16+

«Аның йөрүе – безгә пачут»

Таныш-белешләр арасында яше 25тән 40ка кадәр булган ялгыз ханым һәм туташлар күп. Кайсысы кияүгә бармаган, кайсы тиз генә барып кайткан дигәндәй. Нишләтәсең, демографик хәл дә, без ирләрнең бүген бабайлардан барлык яклап та шактый кайтыш булуы да үз ролен үтидер инде. Шулар турында уйлангач, мин гел өлкәннәрнең сугыштан соңгы еллар турында,...

Таныш-белешләр арасында яше 25тән 40ка кадәр булган ялгыз ханым һәм туташлар күп. Кайсысы кияүгә бармаган, кайсы тиз генә барып кайткан дигәндәй. Нишләтәсең, демографик хәл дә, без ирләрнең бүген бабайлардан барлык яклап та шактый кайтыш булуы да үз ролен үтидер инде. Шулар турында уйлангач, мин гел өлкәннәрнең сугыштан соңгы еллар турында,...

Таныш-белешләр арасында яше 25тән 40ка кадәр булган ялгыз ханым һәм туташлар күп. Кайсысы кияүгә бармаган, кайсы тиз генә барып кайткан дигәндәй. Нишләтәсең, демографик хәл дә, без ирләрнең бүген бабайлардан барлык яклап та шактый кайтыш булуы да үз ролен үтидер инде.

Шулар турында уйлангач, мин гел өлкәннәрнең сугыштан соңгы еллар турында, авылның фактта ирләрсез диярлек яшәве турында сөйләгәннәрен искә төшерәм.

...Илленче еллар башы. Ире сугыштан исән‑сау кайткан бер гаилә. Абзый озын буйлы, таза, чибәр кеше. Колхозда бригадир, ферма мөдире. Апа - дүрт баласын сугыш елларында ачтан үтермичә саклаган, авыру каенанасын караган, «Атагыз кайткач кирәгер» дип, сандык төбендә запасларын иң авыр чакта да бетерми саклаган сабыр хатын. Инде өлкән балалар җиткән кыз булган, тик тиктормас абзый көн саен диярлек авылның ялгыз хатыннары янында. Кичтән эштән кайтып ашый, бераз ял итә дә, эшләрем бар дип, чыгып китә. Иртәнгә кайта үзе. Апа аның тун якаларын чистартып, өстен‑башын карап, тагын эшкә озата. Җитмәсә, бер хатын янына гына да йөрми бит ир. Бүген монысында, иртәгә икенчесендә. Бер кичне өйләренә югары очта яшәүче, ире белән бер генә ай торып калган бик усал бер авыл хатыны килеп керә.

- Абыстай, - ди ул. - Абзый бүген кунарга миңа менәм дигән иде, кешеләр күреп калган, Фаһирәгә кереп киткән. Әйдә әле, барып тәрәзәсен ватыйк шул кәнтәйнең!

Апа елмая гына.

- Соң, сеңел, - ди ул, - ярар, алай борчылма. Бүген Фаһирәдә кунса, иртәгә сиңа менәр.

Беркөнне кызларның иң олысы сүз кузгата.

- Инәй, әти бүген фәлән хатында, кичә икенчесендә, иртәгә өченчесендә. Әйдә, туктатыйк әле моны. Пазур бит инде бу, без дә үсеп беттек ич.

Бу сүзләргә каршы да апа елмая гына.

- И-и-и кызым, - ди ул. - Менә атагыз ямьсез, өсте‑башы каралмаган, кеше карамаслык бер мес­кен нәрсә булса, пазур булыр иде.Ә болай бөтен авыл хатыннары ярата үзен, безгә пачут бит бу...

Әле балалар моннан соң да аталары кунган йорт тәрәзәләренә, ул кемнәр беләндер кергән мунча ишекләренә таш атып йөриләр. Абзый йөри... Алтмышынчы елларда да, шактый олыгайса да, йөри әле ул. Тик менә шунысы да бар: чибәрлеге белән бик мактанырлык булмаган үз хатынын, кеше алдында, авыл алдында беркайчан да кимсетми һәм кимсетергә дә бирми. Үзе кырда эштә чакта төшке аш китерүче хатынын ерактан күргәч тә, җыелган хатын­нар, ирләр арасында:

- Әнә минем сандугачым килә, и-и-и-и, нәфел намазлары укытып, көчкә ала алдым бит мин аны, ул булмаса, бер генә көн дә яшәмәс идем, - дип, апаның данын күтәрә.

Апа исә елмая гына.

- Әтисе, бүген кунарга өйгә кайт инде, балалар кайта, яме, - дип тора.

Җитмешенче еллар башында абзый авырып киткәч, апа аны сабый бала карагандай карый, тәрбияли.

Абзый да, апа да вафатлар инде. Каберләре янәшә. Авылның өлкәннәре әле дә, шаярыбрак: «Абзыйның кабереннән тере чәчәкләр туксанынчы елларга кадәр бетмәде», - диләр. Апа турында сүз кузгалса: «Чын фәрештә иде, оҗмахта аңа махсус урын әзерләнгән булырга тиеш», - диләр.

Менә шундый заман, шундыйрак истәлекләр. Роман язарлык язмышлар...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading