Бароннары качып китсә дә, Карамалы Таудан чегәннәр ник күченергә уйламый? (ФОТОЛАР)

Яшел Үзән якларында чегәннәр күптәннән яши. Студент чагымнан да хәтерлим әле: тимер юл вокзалына кергән саен, кат-кат итәк кигән, балаларын иярткән чегән хатыннары: «Дорогой, позолоти ручку, всю правду расскажу», - дип теңкәгә тияләр иде.
Төпләнеп яши торган урыннары - Әйшә авылы һәм Карамалы Тау бистәсе. 1987 елларда алар бирегә таборлары белән килеп урнашканнар, тиз генә китәргә дә җыенмыйлар бугай.
Карамалы Тауда 265 чегән яши, диләр. Тормышлары белән якыннанрак танышу өчен, бистәгә барырмын дигән идем дә, юлым бүленде. «Яшел Үзән» газетасының баш мөхәррире Илсөя Завилейскаяга, эш буенча, чегәннәр янында булырга туры килгән. «Башка беркайчан да бармыйм, шундый күршеләр белән янәшә яшәргә мәҗбүр булган халык кызганыч», - диде ул. Илсөягә, әллә фотога төшергәненә ачулары килеп, йодрык та кизәнгән берсе, икенче чегән хатыны балта да тотып чыккан. «Безнең җиребездән китегез», - дип куганнар. Чак кына фотоаппаратларын ватмаганнар. Кыскасы, бәласеннән баш-аяк дип, чегәннәр тормышы турында Илсөя белән генә сөйләшергә булдык.
Җирле халыктан чегәннәргә карата бик күп шикаять, зар килгәч, Яшел Үзән шәһәренең Роспотребнадзор бүлеге, опека органнары вәкилләре, янгын сүндерүчеләр, медиклар, полиция хезмәткәрләре Карамалы Тау бистәсенә барган. Илсөя Завилейская да аларга кушылган.
- Фанерадан ясалган, өйгә охшаш нәрсәләр. 35ләп шундый корылма. Барысы да соры, пычрак, - ди Илсөя, йөзләрен җыерып. -Баксаң, аларны чегәннәр үзләре төзегән икән, түбәне мөмкин кадәр тәбәнәк ясаганнар. Ызбалары кечерәк булган саен, җылытырга җайлырак, күрәсең. Андагы исне, мохитне, бөтен кичерешләремне газета битләрендә генә чагылдырып булмый. Бу фанер өйләргә су кермәгән, әлбәттә, «Бәдрәфегез бармы?» дигән сорауны аңламадылар да шикелле. Соңрак ачыкланды: ул аларга кирәкми дә икән, «җил уңаена гына җиффәрәләр!» «Гел бер җирдә генә йомышны үтәргә димәгән», - дип кенә җавапладылар. Баксаң, нинди суыкта да кайбер чегән хатыннары эчке киемсез йөри. Кат-кат итәк булгач, аякка җылы итек кигәч, туңдырмый, имеш.
Бер йортка кердем. «Мичкә нәрсә ягасыз?» - дим. «Күршедә бер йорт янды, коры агач яхшы яна», - диләр. «Ә күршегез янып киткәнче, нәрсә яга идегез?» «Урман якында гына бит, агач күп, без ялкау түгел, кисеп алуның бер авырлыгы да юк», - диде бер егет, күзен дә йоммыйча. 1987 елда ук Яшел Үзән районы Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәнең Халык депутатлары советының башкарма комитеты карары нигезендә, чегән гаиләләренә тугыз җир участогы бүлеп бирелгән булган. Ә болар, рәхмәт урынына, халык рәхәтләнеп ак гөмбә җыя торган каенлыкны йортларын җылыту өчен кисеп бетергән.
Карамалы Тау башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, чегәннәр күп очракта өйләрен законсыз төзи, торак-коммуналь хезмәтләр өчен дә, салым да түләми, «Татэнергосбыт» белән дә бер кеше - Андрей Михай гына килешү төзегән. Аның каравы, утсыз утырмый үзләре, таборлары белән шул Михайдан үзләренә электр чыбыгы сузганнар, ди. Әлеге законсыз факт буенча эш судка җибәрелгән.
Ә бер йортта идәндә ярымялангач утырган кыз баланы күреп, Илсөя бөтенләй гаҗәпләнеп калган.
- Ул йорт санитар-гигиена таләпләренә бөтенләй җавап бирми. Идәндә, пычрак арасында трусикчан гына бер кыз баланы күреп, ис-акылыбыз китте. Алдына эткә биргән кебек бер савытка ашарга салганнар. Чегән кызы түгел. Үзләре аны Малина дип йөртәләр. Кыз көлми дә, еламый да. Кем чакыра, шуңа бара. Үзләре, бу кызның әнисе тәртипсез тормыш рәвеше алып бара, баласын вакытлыча калдырып китте, дигән булалар. Баланы җиңел бирделәр анысы. Бүген кыз район хастаханәсендә табиблар күзәтүе астында. Чегәннәр белән ул җиде айлап яшәгән. Әлегә әнисе кем икәнлеге, үзенең шәхесе дә ачыкланмаган, - ди Илсөя.
- Яшел Үзәндә чегәннәр арасында А гепатиты таралган дигән сүзләр дә йөрде, бала сәламәтме соң? - дип кызыксынам.
- Аларда берәр бәйрәм булса, бөтен кавемнәре белән җыелу гадәте бар, чит төбәкләрдән дә киләләр. Менә шундый бәйрәмнәрнең берсендә, ялгышмасам, туй вакытында, читтән килгән кунаклар А гепатитын ияртеп киткән, имеш. Шөкер, баланың анализлары яхшы, аңа зыян килмәгән.
Бөтен чегәннәр дә кәкәй дип, барысын да бер чыбыктан сөрү - хата. Алар арасында да үрнәк кешеләр, җитәкче урыннарында эшләүчеләр җитәрлек. Татарстанда чегәннәр чагыштырмача аз, шуңа үзләренең диаспоралары, берләшмәләре дә юк. Җитештә яшәүчеләре чегән дип атаганны өнәп тә бетерми, бу алар өчен кимсетү кебек, үзләрен рома дип таныштыралар. Әйтик, «Нова Рома» эстрада ансамблен Татарстаннан читтә дә беләләр. Алар банкетларда чыгыш ясый, концертлар куеп йөри. Төп солистлары Танита Петрова Татарстанның атказанган артисты исеменә дә лаек булган. Сүз уңаеннан, ромалылар урамда хәер сорашып, урлашып йөргән чегәннәрне рома дип атамый, «Алар хәтта телебезне дә белмиләр, чын чегән түгелләр, без аралашмыйбыз», - диләр.
Илсөя Завилейская фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 июнь 2023 - 16:42"Сөяркәмне дә яратам, хатынны да ташлый алмыйм..." Хатын белән яратышмыйча өйләнештек. Яшьлек хатасы белән балага узды да, өйләнмичә башка чарам юк иде. Гаилә корганда, икебезгә дә 19 яшь иде. Яратмаган кеше белән яшәүләре авыр булды, талашулар еш булды, тик кызыбыз хакына түздем.3900
-
9 июнь 2023 - 16:22Фәрит Мөхәммәтшин «Балалар илне рәсемгә төшерә» бәйгесендә җиңүчеләрне котлады Бүген Казан зооботаника бакчасында «Балалар илне рәсемгә төшерә» республика телевизион конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар – Татарстанның төрле районнарыннан 13 укучы. Дүрт номинация буенча призерларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.2600
-
9 июнь 2023 - 14:34“Ирем мине кәрткә оттырды. Һәм мине көчләргә...” Бер көнне ирем кайтты да, миңа кунакка баруыбыз турында әйтте. Баланы күршеләргә калдырырга кушты. Аның тагын кәефсез булуын күргәч, кемгә баруыбыз турында сорамадым, җыена башладым. Такси безне 5 катлы йорт алдына китерде.27400
-
9 июнь 2023 - 14:33Зөлфәт Зиннуров: "Әти ике-өч тапкыр гына төшкә керде, анда да..." Радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы, шансон стилендә җырлаучы Зөлфәт Зиннуровны Саба егете дип беләләр. Әмма, чынлыкта, ул Теләче районында туган.12500
-
9 июнь 2023 - 13:11Иркә: "Ирем белән аралашу сирәгәйде..." Татарстанның атказанган артисты Иркә махсус хәрби операциядәге ире Артур турында һәрдаим хәбәр итеп тора иде. Әмма соңгы арада җырчы ире турында бик сөйләмәде, моның үз сәбәпләре булган.154705
-
9 июнь 2023 - 12:09"Ялган бәяләмә “Динамо” җәмгыятенә тап төшерәчәк" Татарстан башкаласында 15-21 июньнәрдә “Динамо спорт уеннары” була. “Динамо” җәмгыяте оешуга 100 ел тулуга багышлана әлеге чара.7601
-
9 июнь 2023 - 11:2110 иде, хәзер 20: ипотека шартларын катлауландыру нәрсәгә китерәчәк? 1 июньнән Үзәк Банк ипотека алуга беренчел взносның минималь күләмен хәзерге 10 проценттан 20 процентка кадәр күтәрде. Ә киләсе елның 1 гыйнварыннан ул 30 процентка кадәр үсәчәк. Димәк, фатир алырга теләүчеләргә беренчел торакка өч тапкыр күбрәк акча җыярга туры киләчәк.12700
-
9 июнь 2023 - 10:03Үләсем килде, тик мин әле әниемә кирәк... Һәркемнең тормышында авыр, катлаулы вакытлар буладыр ул. Үземдә дә андый куркыныч чаклар булды. Кара полоса озакка сузылды, алда яктылык күренмәде.42200
-
9 июнь 2023 - 10:01“Халыкның сәламәтлеге сагында торасыз. Вәкаләтләрегезне үтәгез әйдә” Узган ел республиканың медицина тармагына 1705 персонал таләп ителгән. Әмма яңа кабул ителгәннәргә караганда, эштән китүчеләр күбрәк булган. Аерма – 567 кеше. Бу хакта республиканың Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова хәбәр итте.10800
-
9 июнь 2023 - 09:42Зөлфия Шакирова: "Арага керергә теләүчеләр күп булды" Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Күңелем йомшак, елак мин. Шуңа да карамастан, көчле рухлы, нык холыклы. Мине беркем дә сындыра алмый", - ди ул.128411
-
9 июнь 2023 - 09:18“Бу бала кирәкми иде миңа!.." “Бу бала кирәкми иде миңа! Нәрсәгә... Шушы яшемдә бала алып кайтам дип уйламадым да, ялгыш төшемә дә кермәде. Шуның сүзен тыңладым бит, юләр, шуңа ышандым. Имеш, бала кирәк икән аңа, миннән улы булуын тели икән... Ничек шулкадәр ялгыштым, унсигез яшьлек кыз бала кебек алдандым бит... Моңарчы тормышта ялгышканым булмаса иде, беренче хата ясавым мени!..”71513
-
8 июнь 2023 - 17:50Минтимер Шәймиев: “Укырга беркайчан соң түгел” Казанда башланган Халыкара мәгариф министрлары форумында Татарстан җитәкчелеге дә төбәктәге мәгариф системасындагы үзгәрешләрне, дөресрәге, алгарышларны сөйләп үттеләр. Халыкара форумда Татарстан дәүләт җитәкчеләре дә үз сүзләрен әйтеп калырга ашыктылар.13900
-
8 июнь 2023 - 16:23“Күп кенә илләр безнең белән хезмәттәшлек итәргә тели” Сергей Кравцов Казанда мәгариф министрларының Халыкара форумы кысаларында үткән матбугат очрашуында шулай дип белдерде. Россия мәгариф министры дустанә дәүләтләрнең илебездәге мәгариф системасы белән кызыксынулары көчле булуын әйтеп үтте.15201
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
9 июнь 2023 - 14:08Без имениГоварять счастье нет считай калекой дияргә ярата иде бер апай шундыерак язмышлы.....“Бу бала кирәкми иде миңа!.."
-
9 июнь 2023 - 13:32Без имениИии яраткан артистларым бит алар минем!!! Мин алар тормышы белэн куптэн кызыксынам,Имэнлектэ торганда олы малае Ильхам(5яшь тирэсе булгандыр) белэн Жэвитне курдем иде.Бер тирэдэ торсак та бутэн курмэдем. Исэнлек-саулык,гаилэ бэхете телим мин аларга.Икесен дэ бик яратам,хормэт итэм!Зөлфия Шакирова: "Арага керергә теләүчеләр күп булды"
-
8 июнь 2023 - 12:13Без имениУнга бар,унганчы бар дигэн бит эбилэр элек-эстэгефируллакаем,тфу,тфу,тфуБу ирем дә хыянәт итте. Нишләргә инде миңа?
-
8 июнь 2023 - 15:51Без имениЭх балалар ,Аллах сабырлык кына бирсен сезгэ,мондый югалтуларга ничек тузэргэ...Энемнең үлемен әниебез бик авыр кичерде
-
8 июнь 2023 - 21:08Без имениАнанын йорэге ничек телгэлэнгэн бит.Хэзер укенудэн ни файда.Сонга калган гафу сорарга."Кабереңә ятып еласам да, соң инде..."
-
7 июнь 2023 - 22:23Без имениСойлэшергэ кирэк яхшы иттереп. Мыскыл итеп йормэсен эниегезне. Шакшы.Әти күрше чуваш авылындагы хатын белән инде ике еллап чуала икән
-
7 июнь 2023 - 17:21Без имениАллаһы Тәгалә җәзасы тигән, янды авыл. Әле халык җәзасы булды дип аңламый, ни кызганыч.Ни хәлең бар, Эчкен татары?
-
7 июнь 2023 - 13:07Без имениКуп еллар утуенэ карамый хаман тошкэ керэ, хыянэтне оныткан кеше бар микэн? Мина калса юк, уз кузен белэн курсэн юк!Иремнең газапта яшәвен телим
-
7 июнь 2023 - 11:33Без имениФирүзә үзе матур булса да, җырлары матур түгел, тавышында да бормалар юк.Фирүзә: "Томан эчендә яшәдем..."
-
6 июнь 2023 - 21:42Без имениИ балакаем исэн сау котеп алыйк инде сине. Калыр момкинлеген булып та этиенэ авырлык китерэсен килмэде. Ботен санын тоз салэмэт булып шатлык белэн эти эниенэ куаныч булып кайт яме. Сойгэненне соендереп яшэ.Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!"
-
6 июнь 2023 - 17:37Без имениЖебегэн кыз кутлэренэ тибеп чыгарырга булган"Фатирымнан куалар, полиция чакыртыгыз"
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.228700
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.715105
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.770601
-
9 июнь 2023 - 16:22Фәрит Мөхәммәтшин «Балалар илне рәсемгә төшерә» бәйгесендә җиңүчеләрне котладыБүген Казан зооботаника бакчасында «Балалар илне рәсемгә төшерә» республика телевизион конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар – Татарстанның төрле районнарыннан 13 укучы. Дүрт номинация буенча призерларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.2600
-
9 июнь 2023 - 16:42"Сөяркәмне дә яратам, хатынны да ташлый алмыйм..." Хатын белән яратышмыйча өйләнештек. Яшьлек хатасы белән балага узды да, өйләнмичә башка чарам юк иде. Гаилә корганда, икебезгә дә 19 яшь иде. Яратмаган кеше белән яшәүләре авыр булды, талашулар еш булды, тик кызыбыз хакына түздем.3900
-
2 июнь 2023 - 08:54Еламаган көнем юк, сөйгәнемне сагынам... Һәр гаиләдә кризислы чорлар була. Кемдер ул чорны уза, ә кемдер аерылыша. Минем очракта алай да, болай да булмады. Без бергә яшибез, әмма арада бернинди мәхәббәт тә юк, хисләр суынды. Бу турыда бер-беребезгә әйтергә генә куркабыз.357611
-
2 июнь 2023 - 09:09“Мин бала табар өчен карт” Казан дәүләт медицина университетында “Всё беременным РФ” проектының стратегик сессиясендә йөкле хатын-кызларның көн кадагында торган мәсьәләләре турында фикерләшергә мөмкинлек туды.85303
-
2 июнь 2023 - 09:31Рисәнә Мостафина: "Миннән котылу чарасын таба алмадылар" Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рисәнә Мостафинаны белмәүчеләр сирәктер. Саба районы Миңгәр авылы кызы Рисәнә – моңлы тавышы белән күпләрнең күңеленә кереп оялаган талантлы җырчы.404536
-
2 июнь 2023 - 09:57Климат үзгәрү аркасында Россия башкаласы Себергә күчерелергә мөмкин Глобаль җылыну аркасында Россия башкаласы Себергә күчерелергә мөмкин. Климатолог Алексей Кокорин фикеренчә, глобаль уртача еллык температура биш градуска күтәрелә калса, бу якынча 2080 елда булачак.61200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика