16+

Ир-атларның дәрәҗәсе ник төшә?

Миңа - 20 яшь. Әбием белән аның яшьлек еллары хакында сөйләшеп утырырга яратам. Әбием, минем кебек булганда, нинди генә авыр хезмәт башкармаган. Әтиләре сугышка киткәч, бик авыр була. Гаиләдә олы бала буларак, сеңелләрен дә караган, әнисенә дә булышкан ул. Әбием гел тыйнаклык, әдәплелек турында сөйли безгә, минем бизәнгәнемне, кыска кигәнемне...

- Бизәнү бар иде, сөрмә тарта идек, ләкин хатын-кыз ире өчен генә матур булырга тиеш, дигәнне сеңдереп үстек. Бизәнгәнне читләр күрергә тиеш түгел. Ире эштән төнлә кайтамы, таң беләнме, хатын-кыз үзен карап, матур киенеп, аны көтеп торырга тиеш. «Көтүче хатыны кич бизәнә башлый» дигән гыйбарә дә шуннан алынгандыр инде, - дип сөйли әбием. Әбием белән, бабаем никах укытканчы, кулга-кул да тотынышмаганнар. Күзгә карау да ул чакта оят саналган, үбешү, кочышу әдәпсезлек дип кабул ителгән. Кичке уеннан соңга калып керсә, әнисе 18 яшьлек әбиемә тал чыбык белән сыдыра торган булган. Әбием яшьли тол калган. Иренә бер тапкыр да хыянәт иткәне булмаган аның, ялгызы калса да, яучыласалар да, кияүгә чыкмаган.

Хәзер барысы да киресенчә шул. Кызлар, егетләр өйләнешкәнче үк бер-берсен «сыный», җенси мөнәсәбәткә керә, «гражданский брак» популяр. Ире өчен генә бизәнү бөтенләй дә көлке тоела. Өйдә халат, бигудилардан йөргән хатын, башкалар күрсен өчен, матурлана. Гаилә башлыгын зурлау югала бара. Ир-атларның дәрәҗәсе төшә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading