Бер юньле чуваш очрап, төн кунарга кертә, җылы йортына түгел, әлбәттә, сыер сараена. Төенчектә соңгы күгәргән кара ипи кисәге дә бетә. Шулчак сыер тагарагына күз төшә: Ходай хәрәм итмәсен, ачтан үлеп булмас, тагарактагы апара ул кичне аларның кичке ашы була. Анысын да әле алар сыер каргамасын дип куркып кына ашыйлар.
Дулкынланып торган чем кара озын толымлы, шомырт кара күзле Зөләйха ни арада үсеп өлгерде?! Буйга җиткәнеңне дә сизми кал әле син. Ай, Аллам, Зөләйхага да инде 16 яшь тулган.
Тормыш авырлыкларга карамый алга бара, көн артыннан көн үтә дә китә икән ул. Әти-әни ничек үстерде икән бу авыр тормышта биш баланы? Җитәр-җитмәс тормыш, уртак бишмәт, авыз тутырып ашарга икмәк булмаган бу заманда. Дөрес, әлеге авырлыклар Зөләйха үскән гаиләдә генә түгел, ил буйлап халык авырлык кичерә. “Тукта, Зөләйха, әти-әни җилкәсендә ятып булмас, эшкә китәргә кирәк. Әнә, Сәйдә апа балалары җылы якка китеп урнаштылар, анда эше дә, икмәге дә бар диләр. Мин дә китәм,” – бу Зөләйханың төпле карары иде. Кичтән хәл иткән карарын ул иртән чәй өстәле артында әти-әнисенә җиткерәчәк.
– Әти-әни, мин эшкә китәм, – Зөләйханың иртәнге беренче сүзе шул булды. Каушавыннан хәерле иртә теләргә дә онытты. Әти күзенә туры карап сөйләшергә дә курка торган заман бит, нәрсә әйтерләр, ни диярләр?.. Тимерхан абзый салмак, ипле кеше үзе, кызына каты бәрелмәс.
– Кызым тукта әле, син читкә китсәң безнең йөрәк сагынудан сызлар, түзәлмәс, уйлап бетер әле. Сәйдә апаңның бит егетләре чыгып китте, кызлары түгел, – диде әтисе.
– Кыз ни дә, егет ни, тамак барыбер бертигез ашарга сорый. – Шул сүзләрен әйтте дә, әтисенә каршы әйткән сыман, үзен гаепле хис итеп башын түбән иде Зөләйха. Уйга бирелеп басып торганда, тынлыкны әтисенең салмак кына тавышы бүлде:
– Кызым, үзеңне егетләргә тиңләрлек булгач, әнә, Бөгелмә шәһәренә тимер юл салырга яшьләр җыялар ди, бик ерак та түгел, җылы якка китү булмас, шунда барып эшләп кара, туйгач кайтырсың.
Менә бит ул бәхет кайда! Зөләйханың күңелен дулкынлану катыш шатлык биләп алды. Ул эшле, икмәкле булачак!
Тимерхан абзый каршы төшкән булыр иде дә бит, заманасы ул түгел. Тамак туйдырасы, яшисе бар бит әле. Тимерхан абзыйның күзалдыннан берничә кат кызының авыр ташлар, шпалллар күтәреп ташыганы узып күңеле сызлангандыр...
Зөләйха район үзәге булган Чүрилегә барып Бөгелмәгә юллама алды да юлга кузгалды. Тимер юл эшенең ничаклы авыр хезмәт икәнен авырлыгын бик яхшы беләбез. Йорт салуны казыксыз җиргә казык кагу, ди татар халык мәкале, монда да бит тимер юлны төзәтәсе түгел, өр-яңадан саласы! Юлын күтәртәсе, ташын түшисе, шпалын тезәсе, аннан буйга тимер юлын салып куясы. Йомшак кына нәни куллар ике көндә сөялләнеп тишелде, бармаклар ярылып, ярыклардан кан сүле саркып торды. Түзәргә, тешне кысып түзәргә! Бу сүзләр Зөләйханың тормыш девизы иде. Яхшы техникалар булмаган ул заманда эшнең күбесе кул хезмәте белән башкарыла. Барып эшли башлавына бер ай булганда шомлы хәбәр килеп ирешә: сугыш башланган! Өйдәге абыйларын, әтисен сугышка озатканнар, тик Зөләйха эшеннән кайтып китә алмый, сугыш башлангач та тагын ике ай тимер юлда хезмәт куя.
