16+

500 мең сум акча биреп торып, хәзер аны кайтарып ала алмый интеккән Мөхәммәт Фәрзетдинов: «Якын кешеңә дә ышаныч юк»

Эшкә килүемә мине редакциядә бер бабай көтеп тора иде. Борчуы бар: якын танышының энесенә, үз эшен ачар өчен, 500 мең сум акча биреп торган, хәзер бурычын кайтарып ала алмый. Ярдәм сорап, редакциябезгә килгән.

500 мең сум акча биреп торып, хәзер аны кайтарып ала алмый интеккән Мөхәммәт Фәрзетдинов: «Якын кешеңә дә ышаныч юк»

Эшкә килүемә мине редакциядә бер бабай көтеп тора иде. Борчуы бар: якын танышының энесенә, үз эшен ачар өчен, 500 мең сум акча биреп торган, хәзер бурычын кайтарып ала алмый. Ярдәм сорап, редакциябезгә килгән.


Бабай дигәнем озак еллар Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Мөхәммәт Фәрзетдинов булып чыкты. Күпләр аны үткен телле, шаян алып баручы Марсель буларак белә.

- Композитор, җырчы Сара апа Садыйкованың концертларын еш алып бара идем. Ул бирде миңа бу исемне, - ди Мөхәммәт абый үзе.
Җырчылар белән дә филармониядә эшләгәндә дуслашкан.



- 2011 елда бер танышым (хәзер популяр җырчы) акча сорап килде. Үзенә түгел, энесенә. Аны 1990 еллардан бирле беләм. Һәрвакыт аралашып яшәдек. Ул мине концертларына гел чакырып торды. Белгән, ышанычлы кеше булгач, каршы килмәдем. Башта миллион сум сорадылар. Аның кадәр акча юк инде минем. Шулай да җыеп барган пенсия акчаларым банкта саклана иде, 500 мең сум акча алып бирдем. Бурычка акча алып торган Фәрит Ганиев бу хакта расписка да язды, - дип сөйли Мөхәммәт абый.

Ул бу кәгазьне редакциягә дә алып килгән иде. Фәрит Ганиев, чынлап та, үзенең паспорт мәгълүматларын күрсәтеп, Мөхәммәт Фәрзетдиновтан бурычка 500 мең сум акча алып торуы хакында язган. Бу акчаларны бер ел эчендә 750 мең сум итеп кайтарачакмын, дип тә вәгъдә иткән. Әмма җиде ел вакыт узса да, акча юк, ди. Мөхәммәт абый, бурычны кайтаруны сорап, Ганиевларга берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән.

- Алар, зинһар, көтеп тор инде, дип ялвардылар. Имеш, бизнеслары килеп чыкмаган. 76 яшемдә тавыш куптарып йөрисем килмәде. Бу хакта балаларыма да белгертмәдем, - ди Мөхәммәт абый.

Әмма сабыр касәләре тулып, гомер буе җыйган акчасын кайтарырга теләмәүләрен сизеп, Мөхәммәт абый Фәрит Ганиевны судка биргән.
- Ходай ярдәменнән ташламый, шөкер. Ашарыма җитә, яшәргә урыным бар. 72 яшемә кадәр эшләдем. Гаделсезлек, мәрхәмәтсезлек борчый. Әллә бу миңа Ходайдан бирелгән сынаумы дип тә уйлап куям. Якын кешеңә дә ышаныч юк икән хәзер,- ди укучыбыз.



Бурычка акча алып торган Фәрит Ганиевка да шалтыраттык.
- Әйе, 2011 елда акча алып торган идем. Тик ике айдан бурычны кире кайтардым. Әле 50 мең өстәп тә бирдем. Мөхәммәт бабай янына өчәү килдек. Хатыным һәм уртак танышыбыз Гөлсинә дә бар иде. Тиз кирәк булгач, өстәп бирелгән 50 меңне шул Гөлсинәдән алып торырга туры килде. Бабай бик ашыга иде. Шуңа да акчаны санарга, расписка кәгазен алырга, бурычны кайтару турында кәгазь язарга вакыт та булмады. «Соңрак шалтыратышырбыз», - диде. Алты ел бернинди хәбәр бирмәде. Хәзер менә бабай акчаларны икенче тапкыр кайтарырга уйлый, күрәсең, - ди Фәрит Ганиев.



Мөхәммәт абый әйтүенчә, суд утырышына Ганиевлар килмәгән, шуңа да Совет районы суды беренче утырышны башка датага күчергән. Икенчесендә Мөхәммәт Фәрзетдинов файдасына, бурычны суд чыгымнары белән бергә 761 мең сум итеп кайтарырга тиеш, дип карар чыгарган. Әмма Фәрит абый моның белән килешмичә, апелляциягә биргән. Аның фикеренчә, расписка кәгазе өч ел гына гамәлдә, аннары үз көчен югалта. Өстәвенә, бу документ чын түгел, дип тә шикләнә. Расписка кәгазен экспертизага җибәргән.

- Әлегә нәтиҗәләр билгесез, әмма анда 1ле санын 4кә төзәткәне ярылып ята, - ди Фәрит абый.
Үзебездә булган расписка кәгазенең күчермәсен махсус карадык. Төзәтелгән урынны гына таба алмадык.



- Бәлки бабай ул акчаларны югалткандыр, әмма без кайтардык. Моны исбатларга уртак танышыбыз Гөлсинә дә бар. Без Мөхәммәт абыйга гел ышана идек, хәзер аптырашта калдык, - ди Фәрит абый.

Мөхәммәт Фәрзетдинов исә:
- Гөлсинәнең кем икәнен белмим, акчаларны кайтарган булсалар, расписка кәгазен миндә калдырмаслар иде. Аннары аларга башта ук, акчаны банкта бирәм, кире кайтарганда да банк бинасында тапшырасыз, дидем. Андый зур сумманы өйдә сакламас идем, - ди.

Кем хаклы, кем гаепле икәнлеге судта төгәл ачыкланыр. Бу хакта газетабызның киләсе саннарында хәбәр итәрбез.

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллектә әйдәп баручы киңәшче Ренат Миңгалиев:

- Иң якын кешеңә бурычка акча биреп торганда да кире кайтару вакытын төгәл билгеләргә кирәк. Әмма тәҗрибә күрсәткәнчә, килешенгән вакытка бурычны кайтаручылар сирәк. Әгәр сез бурычка акча алып торасыз яки үзегез әҗәткә бирәсез икән, ышанычлы булсын өчен, ике арада заем килешүе төзергә киңәш ителә. Бер як - заем бирүче (бурычка акча бирүче кеше), икенчесе (акча алып торучы) заемщик дип атала. Россия Гражданнар кодексының 808нче маддәсе буенча, заем килешүе язмача төзелергә тиеш. Иң ышанычлысы һәм гадие - расписка кәгазе алу. Әмма расписка - килешүнамә түгел, һәм ул килешү өстенлекләренә дә ия була алмый. Бурыч кайтару-кайтармау мәсьәләсе хокукый мөнәсәбәтләргә кагыла, шуңа да бу мәсьәләне бары суд аша гына хәл итеп була. Расписканың гамәлдән чыгу вакыты закон белән чикләнмәгән, әмма дәгъваның срогы өч ел гына тәшкил итә. Шуңа да, хокукларын яклау өчен, кеше судка мөмкин кадәр иртәрәк мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Бурычны түләмәсәләр нишләргә?

Адвокат Сергей Комаров исә мондый очракларда өметне өзмәскә, акчаны кайтармаучы кешегә бурычы турында гел искәртеп торырга, шул ук вакытта документлар белән дә эш алып барырга киңәш итә.

- Судтан хөкем карарына башкарма кәгазь (исполнительный лист) алырга кирәк. Ул документны суд приставлары хезмәтенә тапшырыгыз. Бурычлы кешенең милке, мөлкәте тикшерелә. Бернәрсәсе булмаган очракта да, аның исәбендә акчалар барлыкка килүе бар. Әйтик, пенсиягә чыкты, аңа мирас күчте ди. Хәтта үзе вафатыннан соң да бурычы мирасны кабул итеп алучыларга: балаларына, хатынына күчә. Озак еллар бурычны кайтармау сумманың артуына китерүен дә онытмаска кирәк. Беренчедән, закон нигезендә, суд карарыннан соң да акчалар заем бирүчегә кайтарылмаган икән, аларга процент өстәлә, икенчедән, еллар узган саен, сумма индексацияләнә, - ди Сергей Комаров.


Әҗәтне ничек кайтарырга?

Эльвира Мозаффар
- Рамил: «Өйләнәм», - дип, әтидән акча алып торган иде. Ышандык, ярдәм итәргә теләдек. Расписка кәгазе дә язды, дөрес, анда бурычны кайчан кайтарачагы турында әйтмәгән. Рамилне судка бирергә мәҗбүр булдык. Суд безнең файдага карар чыгарды, әмма Рамил акчаларны кайтармый. Әлегә акчам юк, ди. Суд приставлары да чарасын күрми. Рамил рәсми төстә беркайда да эшләми, аның исемендә милек тә юк. Бурыч кайтармаган өчен мәҗбүри эшләргә тарту кебек җәза да каралмаган. Соңгы арада үзе белән дә сөйләшә алмыйбыз, телефоны җавап бирми. Әти-әнисе янына да барып карадык. Алар бу эшләргә тыкшынмаска булдылар. Нишләргә дә белгән юк, - ди Илдария.

Рәхмәтуллиннар: «Бәлки егет, язманы укып, оялып булса да, акчаларны кайтарыр», - дип өмет итә. без дә Рамилне эзләп карадык, кызганыч, телефонын гына алмады. Номерларын үзгәрткән, күрәсең.

Сорау, тәкъдим, фикерләрегезне редакциягә 8 (843) 562-50-12, 562-50-03 номерлары аша юллый аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading