16+

Иң популяр һөнәр – «түрә»?!

Узган гасырның 60-70нче елларында укучыларга: «Үскәч кем булырга телисең?» - дигән сорау бирсәң, алар космонавт, танкист, инженер, генерал, очучы, диңгезче, дип җавап бирерләр иде. Аңлашыла да, патриотик тәрбия йогынтысында үскән балалар яшьтән үк хәрби киемнәр киеп, марш басып йөрергә яраталар, ул вакытларда мәктәпләрдә дә пионер дружиналары бар, «Аҗаган» хәрби уеннары...

Хәзерге балалар башкачарак уйлый, фән-техника йогынтысы да сизелеп тора, кеше саен телефон, компьютер. Кечкенә балага кадәр кесә телефоны сорап йөдәтә. Мәктәп укучылары хәзер китап укырга яратмый, аңа интернетта утыру рәхәтрәк.

Бүгенге чыгарылыш укучылары нәрсә белән кызыксына һәм алар нинди һөнәр вәкилләре булырга җыеналар соң? Социологик тикшеренү нәтиҗәләре буенча, 2017 елда Россиядә иң популяр һөнәрләр исемлегендә икътисадчы, менеджер, юрист, программист, маркетолог һәм пиар белгечлеге тора икән.

Менеджер - инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә башлык, түрә, җитәкче дигәнне аңлата. Бүген бу һөнәр, үзенең популярлыгы белән, иң югары дәрәҗәдә. Әлеге һөнәр иясе һәр җирдә кирәк. Урта дәрәҗәдәге менеджер аена якынча 1500-2000 доллар хезмәт хакы ала. Аңа уңышлы башкарган эшләре өчен акча өстәргә мөмкиннәр. Менеджмент факультетларына укырга керү җиңел түгел. Бер урынга 25ләп кеше дәгъва белдерә.

Программист - XXI гасырның югары технологияләре белән бәйләнгән белгечлек. IT өлкәсендәге белгечләргә аеруча ихтыяҗ зур. Тәҗрибәле программистлар Россиядә иң югары хезмәт хакы алучылар булып хисаплана. Шунысын да истән чыгармаска кирәк, программалар инглиз телендә языла, шуңа күрә ул телне камил дәрәҗәдә белү сорала. Бу белгечләр дә һәр җирдә кирәк, берсе дә эшсез утырмый.

Ничек кенә булмасын, диплом ул катыргы гына, һөнәрең буенча югары дәрәҗәләргә күтәрелер өчен, үз өстеңдә даими эшләргә, белемеңне арттырырга, яңалыклардан артта калмаска, үз эшеңнең чын остасы булырга кирәк. Бары шул чакта гына зур хезмәт хакы алып эшләргә, җәмгыятьтә хөрмәткә лаек кеше булырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading