Андыйлар турында җаны-тәне белән эшенә береккән, диләр. Сүзебез «Татэнергосбыт» җәмгыяте директорының энергия һәм егәрлекне сату, алу буенча беренче урынбасары Марат Вәлиев турында.
Тәрбия
Энергетик булырга хыялландымы икән ул? Әлбәттә, юк! Балачактан ук үзен бөек футболист итеп күз алдына китерә Марат. Арчада яшәүче гап-гади авыл малаена андый хыял кайдан килгән диген! Әнисе Әлфия гомер буе фармацевт булып даруханәдә эшли, әтисе Хәйнас абый төрле дәрәҗәдәге җитәкче урыннарда хезмәт куя, лаеклы ялга чыгар алдыннан соңгы 15 елда Төньяк-көнбатыш нефть үткәргеч магистраленең Арча бүлегенең җитәкчесе булган. Нәни Марат, әти-әниләренә тырышып эшләү өчен бөтен мөмкинлекне «тудырып», бер яшендә үк бакчага йөри башлый.
Шушы яшьтән үк кечкенә Маратка әти-әниләре «син зур инде» дип төшендереп, җаваплылык дигән күркәм сыйфатны тәрбиялиләр. Бөтен авыл балалары кебек кул арасына да бик тиз керә: су ташый, болай да бик тә нәни булган фатирның иң күп урынын алып торган мичкә ягарга утынын кертә. Әлбәттә инде, бөтен малайлар кебек җәй көннәрендә кич буе туп тибә, кышын кәшәкә суга. Зәңгәр күзле, җирән чәчле, кояш кебек сипкелле Марат Вәлиевнең маҗараларга бай, бәхетле балачагы бу. Сипкелләр турында аерым әйтеп китмичә булмас. Яратмый ул аларны. Әле дә ярый әнисе даруханәдә эшли, төрледән-төрле кремнарны табып алып кайтып тора. Алай гына бетереп булмый шул үзләрен... Ә инде телләшкән, аны үчекләгән малайларга Маратның үз «даруы» - ныклы йодрыгы һәрчак әзер. Аның кебекләр кечкенәдән ныгып, максатчан булып, пешеп үскәнгә күрә беркайда да югалмыйлар, юк-бар авырлыклар каршында сыгылып төшмиләр. Иң беренче хезмәт хакын 12 яшендә кирпеч заводында эшләп ала Марат Вәлиев. Мәктәпкә яңа форма белән барасы килә шул! Бик тырышкан очракта, әти-әниләренең улларына форма гына алып бирү мөмкинлекләре булыр иде анысы. Эшнең асылы башка: кече яшьтән хезмәт тәрбиясе бирү, сакчыллыкка өйрәтү.
- Сменалап эшлибез. Сүз дә юк, арыганбыздыр да, туеп та киткәнбездер. Кирпеч ташый торган лентаның берәр җире ватылса гына ярар иде дип тели идек. Алла рәхмәте белән, ике-өч сәгатькә бер трос өзелә һәм аны ялгаганчы берничә минут ял итеп ала идек, - дип ул көннәрне елмаеп искә ала Марат Вәлиев.
Әле алай гына да түгел, иртән барып чөгендер басуында эшләп кайта. Беренче сменага заводка барасы булса, аны сеңлесе Алия алмаштыра. Марат Вәливнең тормыш сәхифәләрендәге һәр яңа битен ачкан саен соклану, хөрмәт артканнан-арта. Эшкә мөнәсәбәт, җаваплылык, тырышлык, үҗәтлек менә ничек тәрбияләнгән бит.
Беренче классны тәмамлаганда чиреккә берничә «өчле»се чыга Маратның. «Өчле»ләреңне бетерсәң, Кара диңгезгә алып барам», - ди әнисе. Икенче сыйныфта «өчле»ләр бетә, шулай да егеткә Кара диңгезне тиз генә күрергә насыйп булмый. Бер уйласаң, кая инде ул гап-гади авыл малаена диңгезгә бару. Тырышканда максатка ирешеп булганлыкны төшенә, үзенә сеңдерә егет. Монысы исә киләчәк өчен күпкә кыйммәтрәк, кирәгрәк була. Сүз уңаеннан, Кара диңгезне Марат Вәлиев әле ике ел элек кенә, эшлекле командировка белән Сочига баргач кына күрә.
Беренче сабак
«Кайсы уку йортын сайларга?» дигән сорау тугач та, башкалар барган юлдан китәсе килми. Үзе өчен бөтенләй ят булган һөнәрне сайлап алып, энергетика институтына барып керә һәм беркайчан да әлеге адымы өчен үкенми. Уку җиңел бирелә. Кирәккәндә терәк булырга янәшәсендә якташы - Арча егете Рамил Нурмөхәммәтов бар. Иптәше дә гел «бишле»гә генә укый, тулай торакта да бергә торалар. Укып бетерүгә, әтисенең дусты, ул вакытта коммуналь хуҗалыкның баш энергетигы булып эшләгән Тимерхан абыйсы, үзенә эшкә чакыра. Шулай итеп, кичәге студентка электр казаннарының төзеклеген тикшереп, актлар төзү, документлар тутыру вазифасы йөкләнә.
- Мин бик яшь, тиз ышанучан, киң күңелле инспектор булдым. Мин тикшергән йортларның күбесендә сугыш ветераннары, тыл батырлары яши. Аларның бернинди дә документлары юк. Казаннарын да җирле эретеп ябыштыручылар гына ясап куйган. Хокук таләп иткәнчә эшләсәм, мин пломба куеп, җылылыкны өзеп чыгып китәргә тиеш булам. Күзеңә әби-бабайлар карап торганда, ничек итеп моны эшләп була соң? Алар миңа чәй ясыйлар, мин исә документларны тәртипкә китерәм һәм чыгып китәм, - дип, хатирәләрен яңарта Марат Вәлиев.
Әлбәттә инде, эшнең мондый барышы берничек тә акланмый. Өлкәннәр, бер йомшаклыгын күреп алгач, башкалар да яшь инспекторның күрсәтмәләрен тыңламый башлыйлар. Марат Вәлиев өчен бу иң зур сабакларның берсе була. Кешеләр белән эшләүнең үз нечкәлекләре бар һәм яхшы булып кына эшне нәтиҗәле итеп булмый. Яшь белгеч, нәтиҗә ясап, эш барышын катгый тәртипкә сала.
1997 елда аны Арча бүлекчәсе җитәкчесе итеп сайлыйлар. Дүрт елдан соң ул Биектау бүлеген җитәкли. 2000 елларда бик күп еллар буе иңгә-иң эшләгән кешеләр белән аерылышырга да туры килә. Бик авыр була, чөнки күпләр инде якын дус булып өлгергән. Шул ук вакытта бер фикердә булган, көчле белгечләрдән торган команданы да тупларга кирәк. 2007 елда Идел буе филиалына бүлек җитәкчесе итеп билгеләгәндә, аның таулар күчерергә әзер булган ныклы командасы туплана. Әлеге команда белән алар Биектау һәм Идел буе районнарын берләштерәләр, яңа проектларны тормышка ашыралар. Һәрбер берләшү, яңача эшләү зур үзгәрешләр сорый. Илшат Фәрдиевнең аның тәкъдимнәренә игътибарлы булып, кадрларны саклап калуын да җылылык белән искә алып, аеруча рәхмәтле булуын да әйтте Марат Вәлиев.
Тәҗрибә
2011 елдан Марат Вәлиев - «Татэнергосбыт» оешмасы директорының электр энергиясен һәм егәрлекләрен сату, алу буенча беренче урынбасары. Эшне оештыру хәзер инде башка яссылыкта, ә эшкә караш гел элеккегечә.
Кайчандыр Марат Вәлиевнең өлкән остазларының берсе әйткән була: «Әгәр син җитәкче буларак эш вакытында газета ачып карый һәм укый аласың икән, димәк, синең сайлаган юлың дөрес. Инде мондый мөмкинлегең юк икән, димәк, син начар җитәкче». Бу вакытта әле Марат Вәлиев көненә уникешәр сәгать эшли, аннан соң да эшне өйгә алып кайта, ялга бару хыял гына. Берничә елдан соң ул кабинетына кереп кулына газета ала. Икенче көнне, Идел буе бүлеген җитәкләргә дигән тәкъдим белән, телефон шалтырый. Казан бүлегенә һәм төп идарәгә күчәр алдыннан да нәкъ шулай була. Эшне көйләп, бер җайга салганда гына Марат Вәлиевкә яңа бурычлар йөкләнә.
Үзенең укытучылары - 40 елдан артык Арча районы электр челтәрен җитәкләгән Дамира Хафиз улы Вахитовка һәм Челтәр компаниясе җитәкчесе Эдвард Юныс улы Габдуллаҗановка рәхмәтле Марат Вәлиев.
- Тормышка фатиха биргән әлеге ике кешегә мин гомерем буе рәхмәтлемен. Нәкъ менә алар миңа ышандылар, үз-үземне күрсәтергә мөмкинлек бирделәр, үсешемә юл куеп, ярдәм иттеләр, - ди ул.
Безнеке!
Героебызның тормыштагы иң зур терәге - хатыны Алсу. Алар кызлары Диләрә һәм уллары Булатны тәрбияләп үстерәләр. Гаиләсе турында сөйләгәндә, Марат Вәлиев бөтенләй башка кешегә әверелә, «Балалар - минем иң йомшак ягым», - дип әйтергә ярата. Үз вакытында бик дөрес тәрбия биргән әти-әнисенә бик рәхмәтле ул.
Шушы көннәрдә 50 яшен тутырган Марат Вәлиев алдагы көннәргә зур планнар, максатлар белән яши. Башкача була да алмый, тормышның һәр мизгелен аның кебек яратучылар - үзләре бу яшәешнең бизәге.
Марат Вәлиев - хезмәттәшләре өчен бик тә хөрмәтле, зирәк, төгәл җитәкче. Ә кем өчендер ул «Битлз» группасына гашыйк егет, нәни сеңлесе өчен - һәрчак сакларга, якларга әзер торган абый... Бәлки кемнәрдер аның студент елларын, электричкада качып кына Тургенев һәм Гончаровны укыган чорларын искә алыр. Бик якыннары өчен ул һәрвакыт җир шарын әйләнеп чыгарга, зур йорт салырга хыялланган зәңгәр күзле, җитен чәчле гап-гади бер малай булса, балалары өчен иң яхшы әти. Аны белгән бөтен кешеләр өчен ул, иң беренче чиратта, ачык йөрәкле, яшәешнең һәр мизгелен яратып яшәүче КЕШЕ!
Комментарийлар