16+

Акчага көйләргә ярамый

Реклама исемле аждаһа телевидение, радио, вакытлы матбугат куеннарына кереп утырып, чыгарып ташлап булмаслык итеп ныгыды, тамыр җәйде. Кереме журналистлар файдасына икән, каршы килеп булмый. Газеталардагы рекламаларны кабат-кабат укып, кирәген язып куябыз. Ә телереклама берничә секунд, күп дигәндә, бер минут чамасы бара. Көтмәгәндә-уйламаганда килеп чыккан дөбер-шатыр реклама башка китереп бәрә, фикерләрне...

Акчага көйләргә ярамый

Реклама исемле аждаһа телевидение, радио, вакытлы матбугат куеннарына кереп утырып, чыгарып ташлап булмаслык итеп ныгыды, тамыр җәйде. Кереме журналистлар файдасына икән, каршы килеп булмый. Газеталардагы рекламаларны кабат-кабат укып, кирәген язып куябыз. Ә телереклама берничә секунд, күп дигәндә, бер минут чамасы бара. Көтмәгәндә-уйламаганда килеп чыккан дөбер-шатыр реклама башка китереп бәрә, фикерләрне...

Реклама исемле аждаһа телевидение, радио, вакытлы матбугат куеннарына кереп утырып, чыгарып ташлап булмаслык итеп ныгыды, тамыр җәйде. Кереме журналистлар файдасына икән, каршы килеп булмый. Газеталардагы рекламаларны кабат-кабат укып, кирәген язып куябыз. Ә телереклама берничә секунд, күп дигәндә, бер минут чамасы бара. Көтмәгәндә-уйламаганда килеп чыккан дөбер-шатыр реклама башка китереп бәрә, фикерләрне чуалта, бара торган тапшыруның эчтәлеген, мәгънәсен йомшарта башлый. Җитмәсә, кызыл, зәңгәр фонга сыек кызыл, сыек зәңгәр, ак хәрефләр белән язылган сүзләрне өлкән яшьтәгеләр укып өлгерә алмый.
Рекламалар бирүне бер тәртипкә китерү максатында аерым реклама каналы ачу зарурдыр. Аның бүлекләре дә булсын. Әйтик, ашамлыклар, аш-су, төзелеш, ремонт, дарулар, медицина яңалыклары һ.б. Реклама бирү телепрограммага кертелсен. Рекламага мохтаҗ шәхес, кулына кәгазь-карандаш алып, үз хаҗәтен программа буенча көтеп торсын. Югыйсә балалар белән телевизор карап утырганда потенция, секс рекламасы, ярымшәрә хатыннар күрсәтеп, әти-әнине оятка калдыралар.
Телевидение хезмәткәрләренең әти-әниләре, әби-бабайлары бардыр, алар белән дә киңәшсеннәр. Шул тарафтан бер мисал китерәсем килә. 2006 елда хәләл җефетем белән яшәвебезнең алтын юбилее булды. ЗАГС ул бәйрәмгә 1,5 мең сум акча бирә икән. Хатыным ятып авыру сәбәпле, ул акчаны алу өчен йортлар идарәсеннән ышаныч кәгазе кирәк булды. Йортлар идарәсе хуҗасы яшь кенә ханым аны бер айга сузды. «I төркем инвалид түгел, үзе килсен», - ди. Ахыр чиктә мин аңа, өегезгә кайткач, әти-әниегез белән киңәшегез әле, дип әйттем. Иртәгесен, бер сүз дә дәшми, йөземә карамый гына кул куеп, мөһер сугып җибәрде. Нотариустан да кул кую өчен өйгә килделәр, шуның өчен җиде йөз сум түләттеләр. Ни кызыгы булды инде ул юбилей акчасының?!
Безнең Моторлар төзү берләшмәсенең ветераннар советыннан дистәләгән авырып ятучы пенсионерларга юбилейлары көннәрендә чәчәкләр, бүләкләр күтәреп, кечкенә генә булса да тантана ясап китәләр, конвертка салган акча тоттыралар, авыру кешенең күңелен күтәрәләр. Бөтен нәрсәне акчага көйләргә ярамый бит инде!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading