16+

Европа Мәйданы Әрмәнстанга күченә

Әрмәнстанда күптән инде теге яки бу Союзга керү бәхәсләре тынган һәм ул, Таможня союзына керү буенча эшләрен апрель урталарында төгәлләп, килешү төзергә җыена. Бөтенесе дә уйланган, бар да хәл ителгән кебек, әмма Украинадагы хәлләр сагаерга мәҗбүр итә. Барысы да күз алдыбызда - чуалышлар Украинаның Европа Союзы белән килешү төзүне кичектерүеннән...

Европа Мәйданы Әрмәнстанга күченә

Әрмәнстанда күптән инде теге яки бу Союзга керү бәхәсләре тынган һәм ул, Таможня союзына керү буенча эшләрен апрель урталарында төгәлләп, килешү төзергә җыена. Бөтенесе дә уйланган, бар да хәл ителгән кебек, әмма Украинадагы хәлләр сагаерга мәҗбүр итә. Барысы да күз алдыбызда - чуалышлар Украинаның Европа Союзы белән килешү төзүне кичектерүеннән...

Украина лозунглары - Әрмәнстанда
Яз кояшы, табигатьне генә уятып калмыйча, кавказлыларны да селкетә башлый. Ни әйтсәң дә, җылыны ярата торган халык инде. Чатнама салкыннарда Киевның Үзәк мәйданында оппозиция мәш килгәндә, биредә Саакашвилиның эзе дә күренмәде, узган ялларда исә ул монда халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. «Бирешмәгез, без бергә булганда гына теләгебезгә ирешә алачакбыз!» - дигән Саакашвилиның нәрсәне күздә тотканын чамалавы авыр түгел - әлбәттә инде, галстук чәйнәү турында сүз бармый.
Шул ук яз кояшы Әрмәнстан оппозициясен дә уяткан - 1 мартта алар да митингка чыкты. Берничә мең кеше катнашында узган митингта хөкүмәткә каршы лозунглар, Европа Союзы байраклары, Россиягә каршы транспарантлар да күренде. Кыскасы, Көнбатыш Европа мәйданны Кавказга күчерергә маташа. Дөрес, болары әлегә тыныч төстә узган митинглар, әмма алар Киевта да шулай башланган иде. Шунысы да мәгълүм: оппозициядән тыш, чыгымнарын Европа Союзы һәм АКШ каплаган оешмалар вәкилләре Ереванда Россия илчелеге каршында протест акцияләре оештырды.
Европа Союзының Украина белән Әрмәнстаннан башка да мәшәкате җитәрлек - Венгрия парламентында аның байракларын чыгарып ук атканнар, Исландиядә, референдум үткәрмичә дә, бу союз белән килешү төзүне кичектерергә хәл кылганнар. Европаның үзәгендә гомер кичергән халык аңардан баш тарта икән, ни өчен соң кайбер БДБ илләрендәге оппозиция аңа омтыла? Бу сорауга гади генә җавабы да бар - аларга Көнбатыш тарафыннан түләнә һәм бу протестлар Россиягә каршы юнәлгән. Россия Европа Союзына каршы куярлык башка альтернатив тәкъдим ясый икән, димәк, ул гына «гаепле». Әмма бу очракта тагын бер сорау урынлы - Көнбатышның майлы калҗасы күпмегә җитәчәк? Шул ук Көнбатышның сәяси клоунадасында шамакайлар ролен башкарган оппозицияне ватандашларының 90 процентының киләчәк язмышы борчымый.
Җиде кат үлчә, бер кат кис
Әрмәнстан менә шуларны уйлап, үлчәп хәл итәргә тиеш. Көнбатыш аңа Европа Союзыннан да югарырак дәрәҗәдәге берләшү формасын вәгъдә итми, аның әле үз хәле хәл. Таможня һәм Евразия союзлары сәяси, хәрби, икътисади яктан отышлы. Икътисад өлкәсендә Әрмәнстан өчен, Россиядән тыш, Беларусь, Казахстан, тора-бара башка дәүләтләрнең базарына үтеп керү мөмкинлеге ачыла - бирегә Иран, Сүрия, Һиндстанның керергә җыенуы билгеле. Узган елгы килешү буенча, Әрмәнстан бүген үк инде ташламалы бәяләрдән Россия газын, нефть продуктларын, алмаз чималын сатып ала. Кыскасы, Таможня Союзы әгъзалары Европа Союзы бирә алмаган бик күп мөмкинлеккә ия. Көнбатыштан «Европа» дигән брендтан башка бу дәүләтләр сизелерлек берни дә алмаячак, әмма бренд - бренд белән, ә ашыйсы һәркөнне килә.
Көнбатыш белән АКШ өчен Әрмәнстанның Евразия Союзына якынаюының тагын бер «эчпошыргыч» ягы - киләчәктә бу союзга Төркия, Әзәрбайҗан, Грузия һәм БДБнең башка дәүләтләре керү ихтималы зур. Бу очракта әрмән-төрек, әрмән-әзәрбайҗан мөнәсәбәтләре яхшыру өчен мохит туачак, ә анысы исә Вашингтон белән Брюссель өчен отышлы түгел.
Европа Союзы Әрмәнстанны һәм башка БДБ илләрен үзенә «кодалау» өчен бар көчен куя. Вашингтон ярдәме белән, Брюссель бу дәүләтләрнең җитәкчеләренә сәяси каналлар буенча басымны көчәйтүе ихтимал, ә икенче юлы - оппозициянең протест акцияләренә булышлык итәчәк. «Европа мәйданы»ның Ереванда оешып китмәве Әрмәнстан хөкүмәтенең тәвәккәллегенә һәм аек фикерли белүенә бәйле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading