16+

Этләр язын «котыра»

Фикер дигәнең бик тиз үзгәрә икән ул. Эшкә бару юлында этләр чолганышында калмасам: «Хуҗасыз этләрне атаргамы, әллә, җыеп, этләр приютына тапшырыргамы?» - дигән сорауга: «Кызганыч бит, приютка тапшырганда әйбәтрәк инде», - дип җавап биргән булыр идем. Ә менә «һау-һау»лап камап алган этләрдән ничек качып котылырга белми дөнья яңгыратып кычкырганда, фикер...

Этләр язын «котыра»

Фикер дигәнең бик тиз үзгәрә икән ул. Эшкә бару юлында этләр чолганышында калмасам: «Хуҗасыз этләрне атаргамы, әллә, җыеп, этләр приютына тапшырыргамы?» - дигән сорауга: «Кызганыч бит, приютка тапшырганда әйбәтрәк инде», - дип җавап биргән булыр идем. Ә менә «һау-һау»лап камап алган этләрдән ничек качып котылырга белми дөнья яңгыратып кычкырганда, фикер...

Тып-тыныч кына эшкә барышым иде юкса. Урыны да кеше йөрми торган җир түгел, Черноморск урамындагы почта яны. Әмма куркыныч туган мизгелдә шул урында бер адәм заты да юк иде. Хәер, этләр өргән, минем кычкырган тавышка бер абый йөгереп килеп җитте. Ә этләрнең «өй»ләре почта йортына янәшә урнашкан йорт подвалында булып чыкты. Бер-бер артлы тезелешеп, үзләре сыярлык бер тишектән шунда кереп тә качтылар алар. Этләрдән котылып, йөрәкнең «дөп-дөп» тибүе бераз басылгач, башка уйлау сәләте кайта башлады. «Ә шунда теге абый килеп чыкмаган булса... Ә шунда берәр балага ташлансалар... Ә шунда берәр җирне тешләп алсалар...» Алла саклады инде! Эшкә бару урынына дәваханәгә чабасы, котыру чире эләкмәсә ярый инде дип куркып йөрисе, ай саен укол кадатасы булыр иде юкса. Интернетта, эт сиңа ташланырга маташканда аңа куркуыңны күрсәтмәскә, йөгереп качмаска, сумкаңны болгап аны кумаска кебегрәк киңәшләр бирелгән. Әмма, ышаныгыз, куркыныч белән күзгә-күз очрашканда, боларның берсе дә искә төшмәде. Галимнәр, тикшерүләреннән чыгып, этләрнең кешеләргә язын һәм көзен күбрәк ташлануларын ачыклаганнар. Шуңа да эт тешләсә нишләргә кирәклеген белеп тору зыян итмәс. Хәлегез бик мөшкел булган очракта, әлбәттә инде, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк. Ә инде бәхетсезлеккә йортыгыз тирәсендә тарыган булсагыз, өйгә кереп, яраны иң элек кер сабыны белән яхшылап ышкып юарга, аннан соң водород перекисы белән эшкәртергә кирәк булачак. Кан агуны туктатырга тырышмагыз, ул этнең селәгәен юдырып чыгара. Бу эшләрне башкарганнан соң, дәваханәгә барырга кирәк булачак.
PS. Казан шәһәренең баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сүзләренә караганда, башкалада этләр ел саен 5-6 мең кешене тешли икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading