16+

Флюра табылды!

Журналист Низамова турында әйтүем. Соңгы арада бөтенләй күренми башлаган иде. Елга бер‑ике Казанга килеп китүен ишетеп кенә кала торган идем. Соңгы очрашуларыбызда Флюра безгә килеп бик күп китаплар, календарьләр төяп, авылдашларын дин юлына тартып карау хыяллары белән кайтып киткән иде. Әгәр Һәфтияк белән намаз китабы таратып кына исерекне айнытып булса...

Флюра табылды!

Журналист Низамова турында әйтүем. Соңгы арада бөтенләй күренми башлаган иде. Елга бер‑ике Казанга килеп китүен ишетеп кенә кала торган идем. Соңгы очрашуларыбызда Флюра безгә килеп бик күп китаплар, календарьләр төяп, авылдашларын дин юлына тартып карау хыяллары белән кайтып киткән иде. Әгәр Һәфтияк белән намаз китабы таратып кына исерекне айнытып булса...

Флюраны 30 елдан артык беләм. Ул гаҗәп дәрәҗәдә талантлы кеше. Җырлый, бик шәп җырлый, заманында Илһам абый Шакиров белән бергә концертлар куеп йөрде. Аннан Вафирә дә көнләшеп йөрде, яхшы мәгънәдә. Флюра шагыйрә, әгәр шигырьләрен үз вакытында чыгарып барса, бик күпләр шигырьләрен күрсәтергә оялыр иде. Шәп укытучы, акыллы галимә, тагын әллә кем.

Авыл, авыл, диде бит инде, шул исерекләрне айнытасы килде. Әле дә шул хыял белән изаланып ята икән. Инде менә аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума диләр бит әле, «Шәһри Казан» газетасына борчылып хат язган, эчен бушаткан (13 ноябрь санында Флюра Низамованың «Чыпчык хәтле генә бер фәлсәфә» дигән язмасы басылган иде. - ред.). Борчылма, Флюра. Бүген 70‑80 яшьлек иң имансыз, динсез карт-карчыклар эчә. Сездә генә түгел, авыл саен бар алар. Бездә дә бар. 80 яше тулгач, берсе үлгән иде, нигезен алган кеше алты трактор арбасы аракы шешәсе түккән диделәр. Сезнең Гөлниса да шул бер сорттандыр инде. Гөлнисаның балалары эчми, димәк, бусы инде сөенечле, мондый очраклар да еш очрый, киресе дә бар. Рәхәтләнеп эчтең, эчтең дә, үлдең дә беттең булса бик ярар иде дә бит, алай түгел. Үлеп тереләсе, бер халәттән икенче халәткә күчәсе, Аллаһ каршысына басып җавап бирәсе, тәмугларда янасы бар. Дөньясында булмаган инде, ахирәттә аз гына рәхәт күрәсе иде бит. Шуны кешеләргә, авылдашларга ничек аңлатырга соң?

Башкортстан хатын-кызлары ай‑һай зур эшкә алынганнар. Исерекләрне айнытмакчы, иманга китермәкчеләр. Исламның кануннары катгый, әле бит аның исерегенә дә имансыз дияргә ярамый. Безнең эш бары тик иманга чакыру, матур, йомшак итеп аңлату, калганы Аллаһы Тәгаләдән.

Без Уфага килгәндә, төнге сәгать ун, «Ихлас» мәчете төнге диңгез өстеннән йөзеп килүче ак пароход кебек балкып тора иде. Башкортстан хатын-кызлары менә шулай елга дүрт мәртәбә берәр атна җыелып дини белем алалар. Алар укытучылар, мөгаллимәләр, абыстайлар. Әйе, әйе, барысы бер булып, зур көрәшкә күтәрелгәннәр. Фатыйма Фатхуллина, Розалия Халикова - җитәкчеләре. Инде менә дүрт ел өзлексез, даими шул эш белән шөгыльләнәләр. Алар инде бик зур көч, күпсанлы коллектив туплый алганнар. Һәр районда аларның үз кешеләре бар. Бу очрашуда күп кенә башкорт ханымнары, хатыннары белән дә таныштым. Елый‑елый авыл хәлләрен сөйләделәр. Алар шулай 100дән артык кеше рәхәтләнеп мәчеттә яшәп яталар. Сабак алалар, тәҗрибә уртаклашалар. Динә Морзакаева җитәкчелегендәге «Сәхипҗамал» хатын-кызлар оешмасы да биредә, алар да намаз укый. Монда чын-чынлап динсез яшәп булмауга төшенгәннәр.

- Ай‑яй каты эшлисез, - дидем Розалия ханымга.

Ул исә:

- Безгәме соң әле сезгә җитәргә, - диде.

Ләкин нәкъ менә Флюра Низамова язган авыллар кебек авыллар бездә дә бар. Баш казый Җәлил хәзрәт кенә ул үзләренең Уразайлары турында мактанып сөйли ала. 60 йортлы авыл, ди. Быел 10 бала туган. 70% халык намаз укый, авылда аракы сатылмый, ди. Эчкечелек юк, ди. Безнең авылда 200 йорт, бер бала да тумаган. Сез дә чагыштырып карагыз әле.

Уфаның «Ихлас» мәчетендә укулар 3 гыйнвардә башлана. Бу турыда сабакташым галимә, филология фәннәре кандидаты Зәмзәмия Хисамиева-Казыйхановага да сөйләдем. Ул да кызыкты, барам, диде. Зәмзәмия дә, Чаллыны ташлап, Илеш районының Дөмәй авылына кайтып китте. Мәчетне ачтырды, шәкертләр укыта. Үз авылларында - 22, күрше авылда 15 шәкерте бар.

Флюра, Уфага син дә кил, «Ихлас» мәчетенә. Махсус каникуллар вакытында үткәрәләр, шуның өчен бер‑ике укытучыны, әдәбият укытучысын алып кил. Үзең исә борынгы татат-башкорт җырларын җырларсың, дини мөнәҗәтләр дә бик кирәк.

«Чыпчык хәтле генә бер фәлсәфә» дигән язмаң тынычлыгымны алды, бик сагынганмын икән мин сине, менә таптым, югалтмаска иде бит инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading