16+

Кая барып чыгарбыз: Азнакайда 70 елга 80 авыл беткән?!.

Диалектика кануннары буенча бар нәрсә үзгәреп торырга һәм яхшы як өстенлек алырга тиеш кебек. Ни өчендер соңгы вакыйгаларны карыйм да гел киресе эшләнә кебек. Ул телевизор экраннарыннан аккан негатив дисеңме, гәҗитләрдәге халык кәефен төшерә торган кануннар һәм язмалар дисеңме... Каш ясыйм дип, күз чыгара торган үзгәртүләр... Соңгысын, авыл мәктәпләрендә балалар...

Кая барып чыгарбыз: Азнакайда 70 елга 80 авыл беткән?!.

Диалектика кануннары буенча бар нәрсә үзгәреп торырга һәм яхшы як өстенлек алырга тиеш кебек. Ни өчендер соңгы вакыйгаларны карыйм да гел киресе эшләнә кебек. Ул телевизор экраннарыннан аккан негатив дисеңме, гәҗитләрдәге халык кәефен төшерә торган кануннар һәм язмалар дисеңме... Каш ясыйм дип, күз чыгара торган үзгәртүләр... Соңгысын, авыл мәктәпләрендә балалар...

Диалектика кануннары буенча бар нәрсә үзгәреп торырга һәм яхшы як өстенлек алырга тиеш кебек. Ни өчендер соңгы вакыйгаларны карыйм да гел киресе эшләнә кебек. Ул телевизор экраннарыннан аккан негатив дисеңме, гәҗитләрдәге халык кәефен төшерә торган кануннар һәм язмалар дисеңме... Каш ясыйм дип, күз чыгара торган үзгәртүләр...

Соңгысын, авыл мәктәпләрендә балалар аз дип, автобус белән район үзәгенә китереп укыту кебек эшләрне күздә тотып әйтүем. Бу гамәл ни өчендер элеккеге заманда вак авылларны эреләндерү кебек мәгънәсез сәясәтнең игезәге кебек күз алдына килә. Мин аның ул вакытта ук, бала акылы белән дә, хата икәнен аңлый идем. Туган җиреңне ташлап китү бик кыен икәнен үз башымнан үткәрергә туры килде чөнки. Бер заман безнең йортларны югарырак урынга, зират янына күчерү турында сүз чыкты. Янәсе, Чатыр-Тау астында зур күл бар икән. Ул «тишелә-нитә» калса, безнең йортларны су агызып алып китәчәк икән. Ул чакта ныклап торып кайгырган идем. Хәзер аңлыйм кебек, кеше йорт-курасын тамыры белән кузгата икән, ул инде бер урамнан икенчесенә түгел, район үзәгенә яки зур шәһәргә китү ягын карый. Ул вакытта да шул күздә тотылган булса кирәк. Зур төзелешләр башланган чор бит... Минем уемча, бүген мәктәпләр белән булышу да салаларның тамырына кизәнү кебегрәк килеп чыга.

Авыл гомер-гомергә шәһәрне бар яктан да тулыландырып, туендырып торучы «мул сулы» чишмә булды. Азык-төлек белән тәэмин итүдән тыш, бик күп талант ияләре дә авылдан чыккан кешеләр ләбаса. Язу­чылар, шагыйрьләр, җырчылар турында әйткән дә юк. Шуңа карамастан, авыл гомер-гомергә кимсетелеп, изелеп, кешелек сыйфатлары бас­тырылган урын булды.
Беркөн шулай әти-­әни­дән калган иске сандык төбендә икесенең дә сугышта һәм аннан соңгы чорда алган бихисап күп медаль кенәгәләре төрелгән төенчекне кулыма алдым. Хезмәт кенәгәләре дә шунда. Әнинең хезмәт кенәгәсенең узган гасырның алтмыш дүртенче елына караган битенә (мин мәктәпкә кергән ел бу) бригадир «557 хезмәт көне» язган. Дөрес­рәге, эшләгән көннәренә таяклар сызып чыккан. Таякка эшләү шул була инде. Елда 365 кенә көн бит югыйсә. Әни, эшләп, елны 192 көнгә «озайткан» булып чыга... Шулай көнне төнгә ялгап тәүлегенә уникешәр сәгать эшләсә дә, аңа карап, әнинең букча тутырып акча йөрткәнен хәтерләмим. Без - өч баланы бакчада үскән бәрәңге, яшелчә, кош-корт, сыер сөте, аңардан ясалган сөт ризыклары аякка бастырды. Акча булмагач, өскә кием сатып алырга да юк. Ярый әле әтинең ерак туганы Яхъя абый хөкүмәт эшендә, страховой агенты, аларда акча бар. Малайлары миннән өлкәннәр. Улларына бәләкәйләнгән киемнәрне безгә бирәләр. Мәктәп җитәкчелеге дә, рәхмәттән башка сүз юк, миңа берничә тапкыр аяк­ка ботинка, өскә бушлат, бүрек алып биргәне хәтердә. Колхоз җитәкчелеге әниләрнең эшләгәненә акча түләмәсә дә, йорт башыннан берәр гектар чөгендер үстереп бирүне таләп итте. Безнең колхоз юкса районда иң бай, миллионер хуҗалык булып йөрде. Район җитәкчелеге колхоз рәисе Сабах Гәрәй улын, районда беренчеләрдән булып, «Москвич» машинасы белән бүләкләде. Макталды «Кичү» колхозы ул чорда. Әмма чөгендер игү тулысынча кул белән башкарылды. Ике-өч тапкыр утау, салкыннар төшеп җир туңа башлагач, аны җыю башлана.

Салкында чөгендернең шикәре арта икән, Зәй шикәр заводы шулай таләп итә, янәсе. Трактор күтәртеп киткән чөгендердән салкында каткан балчыкны башта кагып төшерергә (ул тиз генә купмый), аннары аларны көшелләп өяргә, аннан кисәргә кирәк. Мәктәптә дәресләр бетү белән, әнигә булышырга чөгендер басуына ашыгабыз. Кары да озак көттерми, явып китә. Сабагын кисү җайлы булсын өчен, махсус авыр пычаклар ясадык. Чөгендер киселеп беткәч, юлга чыгып, чөгендер көшелләрен төяү өчен, машина тоту мәшәкате башлана иде. Кайберәүләр командировкага килгән машиналарны басудан берничә чакрым алга барып саклыйлар. Әле риза булсалар ярый, кайберәүләр, ярты биреп, кичтән үк сөйләшеп куйган була. Андыйлар Зәйдән кабат шул төягән кешегә кайта. Менә шушы чөгендер яшьләрнең беренче дулкынын авылдан качарга мәҗбүр итте кебек. Авылда бары сигезьеллык мәктәп иде. Урта белем алу өчен Азнакайга барып укырга кирәк.

Тулай торакта торып укыйбыз. Мин шунда шәһәр белән авыл тормышы арасындагы бик зур аерма барлыгын күреп шаккаттым. Мондый тормышның бар икәнен күргән егетне беркайчан да авылда гомер итәргә кабат кайтара алмыйсың инде. Мин дә кайтмадым. Дөрес, армиядән кайткач, авылда тотып калу өчен, паспорт бирмичә йөртте авыл советы. Армиягә кадәр башлаган укуым коткарды.

Шәһәрдә яхшырак белем бирәләр, мөмкинлекләр зуррак дигән фәлсәфә өстенлек итә бүген халыкта. Урысча белем алганнарга вузларга керү җайлырак була дигән ялгыш фикер белән дә килешмим. Ник алай булгач, шәһәр мәктәбен тәмамлаганнар яки урысча укыганнар барысы да даһи, йә булмаса «йолдыз» түгелләр соң? Бәлкем, техник җиһазлану ягыннан авыл мәктәбе калыша да торгандыр. Ә менә укытучылар шәһәрдә тәҗрибәлерәк, яхшырак белем бирәләр дигән фикер белән килешергә теләмим. Мин дә белемнең нигезен саф татар телендә авыл мәктәбендә алдым. Үземне бер дә шәһәр мәктәбен тәмамлаган танышымнан ким итеп сизмим. Казан дәүләт университетының журфагын тәмамлаганга дипломым бар. Киресенчә, аларга караганда, татар телен дә, урыс телен дә тигез белүем белән өстенрәктер дә әле. Урыс мәктәпләрен тәмамлаучыларның инглиз телен белүләре дә минем кебек үк хәреф танудан артыкка китмәгән.

Безнең чорда да өч чак­рымдагы күрше Митрәй авылы балалары дүрт сыйныфны үзләрендә тәмамлап, сигезенчегә кадәр безнең Әсәй авылына килеп укыдылар. Кышларын торакта тордылар. Сигезьеллыкны тәмамлау белән, урта белем алу өчен район үзәгенә, йә башка җирләргә таралды. Урта белем таныклыгы алу белән, безнең авыл яшьләренә караганда, күбрәк алар читкә китү ягын карый иде. Уйлап карагыз, унике яшеннән ата-ана йортын, авылын калдырып читтә укып йөргән баланың туган авылына карата нинди мәхәббәте кала соң?

Нәтиҗәсе ачык, безнең авылга караганда, Митрәй картаюга тизрәк биреште. Рәсәй буенча һәр елны йөзәрләгән авыл юкка чыга, диләр. Бүген Азнакай районының югалган авыллары тарихы турында материаллар туплап китап чыгарырга йөриләр. Соңгы җитмеш ел эчендә районда, хуторларын да санап, сиксән авыл җир йөзеннән юкка чыккан. Әгәр хөкүмәт башында киләчәккә карап төптән уйлап эш итәрдәй башлыклар утырган булса, авылларга карата даими җимергеч сәясәт алып барылмаган булса, шушы кадәр кыерсытылган язмышлар, юкка чык­кан авыллар булыр идеме соң?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading