Ишеттегезме әле, февральдә без гөнаһлы бәндәләрне ахырзаманның чираттагысы көтә ди бит. Ишетмәсәгез дә гаҗәп түгел, мин дә очраклы гына белдем. Өйгә килгән кунакларны озатканда, олы улымның: «Дөнья бетмәсә, очрашырбыз!» - диюе колагымны гына түгел, күңелемне дә сагайтты.
Баксаң, интернет бу хәбәрдән мыжлап тора икән. Бу юлы Мәскәү Мәтрүнәсе әйткән ди дөньяның соңгы көне турында. Язмалар шактый, арада котыңны очырырлыклары да бар. Ләкин исем дә китмәде. Тәмугка күнгән шайтан төсле, без ул ахырзаман дигәннәренә өйрәнеп беттек бит инде. Иммунитетыбыз бар. Ничек, нишләргә кирәген ел саен чыгып килгән кинофильмнарда күрсәтеп, өйрәтеп тордылар. Менә мин үзем генә дә барлы-юклы гомеремдә әллә ничә «ахырзаманнан» исән калган кеше.
Мин хәтерләгән беренчесе 1982 елда «булды» аның. Без студентлар идек. Планеталар парады була дип, почмак саен сөйләделәр. Ул чакта да әллә ни исебез китмәде. Иптәш кызлар белән, студентларның төзелеш отрядына язылып, Әстерханга помидор җыярга киттек. Шактый акча эшләп, кызынып, коенып, ял итеп кайттык. Дөнья бетмәде.
Аннары адәм баласы яңа гасырны дер калтырап көтте. Нишләптер, ахырзаман шул вакытта була дип ышандырдылар. Яңа гасыр бусагасы шактый биек булып чыкты, аның аша кешене кеше иткән кайбер сыйфатлар үрмәләп чыга алмадылар. Шөкер, ахырзаман бу юлы да булмый калды.
Ахырзаманны икеле саны белән бәйләү гадәте бар. Мөхәммәд (с.г.с.) үләр алдыннан ике бармагын күрсәткән, диләр. Шуны истә тоталар, күрәсең. 2012 елда безне ахырзаманның чираттагысы көтеп торды. Монысын майя кабиләләре әйткән булып чыкты. Майя кабиләсенә рәхмәт инде, ел башында ук дисәләр, нишләр идең, ярый әле декабрь азакларында гына иде ул дата.
Ахырзаманлы 2012 елда ноябрь аенда мин Истанбулда булдым. Андагы танышлар белән саубуллашканда: «Дөнья бетмәсә, кабат очрашырбыз», - дигән идем, тегеләрнең күзләре маңгайларына менде. «Нинди дөнья бетү турында сөйлисең?» - дип, миңа айдан төшкән кешегә карагандай гаҗәпләнеп тордылар. Бездә ел буе җиде килештә төрләндергән ахырзаман турында боларның бөтенләй дә ишеткәннәре юк икән. Безнең ил халкының ахырзаманнан куркып туннары тузды инде, ә боларның беренче ишетүләре иде. Әйе, ахырзаманның анысы бик кәттә булды. Берәүләр җир казып йортлар төзеде, икенчеләр ул көнне: «Ашау байдан, үлем ходайдан», - дип, кибетләрдә качып калырга теләде. Кибет киштәләреннән тоз, шырпы, шәм, консерв кебек товарлар ялап алган шикелле юкка чыкты. Әйтерсең лә дөнья алай болай бетә-нитә калса, алар белән генә ерак барып була. Мескен кешеләр нишләргә дә белмәделәр: кайберләре кайгысыннан эчә башлады, кемнәрдер гөнаһларын ярлыкауны сорап, көне-төне намазлыкта утырды. Аллага шөкер, Ходай безне бу юлы да кызганды. 2012 елның 22 декабрендә кояш икенче яктан чыкмады, Җир орбитасыннан ычкынып, галәмгә очмады, без тагын исән калдык.
Инде менә 2017 - Әтәч елы башланыр-башланмас ук, тагын ахырзаман җитә дигән сүзләр ишетелә башлады. Элек елларның ике санына беткәне генә шомландырса, бу юлы аны да көтеп тормаска булганнар, күрәсең. Дөньяны быел үк бетереп куймакчылар. Кемгә кирәк икән ул мондый коткы тарату, болай да икътисади кризистан аптыраган халыкны өркетеп яшәтү?! Кемгә кирәк икән ул кешелек дөньясының бетүе? Ә бит кешенең төрлесе бар: балалары, картлары дигәндәй. Психикасы да һәркемнең бер төрле түгел, артык нечкә күңеллеләр дә шактый. 2000 елда дөнья бетә дигәнне ишеткәч, бер улым: «Миңа ун яшь тә тулмыймыни инде?» - дип, идәнгә ятып елаган иде. Ничек юатырга да белмәгән идек. Беренче юбилеена зур бүләкләр көткән малайга дөнья бетү хәбәре шулай авыр тәэсир иткән иде.
Дөрес анысы, көннәрдән бер көнне кешелек дөньясына нокта куелыр ул. Табигый байлыклар да саегыр, башланган әйбернең азагы да була. Ләкин галимнәр бу соңгы көннең датасын бик еракка күчереп куялар ич. Ә аңарчы кешелек бүтән планеталарга да юл салып, шунда күченеп яши башлар дип тә фаразлыйлар. Өлкәннәр әйтмешли, Алла язмаган эш булмас. Ходай ташламаса, бүре ашамас.
Дини китапларда да ахырзаман, аның олы һәм кече хикмәтләре турында күп язылган. Ләкин анда, акка кара белән, аның төгәл вакытын беркем дә белми, ул бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм диелгән. Шулай булгач, ахырзаман турында бу сүз куертулар буш сафсата гына булып кала түгелме соң?! Андый коткы таратучылар үзләрен Ходай урынына куймакчылармы әллә?! Тәүбә, тәүбә!
Ахырзаман турындагы ялган сүзләрнең куркыныч булуы да бар бит. Көтүче малай турындагы әкиятне искә төшерик әле. Анда малай: «Бүре килде!» - дип ялганлап, авыл халкын кырга йөгертә. Икенче юлы чынлап та бүре килгәндә, кычкырып караса да, ялганлый дип, ярдәмгә ашыгучы табылмый. Без дә шул малай хәлендә калмабызмы? Уяулыгыбызны югалтмабызмы, ахырзаман дигәненең чынына да ышанмый тормабызмы? Хәер, ышанып ни эшлисең инде, әнием әйтмешли, җиреннән-күгеннән чыгып китә алмыйбыз. Ислам китапларында, мөселман һәр көнен соңгы көне шикелле яшәргә тиеш, диелгән. Гөнаһ кылмыйча, алдашмый-урлашмыйча, кеше рәнҗетмичә, гадел һәм хәләл итеп. Бүген кайсыбыз шулай яшим дия ала. Бәлки, бу ахырзаман дигән хәбәрләр дә, шактый дилбегәдән ычкынган адәм баласын шушы бик кирәкле гамәлләрне кире кайтарырга, аны яшәеше турында уйланырга чакырып, махсус эшләнәдер?
Бәлки, бу изге Мәтрүнә карчыкка (Матрена Московская) берәр рекламадыр? Чөнки быел Монетный двор аның сурәте төшерелгән көмеш медальон чыгарды һәм аны сатуга куйды. Телевизордан да реклама ясадылар, миңа - гади татар хатынына, шул Монетный двордан әлеге медальонны тәкъдим итеп хат та килде. Андый хатлар җибәреп (конвертлар да кыйммәт бит хәзер) акча әрәм иткәнче, ул хатны аласы кешенең кайсы милләттән, нинди диннән булуын тикшерергә кирәктер инде ул. Чираттагы ахырзаманның шушы Мәтрүнә исеме белән бәйләнеше моңа ышанмавымны көчәйтте генә.
...Ахырзаманның февральдәгесеннән исән-сау калсак, чираттагысы октябрь аенда көтеп тора әле безне.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар