгарган йорт казлары. Хәтерлисеңме, мин үлгән елны казларның да берсе дә калмады. Хәзер аларны кабат кайтарыр вакыт җитте, – дип эндәште аңа әнисе.
– Табармын, әни, табармын, – дип кабатлады Наил авырлык белән күзләрен ачарга тырышып. – Безнең казлар алар, синең белән минем казлар!
Күшегеп беткән аякларын көчкә кузгатып, ир урыныннан торды. Туңуның ары ягына чыккан аяк-куллары аны тыңларга теләмәде, әмма казлар дип акылын җуйган Наилнең күзе-башына бер нәрсә дә күренми иде инде. Ул күз каршысында торучы әнисе шәүләсе белән сөйләшә-сөйләшә һаман да алга, казлар тавышы ишетелгән тарафка таба атлавын белде. Югалган казларының табыласына бер шиге дә юк иде аның. Аяклары тәмам атлаудан туктаганчы барды да барды. Ә аннары кабат, күшегеп беткән кулларын юка күлмәге эченә тыгып, җылынырга теләп, бөгәрләнеп ятты. Яңадан торыр хәле юклыгын сизсә дә, күңеле белән урманына, казлы елгасына кайтырга җыенды.
Таң беленә башлаган мәлдә, ялан кыр уртасында җансыз яткан Наилнең өстеннән төркем-төркем булып җылы якка кыр казлары очып китүен күрергә була иде. Салкын көзнең агачлар яфракларын коеп бетергән, беренче кар төшәргә дә озак калмаган чагы иде бу минутларда.
Энҗе Якупова.
Фото: https://www.freepik.com/
Комментарийлар