16+

Иран. Яңа Президент, яңа сәясәт

Узган атнада Иран яңа Илбашын сайлады. Күпчелек тавыш белән реформаторлар лидеры Хәссән Роухани президентлык көрәшендә җиңеп чыкты. Милли куркынычсызлык Югары советының экс-секретаре, реформаторлар блогы вәкиле Х.Роухани дәүләт белән идарә итә башлагач, Иранның эчке һәм тышкы сәясәте ни дәрәҗәдә үзгәрәчәк? Белгәнебезчә, соңгы берничә елда бу дәүләт гел игътибар үзәгендә булды. Кайбер...

Иран. Яңа Президент, яңа сәясәт

Узган атнада Иран яңа Илбашын сайлады. Күпчелек тавыш белән реформаторлар лидеры Хәссән Роухани президентлык көрәшендә җиңеп чыкты. Милли куркынычсызлык Югары советының экс-секретаре, реформаторлар блогы вәкиле Х.Роухани дәүләт белән идарә итә башлагач, Иранның эчке һәм тышкы сәясәте ни дәрәҗәдә үзгәрәчәк? Белгәнебезчә, соңгы берничә елда бу дәүләт гел игътибар үзәгендә булды. Кайбер...

Роухани кем өчен отышлы?
Россия Фәннәр академиясенең Дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты (ИМЭМО) фәнни хезмәткәре В.Евсеев фикеренчә, хакимияткә Роуханиның килүе Россиягә караганда Көнбатыш өчен отышлырак. «Аның белән мөнәсәбәт төзү җиңел булмаячак, чөнки аның сәясәтендә ачыклык юк. Биредә Россиягә каршы сәясәт турында сүз бармый, әмма ачыклык булмау ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуны кичектерәчәк», - ди В.Евсеев.
Россия стратегик бәяләр институты җитәкчесе А.Коновалов сүзләренчә, Иранның төп дошманы Вашингтон булганда һәм АКШ белән көрәш барганда, Тегеран теләсә-теләмәсә дә Россия тарафыннан яклау эзли иде. Әгәр бу көрәш хезмәттәшлек формасына керсә, Иран өчен АКШка каршы куярлык Россиянең яклавы кирәк булмаячак.
Америка экспертлары фикеренчә, атом-төш программасы буенча элек сөйләшүләр алып барган Роуханиның җиңүе Иранның дөнья күләмендә тоткан урынын ныгытуга һәм Вашингтон белән араларны яхшыртуга китерергә мөмкин. Чыгышлары белән Ираннан булган америкалыларның Милли советы президенты Т.Парси белдергәнчә, Иранның тышкы сәясәте Көнбатышка һәм беренче чиратта АКШка нык бәйле. «Обама президент булып сайланганда, иранлылар аны АКШның элеккеге президентларыннан берни белән дә аерылмас дип уйлап, мөнәсәбәтне яхшырту мөмкинлеген кулдан ычкындырдылар. Иран ягыннан бернинди адым булмау Обаманы авыр хәлгә куйды, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртуда хата җибәрмәс өчен, бик сак эш алып барырга туры килде», - дип яза Т.Парси.
«Тынычлык атомы»мы, атом-төш коралымы?
Иранның тышкы сәясәтен өйрәнүче профессор М.Милани белдергәнчә, Роуханиның атом-төш һәм тышкы сәясәттә берникадәр үзгәрешләр кертәчәген көтәргә була. Сайлау алды кампаниясе вакытында Роухани М.Әхмәнидеҗанны Иран атом-төш программасын БМОның Куркынычсызлык советы тарафыннан каралуга һәм санкцияләр кабул итүгә хәтле илтеп җиткергәне өчен тәнкыйтьләде. Булачак президент тыныч сәясәт алып барачагын һәм экстремистлыкка юл куймаячагын белдерде. Шулай ук ул, атом-төш проблемасы буенча зур тәҗрибәле белгеч буларак, Иранның атом-төш программасын тупиктан чыгарачагын һәм кайбер санкцияләрне бетерү буенча килешә алачагын вәгъдә итте.
Эксперт В.Пош Роухани турында: «Бу кеше компромисска бара, төрле союзлар төзи ала торган сәясәтче. Атом-төш программасы - төп проблема булып тора һәм ул аны чишү өчен сөйләшүләр башларга әзер, - дип белдерде. - Әмма бу өлкәдә кискен борылыш ясау яки аннан бөтенләй баш тарту булмаячак, биредә бу проблеманы акыллы хәл итү турында гына сүз бара. «Тынычлык» атомы атом-төш коралын ясау программасына әверелмәсен өчен, аны контрольдә тотарга кирәк.»
Әмма атом-төш программасы белән Иранның Югары лидеры - Али Хаменеи идарә итә. Иранда Югары лидер белән Ислам революциясе сакчылары корпусы зур көчкә ия һәм яңа Президентка алар белән мөнәсәбәтне яңабаштан карарга туры киләчәк. Шулай ук Сүрия хөкүмәтенә хәрби һәм икътисади ярдәм итү өлкәсендә алда телгә алынган көчләр төп рольне уйный. Фарсы култыгы тикшеренүләр Үзәгенең өлкән киңәшчесе Мостафа әл-Ани әйтүенчә, Президент Сүриядәге хәлләрне чишү өчен хәлиткеч басым ясый алмый. Бу очракта АКШ белән мөнәсәбәтләрне яхшыртуда кайбер мәшәкатьләр килеп туарга мөмкин, чөнки АКШ күптән түгел генә оппозициягә булышлык итә башлады.
Президент сайлауларында җиңеп чыгу әле бер хәл, дилбегәне ничек тотасы - бусы бөтенләй башка нәрсә. Роухани нәрсәгә барганын үзе дә чамалагандыр инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading