Шул рәвешле, гади генә бер авыл кешесенең олы балык тотуы икенче бер татар кешесен кимсетү сыман кабул ителә. Ә балык тотарга өмете дә, теләге дә булмаганнар: «И бездә барысы да начар инде, вәт тегендә барысы дә әйбәт», - дип, иске пластинкаларын тагын бер кат әйләндерүдән мәхрүм кала. Икенче төрле әйтсәк, берәүнең бер уңышы әллә күпме кешене уңайсыз хәлдә калдыра.
Шуңа күрә бу Әхмәтнең олы балыгын күрмәскә тырышалар. Бер карасаң, дөрес инде. Ул бердәнбер түгел. Безнең ата-бабалар бит искиткеч халык булган. Тарихка күз салсаң, моннан күпкә зуррак балык тотучылар да бардыр әле. Бар, әлбәттә. Заманында ярты дөньяны кул астында тоткан халык мондый гына балык тотмаган дисеңме инде?!.
Инде күрмәмешкә салынып та берничек яшереп булмый икән, бу вакыйганың әһәмиятен бүтән төрлерәк төшерергә туры килә. Елгалар хәзер шулкадәр нык пычрак икән, андагы тереклек йә үләргә, йә мутантлашырга мәҗбүр икән. Менә монысы әйбәт. Хәтта статистик мәгълүматлары да китерергә мөмкин. Аннан соң бу елгада батып үлүчеләр дә бихисап булган. Димәк, әлеге балык... Мәет ашап симергән балыкны табынга куйган кешене кем дип атап була?
Ул елгага бит әле төрле нәрсә ташлыйлар... Хәтта үлгән мәчеләрен дә шунда гына атып бәрүчеләр дә бар. Хәтта сарык үләксәсен дә... Димәк... Монда шикләнергә урын юк инде. Елгадагы бөтен үләксәне, бөтен пычракны шушы балык кына ашап бетергән. Карале, ничек зур үскән бит, нинди симергән. Бик явыз балык булган инде бу, бик начар балык булган. Югыйсә, Әхмәт кебек гади бер авыл мужигына эләкмәс иде ул, аруырак кешегә эләгер иде.
Әхмәт хәзер авыр хәлгә кала. Хәтта аның үзенә дә бу балык бик яман булып тоела башлый. Чынлап та, милләттәшләреңнең фикер алышуыннан соң, ни табынга утыртып булмый бу балыкны, ни сатып булмый. Абзар артына чыгарып ташласаң гына инде, тавык чукып бетерер әле дип...
Комментарийлар