Аптекаларга кергәнегез, күзәткәнегез бармы? Кешеләр баш даруы ала. Күп итеп. Сораштырганым да бар. Сатучылар моны раслый. Соңгы елларда кешеләрнең башы еш авырта башлаган...
Элек безнең ата-бабалар юклыктан интеккән. Ачыгып киттеңме? Ә ашарга юк! Бәрәңге ашыйм дисәң, аны җәй буе тәрбияләп үстерергә кирәк. Икмәк ашыйм дисәң дә - шул ук хәл. Ит ашарга теләсәң - аулап алырга кирәк. Балык ашыйм дисәң... Кыскасы, нәрсә генә теләсәң дә, башта күпмедер көч куярга, хезмәт түгәргә кирәк.
Болай дип язгач, бик борынгы дәверләр кебек тоела. Ник ул кадәр ерак китәргә? Әле унбиш-егерме еллар элегрәк тә... Кибет киштәләренең Горбачев пеләше кебек ялтырап торган чагын әйтмим. Аннан соңрак та бит. Хәтта мәңгелек ризык запасы булган авыл җирендә дә... Ел әйләнәсенә абзардан чыкмаган авыл кешесе нибары сугым чорында гына иткә туенып китә иде. Берара шулай бәйрәм итеп ала да аннан тагын саклабрак тотына башлый.
Кием-салым белән дә шундыйрак хәл иде. Без үскән чорда да әле абыйсының киеме энесенә кала, аннан икенче энесенә... Шул рәвешле, бертуган балалар бер кием аша үтәләр иде.
Китаплар да шулай иде бугай. Абыйсының дәреслекләре белән энесе яки сеңлесе шөгыльләнә. Барысы да укып чыгып кирәге калмагач, аларны йә китапханәгә тапшыралар, йә макулатурага илтәләр. Дәреслекләр генә түгел, әдәби китаплар да җитми иде. Авылның берәр кешесе берәр китап алып укый һәм ошата икән, аны инде өйдән өйгә йөртеп чират торып укыйлар иде.
Кинолар җитми иде. Клубта берәр яхшы фильм күрсәтсәләр, аны иртәгә дә карарга дип, күрше авылга чаба идек. Телевидениедән дә гел генә яхшы кинолар булып тормый. Телевизор үзе дә бөтен кешедә дә түгел иде әле. Кыскасы, безгә һәрвакыт нәрсәдер җитми һәм без шул җитмәгән нәрсәне һәрвакыт эзли, аңа ирешергә тырыша торган идек.
Менә бу юлларны язам да... без үлән ашап үстек дип сөйләгән әти-әниләрне искә төшерәм... Мин аларны аңлый алмый идем... аларның сыер яки сарык шикелле яланда үлән уртлап йөрүләрен күз алдыма китерә алмый этләнә торган идем... Мине дә бүгенге яшьләр аңлый алмыйдыр инде, дим.
Бүген бөтен нәрсә бар! Ризык хәзер ачлыкны басу өчен хезмәт итми. Ләззәт алу чыганагы ул. Теге халыкның кухнясын татып карыйсы килә, монысыныкын... Чагыштырып карыйсың, фикер уртаклашасың... Гадәттә, ул берсе дә әллә ни һуш китәрлек түгел дип тәмамлана. Кием-салым да шулай. Барысы да шулай. Телевизор хәзер бүлмә саен. Телевизор саен йөзләгән канал. Кайсысын карарга да белеп булмый. Кайчагында бер каналдан икенчесенә күчә-күчә сәгатьләр буе утырасың. Һәм карарлык берни дә юк дип, сүндереп куярга мәҗбүр буласың. Ә чынында - карарлык нәрсәләр бар, нибары үзең генә үзеңнең нәрсә теләгәнеңне аңлый алмыйсың. Җырчылар күп. Җырлар күп. Һәм аларның да берсе дә ошамый. Начар булган өчен генә түгел. Күп булган өчен ошамый. Язучылар күп. Китаплар. Алар белән дә шундый ук хәл.
Бу - кризис. Икътисад классиклары билгеләгән җитештерүчәнлек кризисы инде. Кулланып бетерә алмас дәрәҗәдә җитештерелгән товар. Бу кулга тотып була торган нәрсәләргә генә түгел, ә рухи һәм виртуаль өлкәләргә дә кагыла. Чөнки бүгенге чорда мәгълүмат та, рухи азык та, белем дә, башкасы да - товар. Товар күп, товар мыжгып тора. Тик аны алырга теләүчеләр генә юк. Һәм шушы кирәгеннән артык җыелып киткән товарны сату өчен көрәш бара. Мондый чакта һәр сатып алучы кадерле. Кайберләрен кечкенәдән тәрбияләп үстерәләр. Һәм тоташ индустрия кешенең башын катыру, миен юу белән шөгыльләнә: үз клиентларына сатып алучы әзерли. Ә товарга корылган җәмгыятьтә һәркемнең бер үк вакытта сатучы да, сатып алучы да икәнен искә төшерсәк... без матур лозунглар, ялтыр сүзләр артына ышыкланып... нибары бер-беребезнең башын катыру белән генә шөгыльләнәбез булып чыга.
Менә шул рәвешле, дәүләт дәрәҗәсендә бер-береңнең башын катыру белән шөгыльләнгәч, ул баш ничек чыдасын ди инде?! Әлбәттә, авырта. Әлбәттә, баш даруы аласың. Әйткәндәй, әле берәрегезгә кирәкмиме? Кыйммәт тә түгел...
Фото: bolitgolova.net
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар