16+

Чупай мулласы хатыннарны мәчеткә ник кертми? – 2

Бу язма газетабызда узган ел 11 декабрь санында басылган иде. Шуннан соң редакциягә берничә хат килеп төште, ә сайтыбызда әлеге язмага кайтаваз рәвешендә аның авторы Линар Закировны сатлык журналист булуда гаепләделәр. Янәсе, аны муллага каршы төркем сатып алган, алай булмаса, ул мулланы яклар иде. Шулай ук безгә шалтыратып, судка бирәбез,...

Чупай мулласы хатыннарны мәчеткә ник кертми? – 2

Бу язма газетабызда узган ел 11 декабрь санында басылган иде. Шуннан соң редакциягә берничә хат килеп төште, ә сайтыбызда әлеге язмага кайтаваз рәвешендә аның авторы Линар Закировны сатлык журналист булуда гаепләделәр. Янәсе, аны муллага каршы төркем сатып алган, алай булмаса, ул мулланы яклар иде. Шулай ук безгә шалтыратып, судка бирәбез,...

Бу язма газетабызда узган ел 11 декабрь санында басылган иде. Шуннан соң редакциягә берничә хат килеп төште, ә сайтыбызда әлеге язмага кайтаваз рәвешендә аның авторы Линар Закировны сатлык журналист булуда гаепләделәр. Янәсе, аны муллага каршы төркем сатып алган, алай булмаса, ул мулланы яклар иде. Шулай ук безгә шалтыратып, судка бирәбез, дип янаулар да булды (журналист һәр сүзе өчен судка бирүдән куркып торса, журналист булудан туктый инде ул). Имештер, без бер генә якны күрсәткәнбез. Ә авыл мулласының үзе, район мөхтәсибәте белән сөйләшүебез, Татарстанның Диния нәзарәтенә шалтыратып хәлне ачыклауны соравыбыз кайсы якны күрсәтүгә керәдер инде - анысын менә аңламый калдык. Янаулар, каргаулар да булды. Шалтыратып, «сез безгә кирәкле кешеләр белән сөйләшмәгәнсез», дип тә әйттеләр. Без кешеләрне «кирәкле» яки «кирәксез»гә бүлмибез, җәмәгать. Безнең өчен ике як та - бертигез. Редакциягә килгән хатларны да, менә, бит тутырып бирәбез, берсен дә игътибарсыз калдырмадык. Гөнаһысына керәсе килми, бәлки безгә генә шулай тоелгандыр, тик алар бер-берсенә бик охшаш, әйтерсең берничә кеше бергә утырып язган да төрле адреслардан җибәргән кебек. Шуңа күрә кабатланган урыннарын кыскарттык. Кызганыч, тик авылның имам хатибы Нәфис Ханнанов (авылдагы бер төркем хатын үзләрен мәчеткә кертмәүгә аны гаепли) китергән хәдисләргә генә дин вәкилләреннән аңлатма ала алмадык, төрле сәбәпләр аркасында, хәлне аңлаткач, берничә кеше баш тартты. Юкса шәрехләп бирүче кеше булса, бер дә артык булмас иде.

* * *
Газетагызда безнең авылга, мәчеткә кагылышлы язманы кат‑кат укыгач, шундый нәтиҗәгә килдем: бу ыгы‑зыгы үз башлангычыбыз, иманыбыздан никадәр ераклашуыбызны гына күрсәтә. Бүген Аллаһы сүзен халыкка иңдереп, авыл халкы иманын яңарту эшенә керешкән мәхәллә башлыклары - имамнарның эше никадәр катлаулы һәм кичектергесез булуын күрсәтә.
Бу язма кирәкмәгән уй-фикерләр, сүзләр арттыру белән беррәттән, битарафлыктан оеган авылга җан да кертеп җибәрде. Әнә шунысы өчен рәхмәт!
Бүген һәркайсыбыз яңа тормышка, яңа илаһи бөтенлеккә омтыла. Үткәннәрдән нәтиҗә ясамыйча, яңабаштан буш җирдән башлаганга күрәдер инде ялгышабыз, кызабыз, үпкәлибез һәм һәркемнең үз дөреслеген раслыйсы килә. Бу үткән заман чире.
Ә уртак фикергә килү һәм һәркем өчен авылыбызның күркәм йортыбызга әйләнүе өчен берләшеп, хаталарыбыз һәм ялгышларыбызны төзәтүгә омтылырга кирәк. Мин авылымның чәчәк атуын, ә авылдашларымның бәхетле һәм сәламәт булуларын телим. Тик бу теләкләр Аллаһы сүзеннән башка тормышка ашмаячак!
Газетада язылган фактларны ачыклап тормыйча, шуларга җавап итеп мин сезгә берничә хәдисне китерәм. Аңлаган кешеләргә әйтер фикерем барып җитәр дип уйлыйм.
1. «Әгәр явыз вә мәрхәмәтсез кешеләрегез әмир вә түрә булса, байларыгыз саран булса, эшләрегез хатыннар кулына тапшырылса, ул вакытта җирнең асты өстеннән хәерлерәк булыр».
2. «Мәчеткә килсәң, файдалы эш эшлә. Коръән укы, зекер-тәсбих әйт, вәгазь тыңла. Юк‑бар дөнья сүзләре сөйләү, гайбәт тарату, ялган сөйләү, кеше (имамны) тикшерү... Аллаһы Тәгалә йортын хур итүгә керә».
3. «Мәчетләрне хөрмәтләү 15 нәрсәдән тора... 14) Мәчетләрне нәҗесләрдән, диваналардан, балалардан пакьләү».
4. «Кем әмиргә, имамга итагать итмәсә, ул Пәйгамбәргә итагать итмәгән була. Пәйгамбәргә итагать итмәгән кеше Аллаһы Тәгаләгә дә итагать итмәгән була».
5. «Аллаһ Тәгалә сабыр булырга куша. Хак вә хакыйкать каршында авыз­ны ябып, белмәмешкә салышып тору да сабырлыкка кермәс. Дөреслекне, хакыйкатьне яклап чыгу - мөселманнарның бурычы. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең мөбарәк хәдис-шәрифендә әйткән: «Хакыйкатьне яклыйсы урында, сүз әйт­ми торучы бәндә телсез шайтандыр», - дип.
6. «Монафыйкның өч билгесе бар: сөйләгәндә ялганлый, вәгъдәсен боза, әманәткә хыянәт итә. Ялганга шаһитлык бирүче кеше бер адым атларга өлгермәс, Аллаһы аңа җәһәннәмне вәҗеп кылыр».

Ихтирам белән, имам хатип Нәфис Ханнанов

* * *
Әссәләмәгәләйкүм, мөхтәрәм «Шәһри Казан»! Чупай мәчете тирәсендәге вакыйгалар турында укыгач, күңелем тетрәнде. Мәчетнең мөәзинен начар яктан сурәтләүдә зур көч куелганы сизелә.

Журналистка сорау: «Мөхтәрәм Линар кардәш, сез намаздамы? Ислам диненең нигезләрен беләсезме?» Бер мәчеттә дә ирләр булган җирдә хатын‑кыз намаз укымый. Мин уйлап тапкан нәрсә түгел, бу Аллаһ Тәгаләнең безгә куйган шарты. Линар, мин сезнең татар милләтен алга алып барачак шәхесләрнең берсе булуыгызга ышанам, ләкин гайбәткә бирелмәгез. Үтенеп сорыйм!

Кадерле Чупай авылы хатын-кызлары! Намаз укуыгыз, мәчеткә ом­ты­луыгыз, Аллаһ Тәгалә юлында булуыгыз зур мактауларга лаек. Тик, бүлмәне төзекләндерү сәбәп­ле, мәчеттә аерым намаз укый алмыйсыз икән, сабыр итегез. Аллаһ Тәгаләнең савабына ирешерсез.

Чупай авылының мөәзине Нәфис абыйга түземлек телим. Мөхтәсиб эше бик авыр. Ул кешеләргә үпкә сакламыйча, Аллаһ Тәгалә юлыннан тайпылмыйча бара. Нәфис абый дингә омтылучы бар кешегә дә үрнәк булып калыр, дип ышанам. Дин дибез, милли бердәмлек дибез, ләкин аларны саклап калуда бөтенебез дә зур көч куярга тиеш. «Шәһри Казан»да хезмәт итүчеләр һәм газетаны укучылар, гайбәт сүзгә бирелмәгез, җан чисталыгын сак­лагыз.

Нәфис абый белән шәхсән таныш булсам да, бер кешене дә якламыйм. Һәркем үз хатасын танып, уртак тел табарга тиеш.

Ренат, 27 яшь

* * *
Газетада безнең авыл, мәчет, имам турында язылган мәкаләне укыгач, дәшми кала алмадым. Район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов фатихасы белән йорт саен кереп, Корбан ашы уздырабыз, дип теләнеп, Инзилә Маннанова, Нурия Ситдыйкова, Мөнәзилә Кашапова, 90 яшенә җитеп килүче Миннур әби, халыкны дингә тартабыз дигән сәбәп белән, акча җыйдылар. «Файдасы» да булган икән инде. Мәчеткә дүрт кеше йөрибез, дип икесе генә йөри башлаганнан соң, акча җыюдан туктаганнар. Бу инде каш ясыйм дип күз чыгару түгелме соң?
Имамның ашка ни өчен бара алмавын да аңлата алам. Мәчеттә эретеп ябыштыру, сигнализация кую эшләрен тәмамлаганнан соң, Нәфис хәзрәт туганына мәет җирләргә киткән. Дини кануннар буенча, мәхәлләдә бар эшләр имам рөхсәте белән башкарыла.
Рамазан аенда 8‑10 хатын-кыз мәчеттә Коръән укып йөрде. Мәчет ачкычы да үзләрендә булды. Авылда гомер бакый бер генә абыстай була торган иде. Икенчесе Инзилә икән! Юкәдә икән чикләвек! Инзиләнең авылда гына түгел, мөхтәсибәттә дә су болгатуы билгеле! Инзилә мәкаләне үзе әйтеп яздыр­ганын мәчеттә халык алдында инкарь итмәде, дәлилләр бар.

Ялган остабикә Инзилә исеме язмада ун мәртәбә кабатлана, мактала. Бу «галимә» хатын ифтира һәм бөһтән сүзләрен белми, күрәсең. Ифтира - кешене урынсызга гаепләү, ялган белән кешенең дәрә­җәсен төшерү - кешенең булмаган гаебен бар итеп сөйләп, халык алдында исемен пычрату. Ифтира белән бөһтән Ислам динендә хәрамнардан санала.

Күптән түгел имам булып изге эшкә алынган намуслы, тырыш Нәфис хәзрәткә Аллаһ Тәгалә исәнлек-саулык, сабырлык һәм ярдәмен бирсен!

Әлмәттән Миңнекәевләр гаиләсе

* * *
«Шәһри Казан» газетасында «Чупай мулласы хатыннарны мәчеткә ник кертми?» дигән мәкаләне укып, Нәфисне һәм аның гаиләсен белгәнгә күрә, язмый булдыра алмадым. Журналист бер якны мактап, икенче якны шулкадәр хурлап язган. Мәкаләдә язганнар белән килешмим. Нәфисне муллалыкка авыл халкы сайлап куйды. Чупай мәчетендә егерме еллап берни дә эшләнмәгән. Белүемчә, Нәфис мәчеткә истәлек тактасы ясап урнаштырып кую, тәрәзәләрне чистарту, тышкы ватык агач ишекне яңа тимер ишеккә алыштыру, чокыр казып, торбалар сузып, канализация ясау, мәчет тирәсен яшелләндерү, җиде көн зур өмә здыру һәм бик күп эшләр башкарды. Югары педагогик белемле укытучы Фәния мәчеттә хатын-кызлар төркеме оештырып, укулары бик өметле бара.

Линар үз мәкаләсендә, мулла хатыннарны кертми, дип яза, ә игътибарлап укыгач, Инзилә дигән хатыннан башкаларын күрмәдем. Димәк, бу гауганы куптаручы да шул гына.

Нәфис гомер буе җитәкче урында эшләп, тормышның төрле чакларын күргән, кеше арасында түбәнчелеккә төшмәгән, хатынына яхшы ир, балаларына, оныкларына яхшы әти‑бабай булган, авылдашлары белән низагка кермәгән. Инде картайган көнендә Инзиләнең дини кануннарны белмәве, имамга итагать итәргә теләмәве (кая анда ярдәм итү!) аркасында, Линарны инде икенче мәртәбә чакыртып, Нәфискә үзен кимсетүләрен ишетү бик кыендыр. Гадел, намуслы, авылдашларына ярдәмчел булган кешене хурлаулары бернинди кысага да сыймый.

Язмамны бастырырсыз дип ышанып, 86 яшьлек Нурсинә әбиегез Газизова

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading