16+

Бер иде, берәгәйле иде

«Шәһри Казан» газетасының 30 октябрь санындагы «Килде-китте бәйрәмнәр кирәкми безгә» дигән язмага карата уй-фикерләремне язарга булдым әле. Килде-китте бәйрәмнәр, чыннан да, кирәк түгел. Соңгы елларда алар күбәйде һәм өстәлә баралар. Шунлыктан, алар бәйрәм төсен югалталар. Аларны бәйрәм дип тә булмый, гади ял көне генә булып калалар. Әмма ял көннәре болай...

«Шәһри Казан» газетасының 30 октябрь санындагы «Килде-китте бәйрәмнәр кирәкми безгә» дигән язмага карата уй-фикерләремне язарга булдым әле. Килде-китте бәйрәмнәр, чыннан да, кирәк түгел. Соңгы елларда алар күбәйде һәм өстәлә баралар. Шунлыктан, алар бәйрәм төсен югалталар. Аларны бәйрәм дип тә булмый, гади ял көне генә булып калалар. Әмма ял көннәре болай да күп бит. Атнаның һәр ике көне - ял. Айга ул 8 көн була. Елда - 12 ай, ял көннәре күпме? Минемчә, чын, олы бәйрәм ул елга 1-2 генә булырга тиеш. Без үскәндә (мин 1940 елгы) иң зур бәйрәм ул - 7 ноябрь көне, Бөек Октябрь бәйрәме иде. Авыл халкы (колхозчылар һәм интеллигенция) бу көнгә еллык төп эшләрне тәмамлап әзерләнә иде. Әлеге бәйрәм алдыннан авыл халкына еллык хезмәтләре өчен икмәк бүлү уздырыла иде. Бусы да халык күңелендә җылы бәйрәм чаткылары тудыра. Без үсмерләргә дә, җәйге мәктәп каникуллары вакытында колхоз эшләрендә актив катнашкан өчен, колхоз идарәсе һәм авыл Советы матур гына бүләкләр бирә иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading