16+

"Язмыш көтмәгәндә тез астына сукты, ирем яман чирдән үлеп китте..."

Тау ягы – Апасының асыл кызы ул! Туган төбәгенең йөзек кашы! Бер нәрсә хак – туган авыллар яшәсен дисәк, кендек каны тамган нигезләрне Гөлсинә ханымдай яратырга кирәк! 

"Язмыш көтмәгәндә тез астына сукты, ирем яман чирдән үлеп китте..."

Тау ягы – Апасының асыл кызы ул! Туган төбәгенең йөзек кашы! Бер нәрсә хак – туган авыллар яшәсен дисәк, кендек каны тамган нигезләрне Гөлсинә ханымдай яратырга кирәк! 

Шул чагында гына Коштаулы авылындагы Гөлсинә ханымныкы кебек күркәм өйләр һәр авылны бизәр, бәйрәм саен хәйриясе балаларны сөендерер, бүләге өлкәннәрне хөрмәтләр, күпләрне эшле, ә туган җиренең яшәешен гамле итәр иде! 

Гөлсинә ханымның гүзәл яшьлеге Казанда тиңе – Рөстәм белән мәхәббәттән җылы куыш үрә. Ике кызчык үстерәләр. Бәхеткә күмелеп яшәгәндә, сынаулары әйдәгәнгәме, гомер юлы балачак сукмакларына кул бирә... Бүген ул язмышының әнә шул сынауларына бик рәхмәтле. Үз юлыннан башкалар үтмәслеген дә, күрәсе борчу, хәсрәтләре дәрьясын бүтәннәр кичмәсен дә тәгаен белә. Читтә тормыш зирәклеге туплап, хәлләнеп кайтуы да юкка түгел, димәк, ул авылына кирәк. Югыйсә, алпавытныкыдай зиннәтле йортын шәһәр читендәге кәттәрәк яшәү җирлегенә дә сала ала иде, ә Гөлсинә ханым туган авылына гомер өстәп, бирегә – Коштаулы авылы уртасына затлы йорт корган!

– Авылыма ямь бирсен, Коштаулым яшәсен, дидем! Эшем – район үзәгендә, сәүдә мәйданында, йөреп эшлисе – анысын уйламадым да. Әти-әни нигезен күтәреп ялгышмадым, таш каладагы уңайлыклар мондагы рәхәтлеккә җитәме соң? – ди Гөлсинә ханым. 
Һәр авылның үз даны! Коштаулы халкы тырыш. Көзге урып-җыю эшләре төгәлләнгәч тә, ирләрнең дәррәү кубарылып, Казахстанга акча эшләргә китүләрен, башкача ничек атыйсың?

– Бездә аны “зимагурлык” дип йөртәләр. Хәҗәр әнинең итәгенә сарылып, әтине елап каршы алуыбыз исемдә. Ике-өч ай эчендә бик сагына идек үзен. “Яшьлегемдә окоп казыдым. Тегермәнгә беркеттеләр – кулымның биш бармагын өздердем, аягымның өч бармагы юк. Әтиегез белән гомер иттем, шуны да күрмәде. Яратуның күзе сукыр, бик яратканга яр булыгыз!” – дия иде әни, – ди әңгәмәдәшем. 

Әниләрнең ихлас теләге кабул булмый ди мени?! 15 яшеннән Казанга пешекчелеккә укырга килгәч, ул нәкъ шундый егетне очрата. Хәер, укырга керер өчен әрсезләнергә туры килә әле үзенә. Комиссия үткәндә, табиб аның бер күзен сау түгел, дип, чыгара. Утырып елый да хәйләгә керешә – регистратурадан яңа белешмә ала. Табиб булып үзе кул куя. Башкалары сизми, үзе белгертми, мөһер куйдырып, очлап та чыга. Шома балык чаялыгы белән укырга кергән кыз хезмәт юлында да сынатмый. Ресторанга тәҗрибә үтәргә җибәрелгәч, аш-су әзерләгәндә кулларының йөгереклеген күреп, эшкә үк алып калалар. 

– “Акчарлак” рестораны яшәү урынымнан ерак иде. Җитәкчелеккә сөйләп бирдем, кичен кайтырга куркыныч бит. “Орбита” ресторанына үзе ияртеп китте. Барып керсәк – зурлыгы! “Өздереп әйт! Көн саен бер олау пәрәмәч пешерә аласыңмы?” – диләр. Куркуданмы, тавышым да эчкә киткән, ишетелер-ишетелмәс кенә: “Тырышырмын...” – дигән сүземне бәрәңге әрчеп утыручы ике апа ишеткән дә, әй бот чабып көләләр миннән. “Гәүдәсе уклау кадәр генә... Ниләр генә кыландырыр икән? Синең сыманнар күп килеп китте, пешергән пәрәмәчләрен табасы белән түктек”, – диләр. Ә мин эшләп киттем! Төнгә дә калам, көндезен дә баш күтәрми пешерәм. Әле шуларны сатарга да төяп чыгып китәм, – ди ул.

Ә уңган кызларны егетләр күзләмиме? Ресторанда официант булып эшләүче Рөстәмнең үзенә күзе төшә. 

– Бик әйбәт гаиләгә килен булып төштем. Казанда күренекле һөнәрчеләр – башмак тегеп кәсеп иткәннәр. Бала ялында ул башмакларны мин дә тектем. Дүртәү чак җитешә идек! Каенатам вафатыннан соң, эшен ирем дәвам итте. Аннары заводка күчте. Илләр болганып киткәч, заводларның да хәлләре мөшкелләнде бит. Нинди генә елларда да кәсепченең ачлыктан тилмермәячәген шул елларда аңладым, – ди Гөлсинә ханым. – Аш-су нигъмәте гомере буе кулымда иде, ләкин урлау, хәрәм белән кайнашмадым, Аллаһым өстемдә! Урладыңмы – өстеңнән чыга. Бик күпләр шулай янды да. Хәтта мине мөдир вазифасына кодалаганда: “Эшләүчеләр күп, тик чебен исәбеннән төпкә чумалар”, – дип ипләп кисәттеләр. Мөдирлек урындыгыннан бик тиз идән юучыга калган хезмәттәшләрнең уклы карашын тоеп эшлисе иде. 29 яшь миңа. 60 кешене җитәклисе. Тырыштым! 20 көннән тикшерү килеп төште. Тын да алмыйча көттеләр. Тиенгә тиен гадел иде! Бер мизгелдә хөрмәтем артты. Озак еллар бик әйбәт эшләдем. Көннәрнең берсендә биш ресторан бер сәгатьтә ябылды – урамда калдык. Рөстәмгә акча бирмиләр, мин эшсез, кулыбызда ике бала – Ләйсән белән Айсылу. Рөстәмнең дусты килде дә: “Ник борының салындырдың? Минем Хиндия биш көн заводта эшли дә, ике көн ялында Мәскәүгә товарга барып кайта. Сатабыз. Ипи-сөткә җитә”, – ди. Мин дә ияреп чыгып киттем. Мәскәүнең кайдалыгын, нәрсә аласын белмим. Кулда соңгы 20 мең акча, Хиндия сүзен тыңлап, свитерлар алдым, халыкка кием кирәк бит. Ике көн эчендә сатып та бетердем. Тагын киттек! Шулай өч сәфәрне бергә кичтек тә, дүртенчегә аерылып чыктым. Мәскәүгә сукмак шулай салынды. Базарда сатарга ояла идем. Аска төшәсе бик кыен, үземнең кул астында эшләүчеләр күрүдән курка идем. Мин бит ак халаттан, нәзек үкчәли туфлидән кәс-кәс басып йөргән ханым, монда кәбестә сыман катлы-катлы киенгән, суык кыйнап урамда басып торам... Базар хатыны турында элек бит икенче төрле уйлый идек. Казанда качып-посып сату иткәнче дип, Апас базарына кайтып киттем. Әйтерсең, туган җиремдә мине белмиләр! “Син Фәрит сеңлесеме?” – дисәләр, “Юк!” – дия идем. Абыем хакимияттә эшли, шул көнне үк җиткергәннәр. “Гөлсинә, син оялма хезмәтеңнән! Урлап сатмыйсың, кешене хурламыйсың. Бүген аңлап җиткермиләр, күбесе шул кәсепкә күчәчәк, әле сиңа эш сорап киләчәкләр!” – диде. Аның сүзләренә ышанмасам да килде ул көн – сәүдә гөрләде генә! – ди Гөлсинә ханым.

Матди яктан шактый ныгый алар. Казан уртасында кибет сатып алырга җыенганда, инде 50 мең сум акчасын биреп үк куйсалар да, баш тарталар. Авылда әнисе олыгайганга, аны ташлыйсылары килми. Ике ара сукмагында йөреп, иренең авырып киткәнен дә сизмиләр. 

– Аяз көнне яшен сукты мени! Февраль аенда авырганын белдек, май аенда җирләдек тә. Рөстәмгә дөресен әйтмәдек. Мине әүлия дип белә иде, һәр сүземә ышанды. Хастанәдә бер генә көнгә дә үзен генә калдырмадым. Бавырында яман шеш иде. Табибларга ышанмыйча, кат-кат тикшерттем. Бер тамчы хәмер эчкән кеше түгел, югыйсә. Иртәгә җан бирәсе көнне үзеннән сорадым. Хәле авыр иде. “Бәгырь... Әйбәт чакта ул хакта сөйләшмәдек. Мин үземне, андый-мондый булсам, авылга дим... Ә син кая исәп итәр идең?” – дип сорадым. Пышылдап кына: “Авылга...” – диде. Шул васыяте белән мин аны үзебезнең авыл зиратына алып кайттым. 2003 ел иде. Рөстәмнән соң авыр булды миңа. Сату итәсе, товарга йөгерәсе, машина йөртәсе, кызларымны укытасы... Абый дөрес әйткән, эш сорап килмәсеннәрме?!. Йөртүче дә, сатучы да алдым, – ди Гөлсинә ханым.

Язмышка язылган никахтан берәү дә качып котыла алмый. Күкләрдә укылса, әмере җиргә дә килеп ирешә. 

– Илгизәрне йөртүче итеп эшкә алган идем. Дәвеш авылы егете. Без аны элек Рөстәм белән юл буенда басып торганда утырткалый идек. Ир турында уйлаган чагым түгел, хәсрәт аша тормыш куам. “Менә шушы Илгизәргә кияүгә чыксаң, кызым, әйбәт. Ирсез яшәү бик авыр ул! Авыл җирендә ир-ат кулы да кирәк!” – дигәч, әй ачуым килгән иде әнигә. Ә ул Илгизәрнең миңа карашларын күреп, шул сүзне әйтә икән. Насыйп эш үзенекен итте! Илгизәр сүз кушкалый башлады, кызларым да шундый ук үгет биргәч, уйласам да, аңлап та җиткермичә, Илгизәргә риза, дидем. Рөстәмнең вафатына сигез ай дигәндә кабат ир хатынына әйләндем. Илгизәргә рәхмәт, өч ел буена ул минем эздән генә йөрде, сүземне үтәде, назы, игътибары белән яшәргә көч бирде. Ансыз миңа Рөстәмне югалту кайгысын кичерүе дә бик кыен булыр иде. Тормыш йөгәнен кулымнан ычкындырмасам да шуны әйтәм: беренче ярларның кадерен белегез! Төрлесен кичәбез, парә-парә килеп әйткәләшәбез дә, дуслашабыз да. Балаларымны, оныкларымны бик ярата. Аның да бәхете минем янда, – ди әңгәмәдәшем.

Йөрәксенеп, йорт җиткерүе ни тора! Әтисенең үз куллары белән салган нигезен туздырып ташларга ук исәбе булмаса да, абыйсы үгете ниятен яңадан сүтеп җыя.

– “Түшәм-идәннәрне, ишек-тәрәзәләрне алмаштырабыз да...” – дим абыйга. “Ә нәрсәсе кала? Диварларымы? Искегә тимә – исерерсең. Керешәсең икән – нигез ташыннан алып морҗасына кадәр яңадан эшлисең”, – диде миңа. Башта үпкәләдем... Аллаһыга мең шөкер, авылыма гомер өстәп салдым йортны. Балалар кайтып йөри. Җәйләрен оныкларым шушында, алар минем бишәү! Миннән соң да ишегенә йозак эленмәячәк, – ди Гөлсинә ханым. 

Ничек сокланмыйсың үзенә?!. Туган авылы – Коштаулы дип җан ата бит әнә! Эшли, егәрендә, бүген дә көчендә! Авылының асылташы дими, ни дисең үзенә?!



 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

16

2

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Голсинэ куп фактор туры килэ , исемнэрегез дэ ,1966 - 1977 елларда Тукай урамында тулай теракта яшэмэдегезме ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эйе тордым сэз кем буласыз

      • аватар Без имени

        1

        0

        Мин Жэмилэ , бер вакытта яшэдек , хэзер Мамадышта яшим .

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сэлем сэлем Жэмилэ матурым кем гене икен дип уйладым бэтен кызларны иске тэшердем рэхмет сина ихтибарын хэм ихтирамын эчен язып жибергенен эчен кунелге бик хуш килде эйде вралашабыз

          Мөһим

          loading