Кичә Чаллыда бу һәлакәттә гомерләре өзелгән ирле-хатынлы Нина һәм Сергей Подгорныйларны җирләделәр. Ике көн элек Зәй районының Сәвәләй авылында Мария Галимованы җир куенына салдылар. Самара медицина университетын тәмамлап, диплом алып, өенә кайтуы була аның. Әнисе Регина ханым бу көннәрдә күргәннәре турында телефон аша "ВТ" хәбәрчесенә сөйләде.
- Марияне 20 яшемдә таптым. Тик әтисе белән яшәп китә алмадык. Яшьлек хатасыдыр инде, ялгыштык. Юлларыбыз аерылды. Кызыбызга биш яшь чагында мин Раушанга кияүгә чыктым. Мария дә аны бик яратты. Раушан кызы буласым килә, ул минем әтием булсын, ди торган иде. Ә мин аңа чын әтисенең Александр икәнен кабатлап тордым. Кызыбыз үзе сайлады. Аннары Раушан баланы үз исеменә яздыртты. Еш аралашмасак та, үз әтисен дә онытырга ирек бирмәдем, - дип сөйли Регина ханым. - Яшьли тапкач, кызым белән дуслар кебек идек. Кибеткә кием сайларга барабыз: сатучылар, апаң белән дә киңәшләш, дип миңа төртеп күрсәтә. Мария - акыллы бала, мине заманадан калышмаска өйрәтә иде. Хәзер шулай итәләр, болай итәләр, дип киңәшен бирә иде.
Мария кечкенә чагында Зәйдәге татар гимназиясендә белем ала, андагы "Мирас" ансамбленә дә йөри. Татарча җырларга, биергә ярата. Самарада бергә укыган Нурлат кызына да болай дип кабатлый: "Әйдә әле, рәхәтләнеп татарча җырлыйк, биик. Өйрәтик әле бу самараларны татарчага". Самарага аны табиб булу хыялы алып килә. Ординатурада укып, анестезиолог-реаниматолог булырга тели. Бу юлы Зәйгә кайткач, мәтрүшкәгә барырга җыена. "Эшкә мәтрүшкәле чәй алып барырмын, - дип хыяллана. - Әнием, өзелеп Сәвәләйне һәм Казанны сагындым. Кайткач, бергәләп Казанга барырбыз әле, яме". Казанга баралар алар, тик аерым-аерым. Башта Мариянең мәетен алып китәләр, аннары аны танырга дип әти-әнисе килә.
Үлем һәрчак үкенечле
Әти-әнисе Мария янына еш кына үзләре барып йөри. Каникул вакытларында исә барып алып кайталар. Регина ханым кызының автобуста йөрүен бик үк өнәп бетерми. "Мин аңа гел Чаллы автобусына утырырга куштым. Алар кумый да, тыныч йөртә. Ижаулар чаба. Бервакыт шушы рейс белән кайтканда ватылганнар. Юлда бик озак торганнар, аннары икенче автобуска күчеп утырганнар. Ул вакытта бик борчылдым, башка боларга утырма, дидем. Бу юлы әтисе барып алырга җыенган иде. Тик иртәгәсен командировкага китәсе булгач, юлга чыкмады. Барып кына аласы булган да бит, - дип елый кызның әнисе. - Хәзер үкенәбез, тик нишләмәк кирәк?! Фаҗига буласы көнне күңелемә ник бер начар уй килсен? Бәйрәм көн, шатланып Марияне көттек. Кызым автобуска утыруга миңа хәбәр җибәреп торды, берничә мәртәбә телефоннан сөйләштек. Өйгә кайтырга бик ашкынды". Мариядән соңгы хәбәр Якты Күл авылы яныннан килә. Зәйгә нибары 10 чакрым ара калган була.
Комментарийлар