“Өйдә калганнарга бик авырдыр, кайтып колхозга эшкә керергә кирәк”, – бу Зөләйханың инде балигъ булгач кабул иткән икече карары. Кайтып колхозга эшкә керә. Тик озак эшләргә насыйп булмый, көчендә булганнарны 1941 елның сентябрендә окоп казырга җибәрәләр. Биш ай буена кулдан көрәк төшми, окоп казыйлар. Куллар ирләрнеке кебек ныгый, тупаслана. Чибәрлеге генә йөздән юылмый Зөләйханың, чөнки аның нур чәчеп торган күңел матурлыгы бар. Алар Буа районының Кият совхозында торалар. Авырлыкларга түзә алмыйча төрле хәйләләр корып кайтып китүчеләр дә була. Иң актыктан батырлар гына кала – 3 ир, 6 хатын-кыз булалар. Менә аларга да кайтыр көннәр насыйп була. Чуваш авыллары аша җәяүләп теркелди алар. Табан аслары уттай яна, балтырлар таш булып ката, ашказанында ачлыктан бүреләр улый. Бер урыс авылын чыкканда бер марҗадан Казан каласына ничә чакрым юл калуы турында сорыйлар. Тагын 120 чакрым дигәнне ишеткәч, аяз көннне яшен суккандай күз алдында утлар уйнашып ала... Янәдән төн куну өчен урын кирәк.
Бер юньле чуваш очрап, төн кунарга кертә, җылы йортына түгел, әлбәттә, сыер сараена. Төенчектә соңгы күгәргән кара ипи кисәге дә бетә. Шулчак сыер тагарагына күз төшә: Ходай хәрәм итмәсен, ачтан үлеп булмас, тагарактагы апара ул кичне аларның кичке ашы була. Анысын да әле алар сыер каргамасын дип куркып кына ашыйлар. Тамак бераз ялгана, сарайның сасы исе борынны ярып керә, салам бүген аларның түшәге. Калын булгач зарланырлык түгел, йомшак үзе, тик йокыга китеп булырмы. Ашказаны тулганчы ашау борчый иде, инде менә бүтәне борчый башлады... Ничә ай окоп казып, бер тапкыр мунча күреп булмый. Сабын-мунчала, кайнар мунча, кайнар су төштә генә. Тәннән, баштан бетләр йөгерә, кайчагында бит буйлап йөгереп авызга хәтле киләләр, кайчан ашыйсың син авыз, син ашасаң без дә тук булыр идек, диләр сыман...
Казан каласына кайтып җитеп өч вагон дигән поездга кереп утыргач, җәннәткә эләккән күк була Зөләйха. Тәннән бетләр чабышып йөрәкне ашаса да, өйгә кайту өмете яшәргә көч бирә. Ниһаять алар Арчада! Тагын 15 чакрымны узалса, газизләре белән күрешү бәхете көтә.
...1942 ел. Казан каласында аэродром төзелеше башлана. Зөләйха ике ай аэродром төзелешенә дә үз өлешен кертә. Аннан кайтып урман кисүгә китә. Ботакларын ботап яндыру, 1 метрга калдырып агачны турап, штабельгә салу... Кыш, аякта чабата, кар ерып урман кисәләр. Вагоннарга төяп илебезнең төрле якларына ягулык, төзелеш материаллары җибәрәләр. Планны үти алмасаң икмәк бирелми, үтәсәң 900 грамм икмәк бирелә. Мунчала салу өчен юкә кисүдә дә катнаша Зөләйха.
...1945 ел. Җиңү халкыбызга азатлык бүләк итте, нәфис затларыбызга да бераз җиңеллек килде. Ашлыкның тук башагы җилгә очмый, җиргә төшә. Зөләйха туташны 1949 елда гына сугышка киткән җиреннән кайткан фронтавигыбыз Мурзин Минҗан күреп алып, аның күп авырлыклар татып та җуелмаган чибәрлеге каршында таң кала. 1950 нче елда алар кавышалар. Мурзин Минҗан 1942 елда сугышка алына, ике медаль иясе булып кайта. Аларның мәхәббәте ул заманда күпләрне сокландыра, бер-берсенә булган хөрмәтләре авылдашларыбызның күбесенә үрнәк була. Лачын кебек, йөзе белән Зөләйха ханымга охшаган чибәр, дулкын бөдрә чәчле бер егет, уңган-булган, илебезгә хезмәтләре белән тугрылыклы, чибәр кызлар бүләк итә Мурзиннар гаиләсе. Матур картлык кичереп, тормыш көзләренә кадәр бергә тигез гомер итәләр. Бүгенгесе көндә икесе дә бакыйлыкта инде.
Гомеренең үзәк өзгеч авыр еллары турында кызы Гөлсиягә сөйләгәндә Зөләйха ханымның аккан күз яшьләре ул чорда ничаклы михнәтләр күрелгәнен дәлилләүче шаһитыдыр. Аларны искә алуларыбыз үзләренә дога булып барып ирешсен иде.
Вәсилә Мотыйгуллина,
Арча районы Курса Почмак авылы.
Комментарийлар