16+

«Караборынның дусты» кем?

Беркөнне гаҗәпләнүдән тел шартлатканымны үзем дә сизми калдым. Эштән кайтып барганда метрода... борынчаклы кыз белән очрашырга туры килде.

«Караборынның дусты» кем?

Беркөнне гаҗәпләнүдән тел шартлатканымны үзем дә сизми калдым. Эштән кайтып барганда метрода... борынчаклы кыз белән очрашырга туры килде.

Яхшылап күренми, кыз утырган килеш иелеп бара, шуңа күрә күтәрелеп куелган куртка якасы төсле генә тоелды ул башта. Күзем дөрес күрмиме әллә дип, сиздермичә генә (оялтасы килми бит инде бу баланы) ара-тирә караган булам. Күз салмыйча да кала алмыйм, кызыксынуым көчле - күргән нәрсәм түгел бит. Караган саен, гаҗәпләнүем арта тора. Менә кыз, телефоныннан аерылып, башын күтәрде һәм... Әйе, дөрес күргәнмен, үсмер кызның борынында... кап-кара борынчак. Яңа ел бәйрәме алдыннан булса, берәр битлек кигәндер дип уйлар идең. Теге усал этләр кешеләрне тешләмәсен өчен кидерелә торган шикелле чып-чын борынчак, валлаһи. Алай дисәң, кыздагы борынчак махсус эт борынына охшатып ясалган: борын тишекләре дә, күн төймәсе дә бар. Инде хәзер бер мин генә түгел, метродагы бер вагон халык кызга сәерсенеп карый. Аның исе дә китми.
Өйгә кайткач, бу сәер «мода» турында үземнең балалардан сораштым. Аларга - 15 яшь, миннән күбрәк белә торган чаклары. Сөенечемә, бу хакта хәбәрдар түгелләр икән. Ярдәмгә интернетны «дәш­тем». Бәлки берәр неформалларның махсус киемедер дип, сайт артыннан сайт актардым. Эмолар, панклар һәм тагын әллә нинди субкультуралар белән дөнья тулган бит хәзер. Бер-берләреннән аерылып торасылары килсә, әллә ни эшләрләр. Интернетта да бу сәер мода турында кирәкле мәгълүмат таба алмадым. Кайбер төнге клубларга кергәндә шундый махсус битлек кияләр икән дип кенә язылган. Рәсеме дә күрсәтелгән, ләкин ул битлекләр мин күргән эт борынчагына һич кенә дә охшамаган. Алар Көнчыгыш илләрендәге җарияләр битлегенә тартым: шундый ук нәфис, чуклы.

Һади Такташның «Караборынның дусты» дигән китабын балачакта елый-елый укыганым хәтердә. Әлеге кызны метрода күргәч тә, атак­лы шагыйрьнең шул әсәре искә килеп төште. Күңелдә сораулар да туды. Бу «караборын»ның әти-­әнисе, дуслары бармы икән? Миңа калса, алар юктыр. Кыз бу дөньяда «берүзе» - җаны япа-ялгыз булганга күрә, башкаларның игътибарын үзенә җәлеп итәр өчен шулай «эт» булырга карар кылгандыр. Вакыт узган саен, миңа ул бик кызганыч тоела. Алма кебек йөзен эт борыны белән кап­ларга калгач, бик әйбәт түгелдер инде аның хәле. Кабат күрсәм, үзенә дә шул хакта әйтермен, кирәк булса, ярдәм кулы да сузармын дигән идем дә, бүтән очрамады.

Белгеч фикере

Люция Зөлкәрнәева, балалар һәм үсмерләр психологы:

- Без кешеләрнең бер-берсенә мәхәббәтләре кимегән, хисләре тоныкланган чорда яшибез. Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр турында гына әйтмим, ана белән бала, туганнар арасында да ярату хисе кими бара. Бигрәк тә, бу дөньяда күптән түгел генә яши башлап, аның серләрен аңлап бетермәгән балалар җәфа чигә моңардан. Вагонда очраган ул кызның үзен күрмәсәм дә, аны әти-әнисе, туганнары тарафыннан наз күрмичә үскән бала дип ышанып әйтә алам. Борынчак кию яки бөтен тәненә тату ясату - үскәндә игътибар җитмәгән баланың үз-үзен күрсәтергә, үз сүзен әйтергә омтылуы, SОS кычкыруы. Белгәнебезчә, ул «Безнең җаннарны коткарыгыз!» дип шәрехләнә. Бу очракка бик туры килә. Әлеге кыз кешеләр арасында тормышта үз урынын таба алмагач, «хайван булырга» карар кылган. Аңа кеше сүзе дә керми инде хәзер, аның турында ни сөйләсәләр дә, бармак төртеп күрсәтсәләр дә, барыбер. Бу - битарафлыкның иң зур ноктасы. Алай гына да түгел, җәмгыятькә, яшәешкә үзенә күрә бер протест билгесе. «Мин кеше булырга теләмим, эт булам!» - дип каравыл кычкыра бит ул бала. Нәкъ менә шундыйлар аннары үз-үзенә кул сала яки җинаять юлына баса. Үсмер күңеле ул кара урман кебек. Еш кына анда ниләр барын үзе дә белеп бетерми. Ә инде янында аңларга теләүчеләр, кыен чакта булышырга торучы якын кешеләре булмаганда, мондый сәер гамәлләр кылырга да сәләтле алар. Ярдәм юлы бер генә: андый үсмерләрне үзләреннән дә яманрак хәлдәге егет-кызлар белән таныштырып, аларга ярдәм иттерү. Кемгәдер кирәк икәнлекләрен тойсыннар иде. Үзләренең язмышы ул кадәр үк мәрхәмәтсез түгел икәнне аңлагач, дөньяга бөтенләй башка төрле карый башларга бик мөмкиннәр.

Мондый зәхмәтләр безгә чит илләрдән керә. Әти-әниләргә бер киңәш: балагыз борынчак киеп йә булмаса башка «мөгез» чыгарып йөрмәсен дисәгез, кырык эшегезне кырык якка куегыз да, янына утырып, җанына карагыз, аның якын дусты, сердәше булырга тырышыгыз. Бүген үк. Юкса соңаруыгыз бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading