16+

«Алдыбызда бит Казан!..»

Г.Тукайның әдәби музеенда шагыйрьнең Казанга кайтуына 105 ел тулуга багышланган «Алдыбызда бит Казан!..» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

«Алдыбызда бит Казан!..»

Г.Тукайның әдәби музеенда шагыйрьнең Казанга кайтуына 105 ел тулуга багышланган «Алдыбызда бит Казан!..» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Мәгълүм булганча, нәкъ моннан 105 ел элек шагыйрь Г.Тукай, 12 ел Җаекта яшәгәннән соң, Казанга кайта. Казан чорында бөек татар шагыйре буларак танылачагын яшь Тукай күз алдына да китерә алмый.
Казанга кайтуга, ул мәдәният-мәгърифәт дөньясына чума. Г.Тукай халык әдәбиятын күтәрү, яшь буын өчен әсәрләр, уку китаплары, дәреслекләр язу белән шөгыльләнә башлый. Ул, сатирик буларак та, эшчәнлеген киңәйтеп җибәрә - Әхмәт Урманчиев мөхәррирлегендә «Ялт-йолт» дигән сатирик журналын чыгара башлый. Г.Тукайның Казанда яшәгән чорында барлыгы утыздан артык китабы басылып чыга.
Казан шәһәре шагыйрьнең дөньяга карашын бик нык тирәнәйтә. Монда ул күптөрле рухи халәт кичерә: дәртле эш, вакыты-вакыты белән күңел төшенкелеге, унынчы еллардан соң янә ашкынулар, якты өметләр... Шагыйрьнең нәкъ шушы чордагы иҗатына һәм эшчәнлегенә багышланган кичәгә танылган галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, Казан театр һәм музыка көллиятләре студентлары килгән иде. Кичәгә җыелган кунаклар, Тукай иҗатына гашыйк булучылар шагыйрь турындагы фикерләрен белдерде. Студентлар Тукайның Казанда язган шигырьләрен, җырларын шул кадәр ихлас күңелдән башкарды ки, алар әйтерсең лә шагыйрь кичергән авыр чорларны үзләре аша үткәргән.
Г.Тукай иҗаты мәңгелек. Аның шигырьләрен, «Туган тел» җырын без һәрвакыт күңелебездә йөртәбез. Кичәгә килгән кунаклар моны исбатлады...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading