16+

Ялкау ирдән үзең сакла, Раббым!

Бу юлы мин ике кулына 4 (!) биштәр аскан апайны утырттым. Туктау белән, үзенең сумкалары күплеге сәбәпле юл чатында шактый басып торуын әйтеп, рәхмәтләр укый башлады. Сумкаларны багажникка икәү бергә көчкә урнаштырдык. - Таш төядәгезме әллә? Монда кадәр ничек алып килдегез? - дип шаярткан булам. - Менә, сеңлем, бәлки без...

Ялкау ирдән үзең сакла, Раббым!

Бу юлы мин ике кулына 4 (!) биштәр аскан апайны утырттым. Туктау белән, үзенең сумкалары күплеге сәбәпле юл чатында шактый басып торуын әйтеп, рәхмәтләр укый башлады. Сумкаларны багажникка икәү бергә көчкә урнаштырдык. - Таш төядәгезме әллә? Монда кадәр ничек алып килдегез? - дип шаярткан булам. - Менә, сеңлем, бәлки без...

Бу юлы мин ике кулына 4 (!) биштәр аскан апайны утырттым. Туктау белән, үзенең сумкалары күплеге сәбәпле юл чатында шактый басып торуын әйтеп, рәхмәтләр укый башлады. Сумкаларны багажникка икәү бергә көчкә урнаштырдык.
- Таш төядәгезме әллә? Монда кадәр ничек алып килдегез? - дип шаярткан булам.
- Менә, сеңлем, бәлки без яшьтәштер, фәрештәләр ярдәм итте. Таш түгел, балаларга ризык. 5 баламны ризыклы иткән мәлем.
- Ирегез бармы соң? - дигән сорауның авыздан ничек чыкканын абайламый калдым.
- Бар да...
Шактый гына сүзсез бардык. Әмма эчемне корт кимерә генә бит.
- Эчәме әллә?
- Юк ла...
Тагын тынлык. Бу юлы сүзне үзенең дәвам итүен көтеп, дәшмәскә булдым.
- Эше юк аның. Көне буе өйдә, үз-үзенә урын таба алмый. Киңәш-табыш сорарга туганнары да читтә. Ерактан укырга - белем алырга килгән дә... Язмыштыр, мәчеттә очраштык та гаилә корып җибәрдек.
- Яшәргә почмагыгыз бармы соң?
- Авылда бәрәңгесе, суганы үзеңнеке дигәндәй. Күтәреп ташыйсы булмас иде. Казанда акчасыз бер көн торып булмый, дип, авылда да яшәп карадык инде. Беренче бала тугач, эш юк, дип, бетеп барган авылдан бәхет эзләп, яңадан Казанга килдек. 6 ел «тартмалар өстендә» снимать итеп яшәдек. Мин декрет ялында, ирем акчаны гаиләгә һәм фатирга бүлә иде. Ике яше тулмаган сабыен кочкан анадан пенсионер әби ничек шулай акча сорый алды икән?! Ай саен фатир бәясен арттыралар иде. Ярый, тулай торакка күчеп алардан «котылдык».
- Ничек курыкмыйча тулай торакка 5 бала алып кайттыгыз? Анда да яшәү шартлары шәп түгел бит.
- Һәр бала үз ризыгы белән туа. 7 сутый җиребез бар иде, ирем кул остасы. Мунча бурап куйды да, атна саен шәһәр читенә чыгып юынып, ял итеп кайта идек. Беркөнне бакча күршебез, балалар чыр-чуыннан туепмы: «Бу җирне миңа сатыгыз, 1 миллион акча бирәм сезгә», - ди. Ул сумманы төштә дә күргән юк бит! Җирне саттык та шул акчаның бер өлешенә шәһәр читеннән бер бабайның бармак белән төртсәң ишелергә торган өен алдык. Ирем үз ягына кайтып бура бурап килде дә бабай нигезендә яңа өй җиткердек. Авылда әни безнең төзелешкә дип маллар асрап, ит белән ярдәм итте. Менә хәзер дә әни белән абый төяп җибәрде әле.
- Ирегезнең белгечлеге бардыр бит...
- Ул - автослесарь. Машина җене кагылган. Сүтә, җыя. Үзебезнең машина белән таксист булып эшли. Кайсы көннәрдә заказ да булмый, 50 сумлык «вак-төяк» заказларны тыңлап та тормый. Ә акча кирәк. Балалар үсә, әнә зурысы 9да укый, репетиторга 1 сәгатькә 400 сум түлибез. Кызыбызның медицина белгече булуын телибез. Аның өчен химияне әйбәт белергә кирәк. Мәктәптә укытучысы өйрәткәнне аңламый, ә репетитор әйбәт аңлата, яратмаган фәнен яратты бала.
- Ирегезгә эшмәкәр булып өй кырыенда шиномонтаж ясаса да булыр иде. Машина җене кагылган дисез бит... Сезон саен күпме заказ булачак.
- Бер туганы да юк шул, ялгыз эш башлау авыр.
- Өйдә утырса, 5 балаңны ашатасы, укытасы бар, дип китереп бирмәсләр бит. Башлап карасын. Җәйге-кышкы көпчәкләрне алыштырып кына да күпме акча эшләр иде.Таныш-белешләр арасында да эш эзләүче табыла дип, үземчә киңәш бирәсе иттем.
- Алай кемгәдер хезмәт хакы бирәсе булачак, - дип, юлдашым мине телсез калдырды.
- Бүлешмәсә, өйдә эшсез утыра бирсен дип уйладым да... Андый ирләр белән яшәүчеләргә Аллаһ сабырлык бирсен дип теләдем.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading