16+

Фәйрүзә Мөслимованың оныгы бер ирне ничек «акыл»га утырткан?

Яшь чакларда тегесенә дә, монысына да озаклап чират торган чаклар күптән онытылган инде. Ай башында тасма итеп бирелгән талоннарны «товарлаштыру» өчен ярмасына, итенә-маена, хәтта балалар колготкасына чират торулар дисеңме. Яңа ел алдыннан гына «бер кулга - бер генә кило» сатыла торган әфлисун-мандаринынамы...

Фәйрүзә Мөслимованың оныгы бер ирне ничек «акыл»га утырткан?

Яшь чакларда тегесенә дә, монысына да озаклап чират торган чаклар күптән онытылган инде. Ай башында тасма итеп бирелгән талоннарны «товарлаштыру» өчен ярмасына, итенә-маена, хәтта балалар колготкасына чират торулар дисеңме. Яңа ел алдыннан гына «бер кулга - бер генә кило» сатыла торган әфлисун-мандаринынамы...

Бүгенге көндә исә минем атнага бер генә тапкыр яратып чыгып баса торган үз чиратым бар. Шимбә көнне Арча якларыннан китерелгән чын сөтне-каймакны шулай чират торып сатып алам мин. Чират дигәч, аңлагансыздыр инде - минем кебекләр байтак җыела анда.

Менә бу юлы оныгым Илсинә белән мәктәпкә барышлый ук тукталдык. Без килү белән, бер ханым: «Кем ахыргы?» - дип аваз салды. «Мин!» - дип әйтеп кенә өлгердем, артыма бер ир кеше килеп басты да: «Мин басарга җитештем инде», - диде. «Ә бит беренче итеп миңа җавап кайтардылар», - диде ханым. «Юк, мин алдан бастым», - диде ир. «Ярар, үзегез бүлешегез инде», - дигән булдым. Шунда оныгым телгә килмәсенме:
- Ә сезнең Кырымдагы Ай-Петри кыясы турындагы легенданы ишеткәнегез юкмы? - диде дә тукталмыйча сөйләп тә китте: - Бер атаклы король үзенең чибәр кызын дәрәҗәле бер егеткә кияүгә бирер­гә җыенган. Ә кыз икенче егеткә гашыйк булган. Туй алдыннан болар, егете белән килешеп, икәү кыядан диңгезгә сикерергә уйлаганнар. Кыяга килеп җиткәннәр, егет алданрак атлаган. Шунда аны көчле җил үзеннән-үзе тирән упкынга очырган. Кыз да килеп җиткән, ә егет юк, ә аска таба очу шундый куркыныч, диңгез өслеге шундый ера-ак! Ачыргаланып егетенең исемен кычкырып җибәргән ул: «Ай-Пе-е-три!» - дип. Тирә-яктагы бөтен авылларга ишетелгән тавышы. Тик җавап кына булмаган. Кыз исән калган. Борылып, әтисе янына кайтып киткән. Күрдегезме, абый, хатын-­кызлардан алга узып китәргә ярамый.

Чират акрын гына кыймылдый. Минем тел бистәсе оныгым инде классташлары турында сөйләргә керешә. Ә без бер-беребезгә һәрвакыт юл бирешәбез, ди. Бигрәк тә ашханәдә малайлар кызларны алдан үткәреп җибәрә икән. «Фәнис исемле (исемен үзгәрттем. - Авт.) бер малаебыз гына юл бирергә теләми. Шуңа күрә без аны Фәнисә дип котыртабыз», - дип көлә.

Оныгымның мантыйгына хәйран калып тыңлап тордым. Кү­рәсең, ул башкаларны да тәэсирләндергәндер. Чиратыбыз якынлашканда, ханым бу ир кешегә: «Басыгыз алга, иртәнге сәгать белән кешенең кәефен җибәрәсем килми. Үзем дә көн буе борчылып йөрермен», - диде. Ә теге ир: «Юк-юк, борчылмагыз, мин сезнең арттан алам», - дип җавап кайтарды. Без дә, сөтебез-каймагыбызны алдык та, мәктәпкә йөгердек. Соңга кала күрмик тагын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading