Адәм баласы хатынын үзе сайлый, шушы сайлавына бәйле рәвештә, «теща»сын бүләк итеп ала. Халык үзенең яшәү рәвешен билгели, шушы яшәү рәвешенә бәйле рәвештә, дәүләтне бүләк итеп ала.
Сайлау алдыннан: «Бездән башка да сайлап куйганнар», «Халыктан беркем сорап тормый» дигән фикерләрне еш ишетергә туры килә. Янәсе, барысы да алдан билгеле, нәрсәсен уйлап торасың. Кем билгели инде аны? Әйтерсең лә кандидатлар, җитәкчеләр, сайлау участокларында эшләүчеләр ниндидер марсианнар. Алай түгел бит инде - барысы да безнең кешеләр.
Сезнең белән безнең фикер беркемгә кирәк түгел һәм бернәрсәне үзгәртми дип уйлаучылар Советлар Союзы таркалганны гына искә төшерә ала. Күпчелек халык нәрсәнедер үзгәртергә кирәк дигән фикердә булса, дәүләтне бернинди ГКЧПлар да саклап кала алмый. Чөнки дәүләт шул ук кешеләрдән тора. Яулап алынган дәүләттә яшәмәгәндә, билгеле.
«Һәр халык үзенә лаек дәүләттә яши» дигән борын заманда Сардиния корольлеге илчесе. Социологик сораштырулардан күренгәнчә, халыкның күпчелеге түрәләрнең урлашуыннан зарлана, әмма ил җитәкчелегенә карата ышанычын белдерә. Билгеле, шушындый мөнәсәбәт булганда, шул ил җитәкчелеге билгеләгән түрәләр элек ничек эшләгән, алга таба да шулай ук дәвам итәчәк. Сайлауга бармаучыларны «аяклары белән тавыш бирүчеләр» дип атыйлар.
Үз эшеннән тыш, ниндидер иҗтимагый вазифа алып, ил белән идарәдә катнашырга теләүчеләр бик аз. Безнең республикада да андый кешеләр бармак белән генә санарлык. Андый эштә катнашсаң, бәреп үтерәләр дигән сүзләр дә дөреслеккә туры килми. Дөрес, башыңнан да сыйпамыйлар, билгеле. Менә гади генә бер мисал - Казанда яшәүче бер ханым, мәктәптә дәреслекләр өчен ата-аналардан акча җыю белән риза булмыйча, «Вконтакте» социаль челтәрендә үзенең төркемен булдыра. Мәктәп җитәкчелеге белән сугыш озак бара, ханымга каршы хәтта җинаять эше дә ачалар. Әмма ул эшне ахырына кадәр китереп җиткерә, нәтиҗәдә, җинаять эшен дә ябалар, эш Мәгариф һәм фән министрлыгына кадәр барып җитеп, дәреслекләр мәктәптә генә түгел, бөтен Казанда бушлай таратыла башлый. Бу ханым - Екатерина Матвеева исә хәзер эксперт буларак, республика җитәкчелеге уздырган киңәшмәләрдә катнаша. Тик илдәге, республикадагы «чирле» зоналарны - торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау системасы һәм башкаларны контрольдә тоту өчен үзенең шәхси вакытын кызганмаучылар юк диярлек.
Әле үз эше белән мәшгуль халык кынамы. Үзләрен сәясәткә багышлаганнарның да идарә итәргә теләкләре дә, мөмкинлекләре дә юк дигән нәтиҗәгә киләсең. Кайбер оппозицион партияләрнең рекламаларына карасаң, үзләрен сәясәтче дип атаган кешеләр сәяси программаның нәрсә икәнен дә аңламыйлар икән дип уйлыйсың.
Менә үзен сәяси партия дип атаган бер партиянең сайлау алды программасы - авыл җирендәге кешеләрнең хезмәт хакларын арттыру, авылда яшәргә теләгән һәр кешегә торак юнәтү, авыл юлларына асфальт кертү, авылдагы фельдшер-акушер пунктларын торгызу, авыл җирендә яшәгән сугыш чоры балаларына коммуналь түләүләрне бетерү.
Бу пунктлар барысы да бүгенге эшләп килгән федераль һәм республика программаларыннан күчереп язылган кебек. Монда соңгы пунктны гына бераз яңалык дип әйтеп була. Ул программалар бу партиясез дә эшли иде, ул партия Дәүләт Советына килмәсә дә эшләр...
Коммунистлар да бозылды. Элекке кинофильмнардагы кебек, чәчәкле күлмәк өстеннән кара жилет кигән кулакларга каршы көрәшеп, коммунизм төзүче түгел инде алар. Интернационализм һәм атеизмны алга сөргән КПРФ лидеры русларны дәүләт төзүче халык дип, аларның аерым статусын ассызыклый, чиркәүгә кереп шәм куя. Безнең Татарстандагы бер кандидат коммунист ханым үзен мистик образларда рекламалый. Менә ул ярканат образында - хәзер очып килә дә, коммунизм урнаштыра. Менә ул кулына шәм тоткан сихерче образында... Нинди закон проектлары тәкъдим итәме? Шайтан белсен, алары кемгә кирәк инде аның! Иң мөһиме - ничек булса да истә генә калдырсыннар да, тавыш кына бирсеннәр!
Тагын бер партия үзенең программасы дип гаилә учакларын саклауны тәкъдим итә. Ниндидер иҗтимагый оешма булса, сүз әйтмәс идең, әмма закон чыгара торган органга шушындый программа белән бару, бер генә сүз белән әйткәндә, сәер.
Шушындый кешеләр парламентка барганда, административ ресурска зарлану да урынсыз кебек, алар сайлау кампаниясе башланганчы ук отылган кандидатлар. Сайлау мөмкинлеге бар, сайлап алырга мөмкинлек юк. Кандидатлар арасында реаль программа белән килгән, үзләренең алдагы эшчәнлекләре белән чынлап та халык булышчысы итеп күрсәткәннәре бик аз.
Ә инде сайланганнар арасында кемнең нинди закон тәкъдим иткәнен Дәүләт Советы сайтыннан карарга була. Кайбер аеруча «оста» депутатлар икешәр, өчәр тапкыр депутат булып сайланып, бер тапкыр да чыгыш ясамыйлар. Ничек йөрәк түзә диген!
Комментарийлар