16+

Бәхетле көндә бәхетсез булдык

Без гаиләдә 6 бала идек. Сугыш елларында тагын бер туганыбызның ятим баласын үзебезгә алдык. Олы абыебыз Сәлимҗан, 1940 елның февралендә армия сафына алынып, Польша чигендә хезмәт итә башлады. Шул сәбәпле, сугышның беренче сәгатеннән үк ут эченә эләкте. 1942 елда әтине дә, санинструкторга укытып, сугышка җибәрделәр. Ул анда каты яраланды. 1943...

Бәхетле көндә бәхетсез булдык

Без гаиләдә 6 бала идек. Сугыш елларында тагын бер туганыбызның ятим баласын үзебезгә алдык. Олы абыебыз Сәлимҗан, 1940 елның февралендә армия сафына алынып, Польша чигендә хезмәт итә башлады. Шул сәбәпле, сугышның беренче сәгатеннән үк ут эченә эләкте. 1942 елда әтине дә, санинструкторга укытып, сугышка җибәрделәр. Ул анда каты яраланды. 1943...

Кечкенә сеңлебезгә - 2, калганнарыбызга 5-10 яшьләр иде. Сугыш җиреннән ерак торсак та, аның ачысы безгә дә килеп җитте. Ачлык башланды... Халык фронтка дип эшли, колхозда ирләр юк, барлык хезмәт хатын-кыз өстендә.
Төрле үләннәр ашап, яз көннәрендә черек бәрәңге җыеп, җан асрадык. Югыйсә бакчада бәрәңге дә үстерә идек, сыерыбыз да бар иде. Тик алар безгә эләкмәде шул, чөнки хөкүмәткә тапшыру өчен заданиелар бик зур иде.
Фронттан, сирәк булса да, хатлар килеп торды. Олы абыебыз Сәлимҗан 1945 елны язган соңгы хатларында, безне юатып: «Тиздән немецны тар-мар итеп, Берлиннан поезд белән туры Казанга кайтып җитәрбез», - дип яза иде. 1945 елның 9 Май көнендә «Сугыш бетте» дигән хәбәр булды. Әниебез бик тә шатланды, өйне матур итеп җыештырып, кунак килгәндә генә элә торган пәрдәләрне элеп куйды. Халыкны урамга митингка җыйдылар. Әнигә ияреп, без дә шунда киттек. Әнинең шатлыгы эченә сыймый, кайсыбызның башыннан сыйпый, кайсыбызны күтәргән.
Шулвакыт Мөнирә исемле авылдаш апа әнигә: «И Әсма апа, нинди зур кайгы, Сәлимҗанның үле хәбәре килгән икән, нинди авыр хәсрәт», - дип әйтеп куймасынмы.
Сәлимҗан абыебыз 1945 елның 24 мартында, Берлинга барып җитәр алдыннан, Одер елгасы буендагы каты сугышта һәлак булган икән. Шул минутта әниебез кинәт җиргә ауды. Без бернәрсә дә аңламадык, ә әнигә инфаркт булган икән. Шуннан соң озак яши алмады, вафат булды әниебез. Без тагын ятим калдык. 1951 елда Түрфән абый армиядән кайтты. Барыбызны да Казанга алып китте, безне укытты, үзе дә укыды. Мин үзем, Казан педучилищесын тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләдем. Бер абыем очучы иде, армия сафларында бик озак хезмәт итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading