16+

Казандагы «таң» нигә Чистайда ата?..

Бу базар дигәнең безнең өчен әллә нинди табышмаклар китереп чыгарды. Мәсәлән, элек башкалар кебек үк илнең гап-гади гражданнары булып, «коры» хезмәт хакына гына эшләп йөргән кайберәүләр күз ачып йомганчы миллиардерга әйләнде. Ул миллиардлар аның кесәсенә кайдан һәм ничек килеп кергән, бусын инде бер шайтан белә.

Казандагы «таң» нигә Чистайда ата?..

Бу базар дигәнең безнең өчен әллә нинди табышмаклар китереп чыгарды. Мәсәлән, элек башкалар кебек үк илнең гап-гади гражданнары булып, «коры» хезмәт хакына гына эшләп йөргән кайберәүләр күз ачып йомганчы миллиардерга әйләнде. Ул миллиардлар аның кесәсенә кайдан һәм ничек килеп кергән, бусын инде бер шайтан белә.

Икенче бер гаҗәп нәрсә - моңарчы җир җимертеп эшләп килгән завод-фабрикаларның, ниндидер тылсымчының әфсененә буйсынгандай, эзсез юкка чыгуы. Мәсәлән, Казан халкын сигез дистә елдан артык һәртөрле тәм-том белән тәэмин итеп килгән «Заря» кондитер фабрикасын гына алып карыйк. («Заря», татарчага тәрҗемә итсәң, «Таң» була инде.) Заманында даны бөтен СССРга таралган бу предприятие дә инде бүген юк.
Исегезгә төшерәбез: 1924 елның 25 июнендә Казанда «Светоч» кондитер фабрикасы ачыла. Берничә елдан аңа дәүләт эшлеклесе А.И.Микоян исеме бирелә. 1942 елда фашистлар башкалага якыная башлагач, бүтән күп предприятиеләр белән бергә, Мәскәүдән Казанга ике кондитер фабрикасын да эвакуациялиләр. Ә бу исә үз чиратында казанлыларга үзләре җитештергән тәм-том ассортиментын тагын да киңәйтергә юл ача. Әлбәттә, ул чорда бөтен продукция дә башлыча фронт өчен чыгарыла.
1957 елда фабриканың исемен «Заря» итеп үзгәртәләр. Әйтергә кирәк, коллективның тырышлыгы Казан белән генә чикләнеп калмый. Ул Бөтенсоюз ярышында дистәләрчә тапкыр җиңүче дип табыла. Сугыштан соңгы бишьеллыкларда күрсәткән фидакарь хезмәтләре өчен, фабриканың йөздән артык эшчесе орден һәм медальләр белән бүләкләнә.
Бер үк вакытта предприятиене үстерүгә дә зур әһәмият бирелә. Яңа корпуслар, җитештерү цехлары төзелә. Аларга заманча җиһазлар урнаштырыла. «Заря» үзенә күрә кечкенә бер мөстәкыйль дәүләтне хәтерләтә башлый. Аның үзенең медицина үзәге, стоматология, гинекология, физиотерапия, су белән дәвалау кабинетлары барлыкка килә. Көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары, фирма кибете ачу исә фабрика эшчеләрен, гомумән, бик күп мәшәкатьләрдән азат итә. Әле моннан тыш, «Заря» кондитер фабрикасы берләшмәсенең Зәй, Әлмәт шәһәрләре һәм Җәлил эшчеләр бистәсендәге филиалларында да эш кайный.
1994 елда исә «Заря» фабрикасының 70 еллыгын зурлап билгеләп үтәләр. Алга яңадан-яңа планнар корыла. Коллектив базар шартларына яраклашу юлларын эзли.
Ләкин моннан берничә ел элек фабрика һич көтмәгәндә яшәүдән туктый. Аның җитәкчесе (хәер, хуҗасы дип әйтсәң дә, ялгыш булмас) Зураб Хубулава әллә үз, әллә инде ниндидер ки бүтән кодрәтлерәк кешеләр теләге белән, фабрика урнашкан җир биләмәсен сатып җибәрә. Ә ул якынча ике гектар ярым тирәсе. Җирнең нәкъ шәһәр үзәгендә булуын да истән чыгармыйк. Хубулава бу гамәлне фабриканы киңәйтү ниятеннән башкарылды дип аңлата. Янәсе, аңа үсәр өчен мәйдан җитми һәм фабриканы яңабаштан шәһәр читенә салу мәслихәт. Тиз арада тәм-том җитештерү цехларын сүтеп тә ташлыйлар. Ә җирне, Хубулава сүзләренә караганда, «Мегаполис» ҖЧҖнә сатып җибәрәләр.
Шулай да ярты гасырдан артык тарихы булган фабрика үзе юкка чыгуга карамастан, аның эше яши. «Заря» кондитер фабрикасы исемен һәм аның 35 сәүдә маркасын 2008 елның маенда «Чистай икмәк пешерү заводы» сатып ала. Әлеге предприятиенең генераль директоры Ринат Хәлиуллин сүзләренә караганда, узган ел биредә «Заря» бренды астында үз продукцияләрен инде җитештерә дә башлаганнар. Фабриканы тиздән тулы куәтенә эшләтә башларга да исәп тоталар. Хәтта инде ничә буын казанлылар яратып өлгергән «Кош сөте» («Птичье молоко») конфеты да кабат безнең табыннарда пәйда булачак. Ә менә, ни кызганыч, «Заря»ның фирменный «Татарстан» торты Чистайда җитештерелмәячәк. Бүген андый исемдәге тортны Казанның 3 нче икмәк пешерү заводында ясыйлар анысы. Тик ул инде бөтенләй башка «Татарстан».
«Заря» тиздән Казан һәм Татарстандагы гына түгел, ә Россия кибетләренә дә чыгарга җыена. Әлбәттә, бу аңа җиңел булмаячак. Чөнки ул үзенең яшәү урынын Казаннан Чистайга алыштырган арада илнең кондитер әйберләр базарын чит ил фирмалары яулап алды. Мәсәлән, Казанның кондитер базарының бүген, экспертлар әйтүенчә, 27 процентына «Марс Коркунов», 20 процентына «Крафт», 16 процентына «Несле», 7 процентына «Ферро» компанияләре хуҗа. Шуңа күрә Казанның Чистайда аткан «таңы» безнең өчен артык нурлы булып чыкмаска да мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading