16+

Өчне бишкә төзәтер өчен биш мең кирәк

Эштән кайтышлый кибеткә сугылып чыгу язылмаган канун бит инде ул. Үтәми кара - ипи-сөтсез каласың. Тиз генә кереп чыгам дип кибеткә кереп барышлый ике әби кармагына капканымны сизми дә калдым. Олылар сүз катканда тыңларга күнеккәнлектән, берәр йомышлары бардыр дидем. Мине сәламәтлегемне кайгыртып туктатканнар икән.

Эштән кайтышлый кибеткә сугылып чыгу язылмаган канун бит инде ул. Үтәми кара - ипи-сөтсез каласың. Тиз генә кереп чыгам дип кибеткә кереп барышлый ике әби кармагына капканымны сизми дә калдым. Олылар сүз катканда тыңларга күнеккәнлектән, берәр йомышлары бардыр дидем. Мине сәламәтлегемне кайгыртып туктатканнар икән.

Ерак түгел генә урнашкан офисларына сәламәтлек торышын тикшерергә чакырдылар. Ашыгам дип караган идем, үз сәламәтлегенә төкереп тә бирми торган ваемсыз кешегә чыгарып калдыра яздылар. Ярар, йөз тәңкә каян килеп кая китмәгән, кереп чыгарга булдым. Керсәм, ике әби, бер бабай утырып тора. Бабайны «Акчагыз булгач килерсез» дип озатуларын ишеткәч үк, нәрсәдер саталар икән болар дигән уй килгән иде инде. Җайлап утыртып, беләзек турысына кер кыстыргычына охшаган ниндидер аппарат кыстырып куйдылар. Кулны селкетәсе түгел, алайса нәтиҗәләр ясаганда ялгыша икән бу могҗиза. Дүрт‑биш минуттан минем сәламәтлек торышы билгеле дә булды - «5»ле.

Аллага шөкер икән дип кузгала башлаган идем, кая ул. Әле бусы гомуми бәя генә ди. Һәр органның торышына бәя биреп чыгасы бар икән әле. Мисалга, иммун системасының хәле 5/4 дип бәяләнде. Кардиосистема белән умыртка баганасының муен һәм бил турысына - 4/3, калкансыман бизгә 4/4 билгеләре куйган аппарат. Калган органнар да тиешле билгеләрен алганнар. Беренче билге - организмның хәзерге хәле, ә икенче билге - авыр ситуацияләрдә калып, борчу кичерсәң булачак торышы икән. Димәк, кирәкмәгәнгә борчылмыйча, тыныч кына яшәргә кирәк. Организмның арыганлык билгесе итеп, икегә бүлеп тормыйча гына, түгәрәк өчле утырткан да куйган аппарат.

Иммунитет дәрәҗәсен күргәч, «Сез авылдан мәллә, шәһәр кешеләрендә аның бу дәрәҗәдә булганы бик сирәк», - дигән апаларым арыганлык дәрәҗәсенә җиткәч, төрле даруларын һәм шушы аппаратларын мактый башламасыннармы. Оешмаларга алып куеп, хезмәткәрләрнең сәламәтлеген тикшереп, аларны тиешле даруларын эчереп вакытында дәвалап торсалар ничек яхшы буласы икән бит. Бу аппаратны өенә алган кешеләр дә отачак кына. Шул кыстыргычны компьютерга тоташтыр да атна саен хәлеңне тикшеренеп ят шунда.

Минем «өчле»ләрне «биш»легә төзәтер өчен биш мең тирәсе акча кирәк булачагы да билгеле булды. Башта бер төрле, аннары икенче төрле даруларын алып эчәргә кирәк, юкса дәвалануның нәтиҗәсе булмаячак. «Безгә бик ныклап дуслашырга кирәк. Продукция искиткеч яхшы» дип, шулар ярдәмендә кемнәрнеңдер бик тиз арада гына аякка басуларын сөйләргә, үзләренең дә, туган-тумачаларының да рәхәтләнеп файдалануларын әйтеп узарга да онытмадылар. «Бу даруларга хәзер акчам юк әле» дигәч исә, «Кайчан киләсез, дәвалануны никадәр тиз башласаң, шулкадәр яхшырак», дип кыстый ук башладылар. «Икенче атнадан да калмыйм» дип алдап, тизрәк чыгып тайдым.

Акча түләми генә ремонтланып килергә отпускага китеп кайтмый булмас, ахры. Бакчада эшләп, идән юып билне төзәтсәм, йокы туйганчы йоклый торгач нервлар да тынычланыр, шәт. Акча да янга калыр, дәваланам дип химия эчеп ятканчы, бакча җиләкләреннән кайнаткан компотны эчүең хәерлерәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading