16+

Без никрут чакларда

Билгеле булганча, элек тә, хәзер дә армия хезмәтенә барырга тиешле егетләрне берничә ел алдан барлап, медицина тикшерүе үткәрәләр. Шулай безнең Кузнечиха районының (хәзер Әлки) Төгәлбай авылында яшәүче 1936 елда туган 26 яшүсмерне дә 1954 елның февраль аенда тикшерә башладылар.

Без никрут чакларда

Билгеле булганча, элек тә, хәзер дә армия хезмәтенә барырга тиешле егетләрне берничә ел алдан барлап, медицина тикшерүе үткәрәләр. Шулай безнең Кузнечиха районының (хәзер Әлки) Төгәлбай авылында яшәүче 1936 елда туган 26 яшүсмерне дә 1954 елның февраль аенда тикшерә башладылар.

Алтышар малайны Кузнечиха хәрби комиссариатына чакырып кына торалар. Бер чакыруда мин дә эләктем. «Кызылармеец» колхозы бригадиры Гәрәев Нургали абый безгә: «Менә, малайлар, сезгә алтыгызга бер ат. Утыра-төшә барырсыз», - дип, үрәчәле чанага салам җәеп, җигелгән ат бирде. Иртән сәгать 8дә атлар йорты янына җыелып беттек. Баштагы өч никрутыбыз - Сәйдәш, Хәсән, Садыйк бераз ачы бал эчеп кәефләнгәннәр, сумкаларында тагын бар әле. Калган өчебез - Мансур, Вәгыйз һәм мин андый әче әйбер белән мавыкмыйбыз, чөнки без - инвалидлар. Баштагы кәефләнгән өч никрут безгә карап үзара чыш-пыш килделәр дә: «Малайлар, без сезнең белән бармыйбыз. Үзегезгә аерым ат сорагыз», - дип, чанага утырдылар да, герман көенә җырлап, атны чаптырып китеп бардылар. Инде нишләргә? 10 чакрым араны кышын инвалидлар җәяү бара алмый бит. Бармый калырга да ярамый. Ул чакта бу эштә тәртип бик коры иде. Колхоз идарәсенә төшеп, хәлне аңлаттым. Нургали абый да шунда иде. Ул: «Ах, мәлгуньнәр икән. Кайтсыннар әле, күрсәтермен мин аларга герман көйләрен», - диде дә безгә үзе йөри торган атны бирде. Аның аты бик елдам, салам җәелгән артлы чанага утырып, бер сәгатьтә барып җиттек. Хәрби комиссариат йортына керсәк, алдан киткән өч никрут, сүгенешеп, төкеренә-төкеренә, комиссариат йортындагы бәдрәфне чистартып яталар. Килеп җиткәнче үк шактый кәефләнгән егетләргә хәрби комиссар армиягә барганчы ук чиратсыз наряд биргән икән, эшли-эшли айнып, кичен генә кайттылар. Безне, чиратсыз бер сәгатьтә карап, «ак билет» биреп кайтарып җибәрделәр. Ике ел төрле хастаханә һәм шифаханәләрдә дәвалангач, шөкер, савыктым. Аннан «ак билет»ымны алып, тыныч чакта хезмәткә ярамый, сугыш вакытында ярый, дип язып, кызыл тышлы хәрби билет бирделәр. Армиягә бик барасым килгән иде югыйсә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading