16+

Чигүле сөлгеләр белән сокландырды

Универсиада алдыннан эшләнгән эшләр татарстанлыларга мирас булып калачак. Дистәләрчә төзелеш объектлары хакында әйткән дә юк. Алар барысы да республикабыз халкына, бигрәк тә яшь казанлыларга хезмәт итәчәк.

Чигүле сөлгеләр белән сокландырды

Универсиада алдыннан эшләнгән эшләр татарстанлыларга мирас булып калачак. Дистәләрчә төзелеш объектлары хакында әйткән дә юк. Алар барысы да республикабыз халкына, бигрәк тә яшь казанлыларга хезмәт итәчәк.

Күңел дигәне дә бар бит әле. Йөрәкләребездә күпме садә, матур хисләр калдырды ул Универсиада! Әйтеп бетергесез. Без - теләчелеләр, моны аеруча нык тоябыз. Чөнки башка районнар белән беррәттән, без дә 13 июль көнне Казан Сабан туенда Студентларның XXVII җәйге бөтендөнья Универсиадасында катнашучыларга үз һөнәрләребезне күрсәттек. Шөкер, бу имтиханны да уңышлы биреп чыга алдык. Шул исәптән мәдәният хезмәткәрләре дә. Мәсәлән, Лесной авылы клубы мөдире Гөлия Вохмина Сабан туе кунакларына, кулъяулыклар белән бергә, күз явын алырдай итеп чигелгән сөлгеләр дә әзерләгән иде. (Рәсемдә Гөлия ханымны үзе чиккән сөлгеләр белән күрәсез.) Башка районнардан аермалы буларак, без кунакларны чигүле кулъяулыклар, сөлгеләр белән сокландырдык. Шунысы сөенечле: Гөлия ханымның матур эшен дәвам итүчеләр - түгәрәккә йөрүче шәкертләре бар. Бүгенгедәй якты, ышанычлы, дәвамлы һәм төбәгебезнең данын еракларга илтә торган шөгыль булып калсын иде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading