Чынлыкта исә аны фәкать кәләш кулыннан алу дөрес түгел дип бәяләнә. Кәләш ул башкалар күзе өчен ябык булган кагылгысыз нәфис зат, дип аңлата моны мәдәният департаменты директоры Мәдинә Шагидаева. Туйларны тикшереп йөрүче инициатив төркем банкет залларында гына түгел, туй салоннарында да йөри. Туй күлмәкләренең изүе ачык булырга тиеш түгел, беләкләр дә капланган булсын. Гомумән алганда, аның белән аксакаллар алдына чыгарга оят булмасын.
Күптән түгел генә Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров артык ачык туй күлмәкләренә карата үзенең тискәре фикерен белдергән иде. Аныңча, бу чечен гореф-гадәтләренә каршы килә. Андый күлмәкләрне сата торган кибетләрнең республика территориясендәге эшчәнлеген дә туктатырга кушкан ул. «Безнең әниләребез, апа-сеңелләребез, кызларыбыз гүзәллек, нәфислек үрнәге булсыннар. Алар үзләренә карата хөрмәт, соклану тудырырга тиеш. Ә моны тышкы кыяфәттән башларга кирәк», - дигән.
Ә бездә бу хакта ни уйлыйлар?
Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
- Чечня халкы өчен бу отышлыдыр, анда хатын‑кыз җырчылар да сәхнәгә яулыксыз менми. Ә менә бу тәртипләрне безнең җирлеккә кискен генә кертергә ярамый. Мин моны бер елга ярыннан икенче ярга сикерү дип күз алдына китерәм. Ике арадагы елгага мәтәлеп төшмәгәең.
Бу тәртипләрне кертеп, кешеләрдә дингә карата тискәре фикер тудырырга мөмкин. Безнең арада атеистлар да, дин тотучылар да бар. Кемдер яулык яба, кемдер юк. Мәҗбүр дә итәргә кирәкми моны. Кеше үзе теләгәнчә яшәсен.
Гамил Нур, иң билгеле татар тамадасы:
- Татар туйларына кагыйдә кертү - хыял гына. Туй мәҗлесләренә шундый милли яки әдәп кагыйдәләре, чамалы чикләр кертелсен иде дә. Югыйсә, дөнья күрмәгән, Казаннан ары чыкмаган кайбер тәҗрибәсез яшьләр, «европача» дип уйлап, туйларга әллә нинди тузга язмаган яки артык, исраф, кыйммәтле әйберләр, яңалыклар кертәләр дә үзләрен дә, туганнарын рисвайга калдыралар. Алар кыланмышыннан кунакка килгән кешеләр аеруча зур зыян күрә: кая утырырга, ялгыш селкенергә, артык ашарга, биергә, җырларга, авыз ачып котларга куркып утыралар.
Туганнарны күрүче дә, таныштыручы да юк! Кыланчык туйга туганнар вакыт табып, конверт күтәреп килә, тик тозсыз концерт карап кына тамаша кылырга мәҗбүр була. Шуңа күрә татар туйларын чикләү булмаса да, аерым кагыйдәләрне расларга кирәк. Әмма безнең халык канунны гына үтәргә, кушканны гына эшләргә өйрәнгән, тәкъдимнәрне түгел. Шуңа күрә кагыйдәләр дәүләттән чыгарга, кануни булырга тиеш.
Комментарийлар