16+

Интеллекты җитлекмәгән белеме тар бәндәләр мөгез чыгарырга ярата

Быел матур тышлыклы татарча календарь сатып алдым. Мин инде 80 ел дәвамында (7 яшьтән башлап) матбугатны даими укып барам.

Интеллекты җитлекмәгән белеме тар бәндәләр мөгез чыгарырга ярата

Быел матур тышлыклы татарча календарь сатып алдым. Мин инде 80 ел дәвамында (7 яшьтән башлап) матбугатны даими укып барам.

Мәкаләләр язгалыйм, басылып чыккан китапларым да бар. Моңарчы «тәкъвим» дигән сүзне ишеткәнем-күргәнем юк иде әле. Сүзлекләрдә дә, шул исәптән «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә дә әлеге сүз юк. Календарьда шундый аңлашылмый торган әкәмәт сүзләр мыжлаган. Мәсәлән, 21 гыйнвар - мөһәндис гаскәрләре, 10 март - саклаш, 12 апрель - галәмчелек, 29 июль - санак,1 октябрь - моңсар коннәре дип аталган. Әлеге сүзләр дә сүзлекләрдә юк.

Календарь - матбугатның иң күп укыла торган төре, аның халык күңеленә, аңына йогынтысы зур булырга мөмкин. Бөек Каюм бабай Насыйри үзенең мәгърифәтчелек эшчәнлеген календарь чыгарудан башлаган бит. Ә моның өчен календарь теле белән дә, эчтәлеге белән дә бүген яши торган реаль халыкка аңлаеш­лы, якын булырга тиеш.

Ни өчен әле календарьны төзүчеләр аны әкәмәт сүзләр белән бизәгәннәр? Бу сорауга, минемчә, психологиядә җавап бар. Интеллекты җитлекмәгән белеме тар бәндәләр, нинди дә булса мөгез чыгарып (ә ул мөгезләр күпчелек очракта гарип була), халыкны шаккатырырга бик хирыс булалар, диелгән психологиядә.

Календарьда Россия дәүләтенең хәрби данын пропагандалауга зур урын бирелгән. Мәсәлән, 27 гыйнвар, 23 август, 5 декабрь, 7 ноябрь Россия­нең Хәрби дан көннәре дип игълан ителгән. Хәрби диңгез кешеләренә багышланган сигез көн саналган. Ә менә фәннәр патшабикәсе математикага багышланган «П» көне хакында ләм-мим. Бу көн (14 март) тарихта иң бөек галим дип танылган Альберт Эйнштейнның туган көне дә бит әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading