16+

Эчүне ташларга сәбәп - 2

Бу хәл туксанынчы елларда булган. Татарстан чигендә диярлек үк, Самара өлкәсендә, Сергеевск каласыннан ерак түгел урнашкан бер катнаш бистә дисәң, бистә түгел, авыл дисәң, авыл түгел дигәндәй - шунда була ул. Татарлар, урыслар, башка милләт вәкилләре яши монда. Катнаш халык яшәгән җирләрдә гомергә тәртип ягы йомшаграк, эчүгә караш җиңелрәк булды,...

Бу хәл туксанынчы елларда булган. Татарстан чигендә диярлек үк, Самара өлкәсендә, Сергеевск каласыннан ерак түгел урнашкан бер катнаш бистә дисәң, бистә түгел, авыл дисәң, авыл түгел дигәндәй - шунда була ул. Татарлар, урыслар, башка милләт вәкилләре яши монда. Катнаш халык яшәгән җирләрдә гомергә тәртип ягы йомшаграк, эчүгә караш җиңелрәк булды,...

Бу хәл туксанынчы елларда булган. Татарстан чигендә диярлек үк, Самара өлкәсендә, Сергеевск каласыннан ерак түгел урнашкан бер катнаш бистә дисәң, бистә түгел, авыл дисәң, авыл түгел дигәндәй - шунда була ул. Татарлар, урыслар, башка милләт вәкилләре яши монда.

Катнаш халык яшәгән җирләрдә гомергә тәртип ягы йомшаграк, эчүгә караш җиңелрәк булды, монда да шул ук хәл. Аракы юк чак, бистә буйлап, кайлардан берәр нәрсә табып кабасы инде, дип эзләнеп йөрүчеләр шактый. Ике дусның берсе өйләрендәге келәмне үтеп баручы чегәннәргә бер литр аракыга сатып җибәрә дә күршесенә керә.

- Әйдә, ал кармагыңны, ди ул үзе кебек үк берничә ай айнымаган дустына. - Бер литр бар. Берәрсе койрыкка утырганчы, чыгып ычкыныйк күлгә.

Икәүләп шыпырт кына бистәдән ерак булмаган күлгә таба китәләр болар. Кармакларны салалар, аннан үзләре бераз «салалар», утыралар төзәлгән башларына сокланып, күлгә, калкавычларга карап.

Шул ике дусның берсе үземә сөйләгәнне язам:

- Малай, килдек күлгә, утырабыз, рәхәт, калкавыч селкенми, безгә аның селкенүе кирәкми дә инде... Бермәлне карыйм: миннән ерак түгел камышлар арасында... җен утыра. Чып‑чын җен. Теге, китапларда ясыйлар бит әле, нәкъ шундый. Үзе зур түгел, колаклары тырпайган, койрыгын селкетә, үзе күлдән учларына су алып битен юа, үзе вакыт‑вакыт хәйләкәр елмаеп безгә карый. Тәннәр чымырдап китте. Бетте, минәйтәм, белая горячка. Хатын аерылып киткәндә әйткән иде, тагын берәр ел эчсәң, белая горячка булып, саташып үләчәксең дип, җитте шушы вакыт, дим. Күзләрне уып карыйм - югалмый. Иптәшемә таба борылсам, ул да күргән, йөзе ап-ак.

- Күрәсеңме? - ди.

Белая горячка вакытында кешегә тагын аракы салып бирергә дигәнне ишеткән бар бит инде. Салдык, карыйбыз - югалмый теге. Җитмәс, битен юудан туктап, ыржаеп туп‑туры безгә карап утыра. Койрыгын да болгаштырып ала. Коточкыч. Икебез бер төрле саташтык, малакаем. Кайсыбыз беренче сикереп торгандыр, хәтерләмим, кармак­ларны калдырып чаптык авылга. Теге җен безнең арттан чинап, ямьсез көлеп калды бугай. Кайту белән, авылдагы медичкага йөгердек. Ул вакытта система дигән нәрсәне куялар иде инде, сөйләп бирдек җен күргәнебезне, система сорадык. Атна буе урамга чыкмыйча диярлек яттык. Бездә берәүнең дә бу кадәр хәлгә төшкәне юк иде. Ятсам, төшкә теге җен керә, малай. Дустым белән дә шул хәл ди. Бермәлне айныдык, малай, күзләр ачылды, инде урамга да чыгабыз, эчмибез. Беркөнне капка төбендә утырганда безнең янга бер машина килеп туктады. Зур итеп «Цирк» дип язылган. Бер хатын белән бер ир төштеләр.

- Шулай‑шулай диләр, без Сергеевскта гастрольдә булганда маймылыбыз качты, инде ун көнләп эзлибез, сез аны күргәнсез икән, - диләр, малакаем.

Аңыштык инде. Тегене күргән җиргә алып бардык боларны. Һаман шунда яткан. Нәрсә ашагандыр, кайларда йоклагандыр - күл буеннан китмәгән. Исеме дә Микки иде бугай. Камышлар арасыннан табып чыктылар. Безгә булышкан өчен бераз акча да бирделәр. Тик шуннан айнылды инде. Икәү Сергеевскка барып эшкә кердек, өч‑дүрт айдан балаларны алып хатын кайтты. Шуннан бирле эчкән юк. Теге дус бер тапкыр «ычкынып» алды, тик тиз туктады. Менә шулай маймыл айнытты безне, малай...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading