16+

«Ашыгыч ярдәм»гә юлда комачаулаган автомобильләрне бәрдерергә дә ярый дигән сүз дөресме?

«Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә карата ике соравым бар иде. Еш кына «Ашыгыч ярдәм» хезмәте кеше көткән вакытка тиз генә килеп җитә алмый. Килгәч тә, кирәкле адрес буенча фатирга узганчы, шактый вакыт уза.

«Ашыгыч ярдәм»гә юлда комачаулаган автомобильләрне бәрдерергә дә ярый дигән сүз дөресме?

«Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә карата ике соравым бар иде. Еш кына «Ашыгыч ярдәм» хезмәте кеше көткән вакытка тиз генә килеп җитә алмый. Килгәч тә, кирәкле адрес буенча фатирга узганчы, шактый вакыт уза.

Гадәттә, ишегаллары тулы машиналар. «Ашыгыч ярдәм» хезмәте машиналарына юлда комачаулаган автомобильләрне бәрдерергә дә ярый дигән закон кертергә уйлыйлар дип ишеттек.Татарстанның «Ашыгыч ярдәм» хезмәте җитәкчеләре үзләре бу хакта нәрсә уйлый икән?

Икенче сорау: Татарстанда ашыгыч ярдәм күрсәтә торган мотобайклар бар дип ишеткән идек. Мотобайкларга медицина ярдәме күрсәтү җайланмалары сыямы?

Айназ Вәлитов, Яшел Үзән.



Татарстанның «Ашыгыч ярдәм» хез­мәте баш белгече Марина Воронцова җавап бирә.

- Ишегалларына керү авыр, сүз дә юк. Еш кына «Ашыгыч ярдәм» хезмәте машинасына дөрес урынга куелмаган автомобильләр комачау итә. Әмма машиналарны бәрдереп китәргә рөхсәт бирүгә караганда, дөрес парковка проблемасын күтәрсәләр, отышлырак булыр иде, минемчә. Тиешсез урынга машина куйганнар өчен штрафларны катгыйландырырга кирәктер, бәлки.
Икенче сорауга килгәндә, ашыгыч ярдәм мотоцикллары җәйге режимда эшли. Һәр мотобайкның өч кейсы бар. Аларга дефибриллятор, кислород баллоны, кислород битлеге, медикаментлар белән сумка, глюкометр, тонометр һәм башка кирәкле җиһазлар урнаштырылган. Мотобайклар тиз йөри. Алар машина тугыз минутта узган араны алты минутта үтә. Шул яктан мобиль булып санала. Аннары машина үтә алмас тыкрыкларга керә алуы белән дә отышлы. «Ашыгыч ярдәм» бригадасы килеп җиткәнче, мотоциклдагы фельдшер, зыян күрүчене карап чыгып, тиешле ярдәмне күрсәтә. Узган ел җәйге чорда мотоцикллар 400дән артык чакыруга бардылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading