16+

Балтачлардан кыз алдык

Үсеп буйга җиткән кызларны күктәге кошлар белән чагыштырып буладыр, мөгаен. Кайсылары туган авылларында гына төпләнеп оя корса, икенчеләре мәхәббәт канатларында ерак-ерак тарафларга оча.

Балтачлардан кыз алдык

Үсеп буйга җиткән кызларны күктәге кошлар белән чагыштырып буладыр, мөгаен. Кайсылары туган авылларында гына төпләнеп оя корса, икенчеләре мәхәббәт канатларында ерак-ерак тарафларга оча.

Балтач авылы мәдәният йорты директоры Әминә Гатиятова бу очракта Казан, Кукмара, Мамадыш шәһәрләреннән һәм Балык Бистәсе районының Күгәрчен, Күки, Яншык авылларыннан чыккан кияүләрнең үзләрен «очыртып» кайтартып, зал тулы халык алдында имтихан үткәрде. Кичәне алып баручы Назирә Гыйззәтуллина кияүләрне, сораулар яудырып, бәйгеләрдә ярыштырып сынады. Арадан иң өлкән кияү Марсель ага Җәббаров: «Хатыным Суфия белән 45 ел тату гомер кичерәбез. Кәләшне шушы авылдан сайлавым юкка гына түгел, Балтач кызлары бик тырышлар, бик уңганнар шул алар», - дип, рәхмәт хисләрен ирештерде. Үзенең дә осталыгын раслап, сыздырып баянда уйнап җибәрде. Рәмзия белән Илгиз Хәбриевләр әби һәм бабай рольләрендә спектакльдән өзек күрсәттеләр, парлашып биеделәр. Гөлсәрия белән Мансур Рәхмәтуллиннар Магаданда уртак тормыш корганнар. «Тырышлык кирәк, гаилә муллыгына кайда да ирешергә мөмкин», - диде алар. Нурия белән Равил Маняков, Нурания белән Газизҗан Вахитов, Чулпан белән Илшат Гасыймов гаиләдә үзара татулыкның, аңлашып яшәүнең мөһимлеген ассызыкладылар. Үзем дә Балтач кияве бит, һәр эшкә уңган хатыным Әлфия белән сәхнәгә күтәрелеп, җыр башкармыйча котыла алмадык. Оста баянчы Габдерәшит Сөниев «артистларга» музыкаль яктан ярдәм итеп торды.
Төнге 12гә кадәр сузылса да, халык әдәби-музыкаль тамашаны кызыксынып хозур кылды. Балтач авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Харис Гатиятов йомгаклау сүзендә: «Мәдәният елы уңаеннан, озакламый, Балтач киленнәре, шулай ук авылның үзендәге гаиләләр катнашында, тематик кичәләр оештырылачак», - дип хәбәр итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading